(KZN.RU, 13-нче июнь). Бүген Казан Башкарма комитетының “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә 2010-2011 уку елында үткәрелгән, шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары спартакиадасының нәтиҗәләрен чыгарып, җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Физик культура һәм спорт комитеты Илгиз Фәһриев искә төшереп үткәнчә, Спартакиада өч этапта уздырылды. Беренче этапта ярышлар Казан районнары мәктәпләрендә үткәрелде, икенче этапта – район күләмендә ярышлар узып, җыешлма командалар формалашты. Өченче этап исә шәһәр күләмендә узды. Спартакиадада барлыгы 65 мең укучы катнашты, дип хәбәр итте И.Фәһриев.
“Спартакиада катнашучыларының 1-11 сыйныф укучылары булуы бик мөһим, - диде Казан Мэры Илсур Метшин. – Сәламәт яшәү рәвешенә балаларны балачактан өйрәтергә кирәк”.
Спартакиада программасы 9 ярыш үз эченә алган. Егетләр-кызлар баскетбол, мини-футбол, волейбол, чаңгы ярышы, җиңел атлетика эстафетасы, җиңел атлетика, җиңел атлетика, җиңел атлетика кроссы, күңелле ярышлар, өстәл теннисы спорт төрләре буенча ярышкан.
Илгиз Фәһриев районның җыелма командалары арасында гомумкоманда зачетында җиңүчеләрне атады. Өченче урында – Совет районы, икенчедә - Мәскәү районы. Беренче урында – Яңа Савин районы командасы. Район башлыгы Тимур Алибаевка Спартакиаданың күчмә кубогын тапшырдылар.
“Алга таба да Спартакиада аерым игътибар бирәчәкбез, - дип дәвам итте Илсур Метшин. – Безнең өчен төп нәтиҗә - ул катнашу, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, спорт һәм сәламәтлек тормышның нормасына әйләнергә тиеш. Синең яныңда барысы да спорт белән шөгыльләнгәндә, спорт тормышыннан читтә калу уңайсыз”.
“Икенче елга Спартакиада катнашучылары артыр дип уйлыйм. Шөкер, Казанда спорт белән шөгыльләнү өчен стадионнар шактый”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.