Бүген бишенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының VII сессиясендә 2025 елгы шәһәр бюджеты үтәлеше турында хисап тәкъдим ителде. Шулай ук депутатлар 2026 елга, 2027 һәм 2028 елларның план чорына Татарстан башкаласы бюджетына үзгәрешләр кертте. Утырышта доклад белән шәһәр Башкарма комитетының Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Чара Казан мэры Илсур Метшин рәислегендә узды.
Узган ел салым һәм салым булмаган керемнәр 14% ка арткан һәм 37,9 миллиард сумга җиткән
2025 елгы бюджет күләме 50 млрд 177 млн сум дип расланган. Салым һәм салым булмаган керемнәр – 31 млрд 55 млн сум, республика бюджетыннан кире кайтарылмый торган керемнәр – 19 млрд 122 млн сум. 2024 елның расланган планы буенча үсеш – 20,4% яки 8 млрд 519 млн сумны тәшкил итә.
2025 елгы бюджет үтәлеше нәтиҗәләре буенча керемнәр 62 млрд 266 млн сум дип бәяләнә. Бюджетка өстәмә керемнәр 12 млрд 89 млн сум булган, шулардан 6 млрд 882 млн сумы – салым һәм салым булмаган керемнәр, 5 млрд 207 млн сумы – кире кайтарылмый торган керемнәр.
Салым һәм салым булмаган керемнәр күләме 37 млрд 937 млн сумга җитеп, алдагы ел белән чагыштырганда 14% ка арткан. Бюджет салым керемнәре буенча 32 млрд 190 млн сумга, салым булмаган керемнәр хисабына 5 млрд 747 млн сумга тулыланган.
Салымнар бюджет керемен формалаштыруның төп чыганагы булып тора. Аларның структурасына НДФЛ – 17,5 млрд сум, тулаем керемгә салым – 6,8 млрд сум, җир салымы – 5 млрд сум, физик затлар милкенә салым – 1,8 млрд сум, шулай ук башкалары – 1,1 млрд сум кертелгән.
Салым булмаган керемнәр 5,7 млрд сум тәшкил иткән. Керемнең төп өлеше муниципаль мөлкәттән файдалану һәм аны сату хисабына формалаша. Шәһәр казнасына штрафлар, түләүле хезмәтләр өчен күчерүләр, шулай ук әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен түләүләр керә.
2025 елда расланган кире кайтарылмый торган керемнәр планы 19 млрд 122 млн сум тәшкил иткән, факт буенча 24 млрд 327 млн сум алынган. Бюджетка өстәмә рәвештә 5 млрд 188 млн сум кергән. Акчалар май указларын үтәүгә (1,8 млрд сум), тышкы төзекләндерү объектларын карап тотуга (0,8 млрд сум) һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренә түләүләргә (0,6 млрд сум) юнәлдерелгән.
Узган ел чыгымнар буенча бюджет үтәлеше 64 млрд 299 млн сум тәшкил иткән. Социаль өлкәгә 48 млрд сум юнәлдерелгән – бу чыгымнарның гомуми күләменең 75% диярлек. Шәһәр хуҗалыгына 8 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән, дәүләт мәсьәләләренә – 7 млрд 994 млн сум, муниципаль бурычка хезмәт күрсәтүгә – 27 млн сум, ә башка чыгымнарга – 130 млн сум.
Чыгымнарның күп өлеше мәгариф өлкәсенә (39 млрд 405 млн сум) туры килә. Акчалар мәктәпкәчә, гомуми, өстәмә белем бирү, башка учреждениеләрне карап тоту һәм балаларның ялын оештыру юнәлешләренә бүленгән. Мәгариф өчен каралган чыгымнар 2024 ел белән чагыштырганда 19% ка яки 6,3 млрд сумга арткан.
Мәгариф өлкәсе структурасында чыгымнарның шактый өлешен хезмәткәрләрнең хезмәт хакы (якынча 30 млрд сум яки 77%) тәшкил итә. Акчаларның бер өлеше мөлкәтне карап тотуга һәм коммуналь түләүләргә (17%), шулай ук салымнар түләүгә һәм туклануны оештыруга юнәлдерелгән.
