(KZN.RU, 1-нче июнь). Йортлар янындагы территорияләр һәм кварталлар эчендәге йөрү юлларын капиталь ремонтлау буенча федераль программаның дәвамы якындагы өч елда Татарстан башкаласының күпчелек ишегалларын тәртипкә китерергә ярдәм итәчәк. Капремонт объектларын карап кайту вакытында Казан Мэры Илсур Метшин әнә шулай дип белдерде.
Шәһәр башлыгы журналистлар белән бергә Габишев урамы буенча 25, 29, 29а һәм 31 номерлы йортлар территориясендә ремонт барышын тикшерде. Биредә йөрү юлы өлешен киңәйтү, асфальтны яңарту һәм яңа парапеткалар урнаштыру эшләре бара. Ишегалдында ремонт йортны куллаунга тапшырган вакыттан – 27 елдан бирле эшләнмәгән.
Шуны әйтергә кирәк, быел Казанда ишегалды территорияләрен капиталь ремонтлауга 879 миллион сум бүленеп бирелгән, шуның өчтән ике өлеше – “Россия шәһәрләренең яңа юллары” программасы буенча федераль бюджет акчалары. Ремонт Казанның 420 йорт урнашкан һәм 150 меңнән артык кеше яшәгән 153 территориядә ясалачак. Россия күләмендә үткәрелә торган әлеге программа инициаторы – “Бердәм Россия” партиясе.
Габишев урамындагы ишегалды кебек ишегаллары Казанда шактый. Күбесендә унар еллап ремонт эшләнмәгән. Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, ремонт үткәреләчәк ишегаллары, территорияләрне сайлаганда ремонтның никадәр озак вакыт эшләмәгәне (иске ишегаллары), шәһәр халкы мөрәҗәгате һәм район администрацияләренең тәкъдимнәре исәпкә алыначак.
Габишев урамы буенча ишегалларын карап йөргән вакытта Мэрга бу урамда яшәгән торучы хатын-кыз килеп мөрәҗәгать итте. Ремонттан барысының да канәгать булуын белдереп, хәзер ишегалларында машинада тагын да тизрәк йөрүләре өчен борчуын сиздерде.
Программаны тормышка ашыру кысаларында башкарылган эшләр халык фикер-теләкләрен исәпкә алып эшләнәчәк. “Район башлыкларына һәм подрядчы оешмаларга халык белән киңәшләшеп эшләү бурычы куелды”, - диде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, йортларның капиталь ремонтын тикшергән кебек, юлларның капиталь ремонтын да тикшереп торырга кирәк, монда икеләтә контроль кирәк. Район башлыклары, техкүзәтү, мэрия, шәһәр башлыгының шәхси – җаваплы затларның контроленнән кала, халыкның тикшереп торуы кирәк. “Тагын бер кат халыкка мөрәҗәгать итәргә телим: башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшереп торыгыз”, - диде Илсур Метшин.