Казан Идел буеның эре шәһәрләре арасында бердәм дәүләт имтиханының уртача баллы буенча беренче урынны алды. Ул 69,3 тәшкил иткән, бу Самара (67,4), Пермь (63,9), Түбән Новгород (62,5), Волгоград (59,5) һәм Уфа (59) белән чагыштырганда югарырак. Мондый мәгълүматларны шәһәр мэры Илсур Метшин алдында йомгаклау хисабында мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов китерде.
Казанда шулай ук ике төп фән – рус теле (ТР башкаласында 67,1 һәм тулаем ил буенча 63,88) һәм математика (70,5 һәм 62,55) буенча уртача баллар гомумроссия күрсәткечләреннән югарырак булып чыкты.
159 укучы БДИда 100 балл җыйды. Тугыз укучы берьюлы ике фәннән иң югары билге алды. Алар: Лобаческий исемендәге лицейдан Рамил Шакиров (математика һәм физика), 116 нчы лицейдан Софья Баландина (рус теле һәм химия), 37 нче гимназиядән Ксения Емелькина (рус теле һәм әдәбияты), КМТТУ-КАИ лицей-интернатыннан Виктория Гусятникова (рус теле һәм математика) һәм шул ук лицейдан Тимур Каһарманов (математика һәм физика), 132 нче мәктәптән Мәдинә Усманова (рус теле һәм химия), 7 нче гимназиядән Камил Шамазов (математика һәм информатика), 177 нче лицейдан Давид Хаҗиев (математика һәм информатика) һәм Казан Суворов училищесыннан Тимур Хәбиров (математика һәм рус теле). 18 нче мәктәпне тәмамлаган Полина Романенко 398 балл җыйды (рус теле, әдәбияты һәм тарих). Химия, инглиз теле, математика һәм әдәбият буенча йөз балл җыючылар саны артты.
«Мәктәп белеме — бала тормышында беренче баскыч, киләчәктә аның язмышы ничек булачагы белем дәрәҗәсенә бәйле. Безнең максат — һәр Казан баласына яхшы старт бирү. Моның өчен катлаулы эш алып барыла, ул белем бирү барышына уңайлы шартлар тудыру, төрле грантлар, конкурслар, тәҗрибәне күтәрү курслары аша укытучыларны кызыксындыру һәм аларга ярдәм итү, олимпиада үзәгендә һәм төрле мәктәп түгәрәкләрендә балалар белән шәхси эшләү, өстәмә белем бирүнең киң мөмкинлекләрен үз эченә ала. Халыкның акыл, һөнәри дәрәҗәсе — тотрыклы шәһәрнең бер юнәлеше», — диде Илсур Метшин.
Һәр дүртенче укучы 2024 елда медаль иясе булды. Шул ук вакытта «Укуда аерым уңышлары өчен» беренче дәрәҗәдәге бүләкләргә 659 унберенче сыйныф укучысы лаек булды, ә икенче дәрәҗәдәге бүләкләргә – 582.
Казан укучылары олимпиадаларда да югары нәтиҗәләр күрсәтәләр: бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында 148 бала җиңүче һәм призер булды, ә халыкара дәрәҗәдә Гыймран Абдуллин информатика буенча алтын медаль алды. Сәләтле балаларны һәм аларның остазларын гомуми суммасы 50 млн сумга якын премияләр белән бүләкләгәннәр.
Яңа олимпиада сезоны старт алды инде: гомуми белем бирү мәктәбенең төбәк этабында 11 фән – астрономия, җәмгыять белеме, информатика, химия, рус, кытай, итальян, немец һәм испан телләре, сәнгать, дөньякүләм сәнгать мәдәнияте һәм физика буенча 461 укучы җиңүче һәм призер булды.