Вахитов районының Порт урамында Фигуралы шуу үзәген төзү дәвам итә. Спорт объекты булачак чемпионнарга спорт күнегүләре ясау һәм фигуралы шуу күнекмәләренә өйрәнү өчен төп база булачак. Төзү эшләрен Казан мэры Илсур Метшин тикшерде.
6 мең квадрат метрлы мәйдан фигурачыларны әзерләү өчен махсуслаштырылган базага әйләнәчәк.
«Казан шәһәре күптәннән спорт башкаласы буларак кабул ителә. Универсиадага әзерләнгәндә яңа спорт мәйданнары һәм комплекслары төзедек, чараны үткәреп җибәргәннән бирле без спорт объектларын төзүне туктатмыйбыз: аларның саны 323 тән 644 кә кадәр артты, – дип билгеләде Илсур Метшин. – Фигуралы шуу үзәген төзү балалар һәм яшьләр спортын үстерүдә һәм хуплауда, яшь буынга спорт үрләрен яуларга ярдәм итү өчен тагын бер адым булып тора. Фигурачылар боз сарае хоккейчылар боз сараеннан аерыла: хоккейчылар каты боз өстендә шуса, фигурачылар өчен боз йомшаграк, зал температурасы уңайлырак булырга тиеш. Алар өчен махсус мохит тудырырыга кирәк. Татарстан Рәисе Фигуралы шуу үзәген төзү идеясен хуплады, һәм хәзер хыялыбыз чынга ашуына без бик шат һәм Рөстәм Миңнехановка чиксез рәхмәтле. Проект тулысынча фигурачыларның техник таләпләренә туры килә дип әйтә алабыз. Объектта чишенү бүлмәләре, бию һәм физик күнегүләр өчен аерым заллар булачак. Шәһәр һәм Республика көненә үзәкне төзеп бетерүебезгә ышанам. Шулай ук төзүчеләр хезмәтен дә билгеләп үтәсем килә – алар үз һөнәрен яхшы белеп, балалар өчен уңайлы мохит булдыру һәм катлаулы җиһазлар һәм җайланмалар сыйдырачак ныклы бина төзү өчен, күңелләрен биреп эшлиләр».
Төзелеш эшләренең хисабын Казан мэрына «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесе Адель Хөснетдинов тәкъдим итте.
Булачак Фигуралы шуу үзәге спорт һәм күнегү ясау бүлекләреннән торачак. Беренче этажда 250 урынга исәпләнгән трибуналы боз аренасы, 15-20 кеше сыйдыра торган алты чишенү бүлмәсе, медицина блогы, администрация бүлмәсе һәм буфет булачак. Икенче этажда 60 кеше сыйдыра торган ике зур чишенү бүлмәсе, өч физик әзерлек залы, ике бию залы, спорт күнегүләре өчен бүлмә һәм хезмәткәрләр бүлмәләре урнашкан. Өченче этажда администрация бүлмәләре булачак.
Боз аренасының мәйданы 30 га 60 метрны тәшкил итәчәк. Техник яктан боз торышы барлык таләпләргә дә туры килсен өчен, боз астында салкын һава белән тәэмин итү системасы һәм һава сафландыргыч бар, арена читенә махсус йомшак өслек япканнар. Боз аренасын төзү бер атнадан башлана.
Спорт үзәге проекты буенча монолит нигезне төзү тәмамланган, түбә корылган һәм бинаны сэндвич-панельләр белән каплаганнар. Хәзерге вакытта эчке инженерлык челтәрләрен (һава җилләткеч, җылыту системасын урнаштыру, су белән тәэмин итү, электр сузу эшләрен) оештыралар, эчке бизәү эшләре белән шөгыльләнәләр, фасадны тышлыйлар һәм бизәкле тәрәзәләрне куялар. Көн саен төзелеш мәйданына 90 эшче чыга.
Проектның авторы – «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесе. Баш архитектор Елена Валеева фикерләре буенча, бинаның эчке һәм тышкы бизәү эшләрендә боз сурәтенә сылтама булачак. Әгәр дә фасадта панорама тәрәзәләрдә боз өслеге сурәте булса, бинаның эчке ягында, түшәм яктырткычларында тимераяк эзе, коридордагы үзәк терәкләр боз төсендә һәм хәтта теркәү стойкасы да боз формасында була, дип планлаштырыла. Моннан тыш, Алинә Загитованың бүләкләре һәм алдагы чыгышларыннан плакатлар тәкъдим ителгән кечкенә музей оештырылачак.
Спорт комплексының территориясендә 44 машина урынына исәпләнгән парковка, спорт мәйданчыгы һәм ял итү зонасы каралган.
Бүгенге көндә башкалабызда 15 боз сарае бар. Фигуралы шуу сыйныфлары «Ак бүре», «Стрела» һәм «Авиатор» муниципаль спорт мәктәпләрендә эшли, аларда 3 меңнән артык яшь тәрбияләнүче фигуралы шуу белән шөгыльләнә.
Төзелеш объектын тикшерү сәфәренә Казан мэры Илсур Метшин белән бергә Татарстан Республикасы спорт министрының урынбасары Алмаз Хөсәенов, Фигуралы шуу федерациясе президенты Марат Исмәгыйлев, Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Альберт Салихов, Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов һәм Татарстан Республикасы инвестиция-төзелеш баш идарәсе кураторы Артур Галиев чыкты.