Сәламәтлек үзәгенә килүчеләрне Балаларны яклау көне белән котладылар
|
|
(KZN.RU, 1-нче июнь). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсе базасына караган, балалар өчен сәламәтлек үзәгенә килүчеләрне Халыкара балаларны яклау көне белән котладылар.
“Балалар – иң мөһиме, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Сәламәтлек үзәгендә яхшы шартлар тудырылган. Әлбәттә, без балаларыбыз турында кайгыртырга тиеш. Барыгызны да Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм. Балаларга никадәр күбрәк вакыт һәм игътибар бирсәк, безне шул кадәр яхшырак киләчәк көтә”.
Зорге урамы буенча 55 йортта урнашкан Балалар сәламәтлек үзәге 2010 елның 1 декабреннән бирле эшләп килә. Үзәк эшләү вакытында биредә 1,8 меңнән артык пациент сәламәтлеген тикшергәннәр. Көн саен 300 балага кадәр мөрәҗәгать итә.
Сәламәтлек үзәгендә балаларга 6 скрининг тикшерүе үткәрәләр, педиатрлар, психологлар һәм стоматологлар консультация бирә.
|
|