Яшьләр сәясәтенә шәһәр бюджетыннан 648 млн сум юнәлдергәннәр. Мәдәният өлкәсенә чыгымнар 2 млрд 254 млн сумнан артык тәшкил иткән. Физик культура һәм спортка 3 млрд сум бүлеп бирелгән. Ә социаль сәясәт өлкәсенә 2 млрд 700 млн сум кирәк булган.
Дәүләт мәсьәләләрен хәл итүгә бюджет чыгымнары 7 млрд 994 млн сум тәшкил иткән. Шәһәр хуҗалыгы өлкәсенә 8 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Монда төп юнәлешләр булып төзекләндерү (73% яки 5 млрд 854 млн), транспорт (9%) һәм торак хуҗалыгы (9%) тора. Милли иминлекне һәм хокук саклау эшчәнлеген тәэмин итүгә 495 млн сум юнәлдерелгән.
2025 елда керемнәр 62 млрд 266 млн сум тәшкил иткән, чыгымнар – 64 млрд 299 млн сум. Ирек Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, дефицит 2 млрд 33 млн сум күләмендә булган.
Контроль-хисап палатасы рәисе Илнар Нургалиев бюджет үтәлешенең гамәлдәге законнарга тулысынча туры килүен раслады.
StartFragment
2026 елда шәһәр бюджеты буенча дефицит 4,5 млрд сум күләмендә булыр дип көтелә
Сессиядә Казан шәһәре Думасы депутатлары Татарстан башкаласының 2026 елга һәм 2027–2028 елларның план чоры бюджетына үзгәрешләр кертте. Карар проектын шулай ук финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин тәкъдим итте.
Докладчы билгеләп үткәнчә, проектта 2025 елда файдаланылмый калган финанс ярдәмен ТР бюджетына 1 млрд 19 млн сум күләмендә кайтару каралган. Әлеге күләмнән чыгымнарга факттагы ихтыяҗ расланганнан соң шәһәр бюджетына 818,6 млн сум акча кергән. Финанслар Камалиев проспектындагы 1 нче күпфатирлы йортта ремонт-торгызу эшләренә, «Курган» җирләү комплексы юлларын төзекләндерүгә, яңгыр канализациясен чистарту корылмаларын карап тотуга һәм башка максатларга юнәлдереләчәк.
Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең норматив актлары нигезендә шәһәр бюджетына кире кайтарылмый торган керемнәр күләме 1 млрд 247 млн сумга арттырылды. Муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренә түләүләргә һәм грантларга (539,5 млн), лизинг түләүләренә (363,4 млн), тышкы төзекләндерү объектларын карап тотуга (324,9 млн), урам-юл челтәре участокларын юл билгеләре белән җиһазлауга (10 млн), Оренбург тракты буенча 8 нче номерлы күпфатирлы йортта ремонт-торгызу эшләренә (8,9 млн) акча бүлеп бирелде.
Бюджетның калган акчалары исәбенә бюджетның чыгым өлешен 1 млрд 329 млн сумга арттырырга тәкъдим ителде. Акчаларны узган елда кабул ителгән, әмма тулысынча үтәлмәгән йөкләмәләрне каплауга, шулай ук максатчан чыгымнарга юнәлтү планлаштырыла. Алар арасында – күчмә шартнамә йөкләмәләре (898 млн), социаль өлкә хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү фонды резервын булдыру (172 млн), 2025 елда кредиторлык бурычларын каплау (158 млн), табигатьне саклау чаралары буенча күчмә чыгымнар (72 млн), шулай ук максатчан кире кайтарылмый торган керемнәр (24 млн) һәм муниципаль юл фонды (4,9 млн).
Автономияле һәм бюджет учреждениеләренең файдаланылмаган калдыкларын кире кайтару исәбенә шәһәрнең керемнәре һәм чыгымнары күзәтчелек органнары күрсәтмәләрен бетерүгә һәм мәгариф учреждениеләрендә шәхси сак предприятиеләре көче белән саклауга 230 млн сумга арта.
Кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә 2026 елга Казан бюджеты күләме керемнәр буенча 63 млрд 614,4 млрд сум тәшкил итәчәк, чыгымнар буенча – 4 млрд 539,9 млн сумлык дефицит белән 68 млрд 154,3 млн сум, ел башына бюджет акчаларының калдыклары аларны каплау чыганагы булып тора.
EndFragment
EndFragment