Казанда 594 муниципаль учреждениегә «Цифрлы бухгалтерия» хезмәт күрсәтә. Хәзерге вакытта учреждениеләрдә кәгазь документ әйләнешеннән электрон документ әйләнешенә (ЭДӘ) тулысынча күчү булды. Әгәр 2021 елда яңа система 500 мең документ пакетын колачлаган булса, 2024 елда бу сан бер миллионга җитәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан муниципаль учреждениеләренә бухгалтерлык хезмәте күрсәтү үзәге директоры Юрий Синников хәбәр итте.
«600 гә якын социаль учреждениегә хезмәт күрсәтү – бик зур эш. Һәм бу 37 мең хезмәткәргә хезмәт хакы һәм премия түләү генә түгел, ә контрактлар буенча сатып алулар, балалар бакчаларында түләүләрне исәпкә алу һәм исәпләүләр, учреждениеләр эшчәнлеген озату. Элек һәркемнең үз бухгалтериясе булган. Ә хәзер шулкадәр күп югары класслы белгечләрне җыярга мөмкин түгел. Һәм барлык процессларның үтә күренмәлелеге дә зур әһәмияткә ия. Цифрлы технологияләр – ул кәгазь документ әйләнешеннән азат итә һәм барлык процессларны шактый тизләтә торган беренче коткару боҗрасы», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Цифрлаштыру бухгалтерлык хезмәте күрсәтүнең нәтиҗәлелеген күтәрергә, бизнес-процессларның үтә күренмәлелеген тәэмин итәргә һәм бердәм регламент төзергә мөмкинлек бирә. Хәзер бухгалтерлык хезмәте күрсәтү үзәге мәдәният, мәгариф идарәләре һәм балалар һәм яшьләр эшләре комитеты карамагындагы учреждениеләр белән эшли. Кәгазь документ әйләнешеннән ЭДӘнә күчү монда тиз булды, һәм хәзер социаль объектлардан килгән барлык документлар электрон форматта эшкәртелә.
Нәтиҗәдә, төп эре тәэмин итүчеләр һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар, мәсәлән, Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты һәм «Водоканал» МУП белән контрактлар төзү сроклары кыскарды. Моннан тыш, ел ахырында документ әйләнеше буенча иң югары йөкләнешне юк итүгә ирешелде. Юрий Синников сүзләренчә, 2024 елда барлыгы 6,8 млрд сумлык контрактлар төзелгән, шул ук вакытта 4,8 млрд сумлык килешүләр ЭДӘ аша узган.
Эшне оптимальләштерү һәм хезмәткәрләрне бушату өчен, «Цифрлы бухгалтерия» кысаларында 2022 елда роботлаштырылган ярдәмчеләр кертелде.
«Бүген 600 учреждениегә хезмәт күрсәтү өчен бары тик 340 бухгалтер гына җәлеп ителгән. Ә элек мондый санга 450 кеше кирәк булыр иде, – дип ассызыклады докладчы. – Хәзер бер бухгалтер ике учреждениегә диярлек хезмәт күрсәтә, бу хезмәт базарында бухгалтер хезмәткәрләренә зур кытлык булу шартларында бик актуаль».
Роботлар шартнамәләрне теркәү һәм түләүне, түләнгән документларны рәсмиләштерүне үз өсләренә алдылар. Шулай ук Telegram мессенджерында җаваплы хезмәткәрләргә яки учреждениеләр җитәкчеләренә үткәрелгән түләү турында хәбәрләр килә башлады. Бу контракт буенча төгәлләштерүләр белән артык шалтыратуларны булдырмау мөмкинлеге бирде. Мессенджерда бухгалтерия белән бәйле теләсә-нинди сораулар кабул ителә торган бердәм кайнар линия дә булдырганнар, – бу ел эчендә сервистан 2 меңнән артык тапкыр файдаланганнар.
2024 елдан роботлаштырылган ярдәмчеләр башка юнәлешләрдә дә кертелә. Хәзер автомат рәвештә сканерланган товар накладноен танып белү, коммуналь хезмәтләр һәм туклану хезмәтләре өчен түләү үтә. Ел ахырына кадәр алар 100 мең счет эшкәртерләр, дип көтелә. Бу 33 мең сәгать кеше хезмәтен экономияли.
Апрельдән «ТР Дәүләт хезмәтләре» порталы аша балалар бакчасына йөргән өчен түләү буенча бурычларның торышы турында белешмәләр алу процессы автоматлаштырылган. Хәзер җавап элеккечә ун көн түгел, биш көн эчендә килә.
«Бу иң мөһим нәтиҗә: күп кенә процесслар унификацияләнгән, җитештерүчәнлек арткан, без бюджет өлкәсендә дә, коммерция, җитештерү өлкәсендә дә шуның өчен көрәшәбез. Безнең тәҗрибәбез республика эчендә дә, аннан читтә дә муниципалитетларга кызыклы булып китүе очраклы түгел. Казанның иң яхшы тәҗрибәсен үзләштерергә теләүчеләр исемлеге бу юнәлештә дә бетми», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Казанга укырга Норильск, Калининград, Пермь, Сочи, Минск һәм Кыргызстан вәкилләре килгән иде. Екатеринбургта узган «Россия шәһәрләре: үсеш локомотивлары» форумында финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин үзәкләштерелгән бухгалтерлык хисабы системасын цифрлы трансформацияләү турында сөйләде. Шулай ук проектны республика һәм федераль конкурсларда тәкъдим итәләр, анда аңа призлы урыннар бирү турында карарлар чыгарыла.
Бухгалтерлык хезмәте күрсәтү үзәге еллык фонды 23 млрд сум булган 37 мең хезмәткәргә хезмәт хакы түли, балалар бакчаларына йөрүче 71 мең бала өчен ата-ана түләвен исәпкә ала һәм исәпли, елына 50 мең муниципаль контрактны терки һәм түли.