(KZN.RU, 8-нче июнь). Казан шәһәренең Мактау китабында җиде яңа исем барлыкка киләчәк. Мондый карар шәһәр Башкарма комитетында узган Казан шәһәре Думасы Президиумы утырышында кабул ителде. Утырышны Казан Мэры Илсур Метшин үткәрде.
Казан шәһәре Думасы сәркатибе Людмила Андреева Мактау китабына теркәү Дума Президиумы карары буенча башкарылуын искә төшерде. Кандидатураларны исә шәһәр районнары администрацияләре, Башкарма комитет, депутатлар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре тәкъдим итә.
Шәһәр үсешенә шактый зур өлеш керткән гражданнар исемлеге түбәндәгеләрдән тора:
Наил Әмиров, ректор (1989-2008 еллар), Казан дәүләт медицина университетының гигиена, хезмәт медицинасы һәм медицина экологиясе кафедра мөдире, – медицина фәне үсешенә керткән зур өлеше, халык сәламәтлеген саклау хезмәте өчен;
Александр Бородин, Казан Суворов хәрби училищесы директоры, - яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү эшенә керткән өлеше һәм Россия Федерациясенең Кораллы көчләр өчен югары квалификацияле кадрлар әзерлеге өчен;
Виталий Ивашкевич, Казан дәүләт финанс-икътисад институтының Идарә итү учеты һәм контрольгә алу кафедрасы мөдире, - фән үсеше, фән кадрларын тәрбияләү һәм әзерләү эшенә керткән өлеше өчен;
Светлана Ишкузина, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының “Счастливое детство” балалар үзәге” өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе директоры, - өстәмә белем бирү системасы үсешенә керткән өлеше, халык биюе традицияләрен саклаган һәм яңадан торгызган, балалар һәм яшьләрне халык иҗаты белән таныштыру аша тәрбияләү өчен;
Евгений Карпухин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсенең баш табибы (1975-2010 еллар), - Казан шәһәренең сәламәтлек саклау үсешенә керткән өлеше, халык сәламәтлеген саклау хезмәте өчен;
Марат Рәхимов, “Казметрострой” МУП башлыгы, Казан шәһәре Думасы депутаты, – Казан метрополитены төзелешенә керткән зур өлеше, Казан файдасына актив җәмәгать эшчәнлеге өчен;
Александр Рыжов, “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнгән 113-нче номерлы урта татар-рус мәктәбе” гомуми белем бирү муниципаль учреждениесенең физик культура укытучысы, - спорт үсешенә керткән өлеше, балаларны физик тәрбияләү хезмәте өчен;
Президиум инициативаны бертавыштан тотып алды һәм яңа исемнәрне Мактау китабына кертү өчен тавыш бирде.
“Бүген карар кабул ителде, әмма мин үзем артыннан әлеге исемлекне булачак сессиядә тулыландыру хокукын калдырам. Моңа лаеклы кешеләребез шактый”, - диде Илсур Метшин.