Казан шәһәре Думасы каршында өченче чакырылыш Яшьләр парламентын формалаштыру буенча конкурсның гариза кампаниясе башланды. Командага шәһәрнең яшьләр сәясәте өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итәргә туры киләчәк. Анда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге шәһәр халкы катнаша ала. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина хәбәр итте.
Активистлар яшьләрнең проблемаларын хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләячәк, мәнфәгатьләр буенча мәсьәләләрнең тормышка ашырылуын тикшерәчәк, яшьләр арасында хокукый культураны күтәрү һәм актив гражданлык позициясен формалаштыру белән шөгыльләнәчәк.
«Мин хезмәттәшләребездән, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләреннән Яшьләр парламенты турында парламент әгъзасы сыйфатында үз көчләрен сынап карарга, яшьтәшләрен, аларның мәнфәгатьләрен якларга теләгән студент һәм эшче яшьләребезгә мөмкин кадәр киңрәк мәгълүмат бирүләрен сорыйм. Бу безнең яшьләр өчен яхшы мөмкинлек, алар үзләренең киләчәген иҗтимагый эшчәнлектә күрәләр», — диде Казан мэры Илсур Метшин.
Шәһәр мэры шулай ук яшьләр өчен бу өлкән хезмәттәшләре, Казан шәһәре Думасы депутатлары белән бергә шәһәр белән идарә итүдә катнашу өчен чын мөмкинлек булуын билгеләп үтте: «Без моңа бик җитди карыйбыз һәм яшь лидерларыбызны күрүгә шат булачакбыз».
Конкурста катнашу өчен кандидатларга 3 мартка кадәр Казан Башкарма комитеты KZN.RU порталында, гаризаны беркетеп, анкета тутырырга кирәк. Шәхси мәгълүматлар белән беррәттән, проектларны гамәлгә ашыру һәм иҗтимагый оешмаларда эшләү тәҗрибәсен күрсәтергә, яшьләр парламенты составында гамәлгә ашыру өчен фикерләр тәкъдим итәргә кирәк.
Гариза бирү кампаниясе нәтиҗәләре буенча 5—7 мартта конкурсның оештыру комитеты әгъзалары Яшьләр парламентына кандидатларны сайлап алачак.
Ачык тавыш бирү 10 мартта шулай ук KZN.RU порталында узачак, ә кандидатларның социаль челтәрләрдә турыдан-туры тапшыру белән бәхәсләр 12—19 мартта узачак.
Ачык тавыш бирү һәм бәхәсләр нәтиҗәләрен 24 мартта KZN.RU порталында урнаштырачаклар, шуннан соң Казан шәһәре Думасы Казан шәһәр Думасы каршындагы Яшьләр Парламентының өченче чакырылыш составын раслаячак. Аның составына 25 яшь парламентарий керәчәк.
«Узган чакырылыш ике ел эшләү дәверендә Казан структуралары белән 200дән артык уртак чара, хәйрия юнәлешендәге чаралар, шулай ук шәһәрдә Идел буе федераль округы Яшьләр парламентлары съезды уздырды», – дип искәртте Алия Заһидуллина.
Ул шулай ук II чакырылыш Казан шәһәре Думасы каршындагы Яшьләр парламентының ике вәкиле – Тимеркарим Хәбибуллин һәм Нелли Макарованың ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты составына керүен искәртте.