(KZN.RU, 31-нче май). Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин Беренче каналның баш режиссеры Андрей Болтенко белән Бөтендөнья студентлар уеннарының эстафетасын кабул итү тантаналы чарасын оештыру хакында фикер алышты.
Казанда узган киңәшмәдә Бәйрәм программалары дирекциясе башлыгы Игорь Сивов, Казан Мэрының киңәшчесе Иван Кузнецов катнашты.
Студентлар Уеннарының әләмен Кытайдан Россиягә тапшыру чарасы 23 август көнне Шэньчжэнда Универсиада ябылган көнне уза. “Дүшәмбе киңәшмәсе”ндә Илсур Метшин моңа аерым игътибар бирде һәм Универсиадага старт 23 август көнне бирелә диде.
“Ачылу тантанасына бүген әзерләнә башлыйбыз. Тантаналарны әзерләү башлыгында халыкара мәйданнарда эшләп тәҗрибә туплаган белгечләр торачак”, - дип белдерде Илсур Метшин.
Киңәшмә барышында Илсур Метшин Андрей Болденко белән тамашачыга истә калырга тиешле Бөтендөнья студентлар уеннарын үткәрүнең эстафетасын кабул итүнең ачык программасын оештыру мәсьәләләре хакында фикер алышты.
Андрей Болтенко бүгенге көнне Россия буенча иң яхшы сәхнәгә куючылардан санала. Аның иҗат төркеме Олимпия уеннарының әләмен Ванкувердан Сочига апшыру тантанасы белән шөгыльләнгән. Шулай ук Андрей Болтенко РФ Президенты Дмитрий Медведев инаугурациясе церемониясе, Мәскәүдә узган “Евровидение-2009” җыр конкурсы һәм башка дөнья масштабындагы тантаналы чаралар режиссеры булып эшләгән белгеч.