Илсур Метшин Рязань Мэры белән очрашты
(KZN.RU, 8-нче июнь). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Рязань шәһәре администрациясе башлыгы Виталий Артемов белән очрашты. Ике аваздаш – Казан һәм Рязань шәһәрләренең башлыклары очрашуында шулай ук Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Зөһрә Нигъмәтуллина катнашты.
Казанга Виталий Артемьев өченче тапкыр килә. Кунакларны болытлы һава торышы каршы алса да, бу Казан турындагы тәэсирне боза алмады.
Виталий Артемов Рязань шәһәре Мэры вазыйфасына 11 ноябрь көнне кереште.
Рязань шәһәренең рәсми делегациясе Казанга ике шәһәр арасында тәҗрибә алышу өчен регионара хезмәттәшлек кысаларында килде. Визит барышында кунаклар Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаментында, Казан шәһәренең Яңа Савин районында 177-нче номерлы мәктәбендә булып кайттылар.
Рязань Мэры Илсур Метшинга Рязань гербы төшерелгән картина һәм шәһәр турындагы китап күчтәнәчләрен тапшырды. Казаннан Рязань шәһәренә исә китап һәм герб төшерелгән тәлинкә бүләк ителде.