Казанда балаларга алар хәзер нинди һөнәрләргә ихтыяҗ булуын аңласыннар, үз омтылышларын бәяли һәм күңелләренә хуш килгән һөнәр сайлый алсыннар өчен, һөнәри юнәлеш бирү буенча эшне көчәйтәләр. Моның өчен, аерым алганда, Казан предприятиеләренә экскурсияләр оештыралар. Узган ел аларга 6-11 сыйныфлардан 52 меңләп укучы килгән, ә һөнәри пробаларны 8-11 сыйныфлардан 24 меңгә якын укучы узган. Казан мәктәпләрендә медицина, инженерлык, агротехнология, психологик-педагогик һәм башка юнәлештәге махсус һөнәри әзерлек класслары булдырылды инде. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин алдында ел нәтиҗәләре буенча хисап вакытында мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде.
2023 елның сентябреннән «Россия – минем офыкларым» һөнәри юнәлеш бирү дәресләре башланып китте, алар вакытында балалар диагностика һәм модельләштерүче һөнәри пробалар уза. Программага Казан мәгариф идарәсе көллиятләрне, югары уку йортларын, эш бирүчеләрне җәлеп итә, алар мастер-класслар, экскурсияләр, оешмалар мәйданчыкларында проект эшчәнлеге үткәрә. Һөнәри юнәлеш бирүнең бердәм моделе 6–11 нче сыйныф укучыларын үз эченә ала.
«СИБУР» холдингы белән берлектә 182 нче лицейда профильле класс оештырылды, анда балалар химия һәм биологияне тирәнтен өйрәнәләр. Әлеге проектның үзенчәлеге булып «Мәктәп – урта уку йорты – югары уку йорты – предприятие» программасының уртак чаралары тора. Укучылар өчен химия һәм математика буенча БДИга әзерлек буенча онлайн-курслар үткәрелә. Предприятие ярдәме белән химия, физика һәм математика укытучылары квалификация күтәрү курсларын уза алалар. Быел Киров һәм Мәскәү районнарының 64, 81, 130 һәм 135 нче номерлы мәктәпләрендә дә шундый ук сыйныфлар ачарга планлаштыралар.
Иң күп профильле сыйныфлар инженерлык буенча ачылган – аларда 3,5 мең укучы белем ала (41 мәктәптә). Икенче урында – психологик-педагогик профиль, өченчедә – медицина.
Бүгенге көндә 28 мәктәптә психологик-педагогик юнәлештәге сыйныфларда 1248 укучы белем ала. Узган ел мондый сыйныфларны тәмамлаучыларның 26% ы (133 кеше) югары уку йортларына педагогик юнәлеш буенча укырга кергән.
2022 елдан КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында өлкән сыйныф укучылары өчен «Университет шимбәләре» үткәрелә, анда укучылар педагоглар һәм студентлар җитәкчелегендә педагогика һәм психология нигезләрен өйрәнәләр, танылган укытучылар белән очрашалар. Бу уку елында 249 укучы Казан мэриясендә, 148 укучы мәгариф идарәсендә экскурсияләрдә булды. 2024 елда психологик-педагогик юнәлештәге 8–9 сыйныф укучылары өчен «Университет шимбәләре» оештырылды: укучылар В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты базасында укытучы һөнәре белән танышалар.
Өч мәктәптә 120 бала эшче һөнәрләрен үзләштерә. Белем бирү учреждениеләрен тәмамлагач, алар аттестат кына түгел, һөнәр үзләштерү турында таныклык та алачаклар.