Быел Казанда «Яшьләр һәм балалар» милли проекты буенча 1224 урынга исәпләнгән мәктәп төзеләчәк. Уку йорты Совет районының «Лето» торак комплексында урнашачак. Мәктәп төзелеше башланды инде. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә Казан мэры Илсур Метшин сөйләде.
«Лето» торак комплексында 1224 урынлык яңа мәктәп төзелешенә керештеләр инде. Бу 30 мең кеше яшәячәк яңа микрорайонда төзелгән өченче тулы мәктәп булачак. Әлеге микрорайон Татарстанның күпчелек районнарның кеше санына туры килә. Без күп үзәкле шәһәр концепциясе кысаларында хәрәкәт итеп, районнарны дөрес үстерергә тырышабыз. Барлык районнар да уңайлы, яшел, иминле булырга тиеш. Бу без әкрен генә ирешергә мөмкин булган максат. Һәркайда эш, ял, белем алу өчен шартлар булырга тиеш. Милли проектлар безгә мондый мөмкинлек бирә», — диде Илсур Метшин.
Мәйданы 24,6 мең кв.м булган дүрт катлы бинада икешәр спорт залы һәм бассейн, шулай ук 612 урынга исәпләнгән актлар залы һәм ашханә урнашачак. Эшчеләр нигез чокырын эшкәртүне төгәлләделәр, свайлар салу һәм кисү, манара кранының нигезен һәм корылмасын төзү дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, узган ел «Мәгариф» илкүләм проекты ярдәмендә Казанда 4 меңгә якын урынга исәпләнгән өч мәктәп ачылды: Родина урамында, М14 микрорайонында һәм «Весна-2» торак комплексында. Ә 64 нче һәм 174 нче белем бирү учреждениеләре базасында «Кванториум» балалар технопарклары булдырылды. Шәһәрнең җиде мәктәбе исәпләү техникасы, программа белән тәэмин итү һәм презентация җиһазлары белән җиһазландырылган.
Барлыгы 11 ел эчендә Казанда 29 мәктәп төзелгән. Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, бу миллионлы шәһәрләр арасында рекордлы күрсәткеч булып тора.