Мирный бистәсендәге каенлыкны Сабантуй-2011гә әзерлиләр
(KZN.RU, 6-нчы июнь). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин 2011 елгы Сабантуйны бәйрәм итүнең үзәк мәйданын әзерләү буенча күчмә киңәшмә үткәрде.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр күләмендәге Сабан туе быел 25 июнь көнне уза. Бәйрәм чаралары Мирный һәм Дәрвишләр бистәсендәге каенлыкларда һәм Аккош күленең урман зонасында уза. Төп мәйдан итеп Казан шәһәре Идел буе районының каенлыгы сайланды.
Быел Идел буе районындагы мәйдан халык өчен таныш булган урында – каенлыкта, әмма, гадәттәгечә, тигез аланда түгел, ә Мирный бистәсенә берничә йөз метрга якынрак булган урында үткәреләчәк.
Әлеге матур урыннан вакыйгаларны яхшырак күзәтеп булачак һәм бу мәйданы элеккегесеннән күпкә зуррак. Бер үк вакытта бу мәйданда 8-9 мең тамашачы сыя алачак.
Хәзерге вакытта Сабантуй үтәчәк мәйданды эш кайный. Сабантуй-2011не үткәрү урынына кадәр юл төзелеше эшләре башланды.