Казан һәм Бишкек хезмәттәшлекне ныгытты. Бөтенроссия «Россиянең көче – кече Ватанда» муниципаль форумы кысаларында шәһәр мэрлары Илсур Метшин һәм Айбәк Джунушалиев Казан белән Бишкек арасында кардәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру һәм хезмәттәшлек турындагы килешүгә имза куйды. Яклар шәһәрне төзекләндерү, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәләрендә хезмәттәшлек итү, шулай ук шәһәрләр арасында сәүдә-икътисади һәм мәдәни багланышларны үстерү турында килешенде. Чара Мәскәүдә «Россия» милли үзәге территориясендә узды.
Килешү ике шәһәрдә яшәүчеләр арасында кардәшлек мөнәсәбәтләрен һәм үзара аңлашуны үстерүне максат итеп куя. Имзаланган документ киң юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне көчәйтүне күздә тота. Шәһәрләр шәһәрне төзекләндерү, транспорт һәм торак инфраструктурасын үстерү, экология, икътисад, шулай ук мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, спорт һәм туризм өлкәләрендә тәҗрибә уртаклашырга ниятли. Яклар тигез хокуклылык һәм үзара файдалы хезмәттәшлек принциплары нигезендә сәүдә-икътисади һәм мәдәни багланышларны үстерүгә аерым игътибар бирә. Килешү ике муниципаль берәмлек мәнфәгатьләрен исәпкә алып төзелә торган аерым проектлар, эш планнары һәм беркетмәләр аша гамәлгә ашырылачак.
Казан һәм Бишкек 28 ел дәвамында хезмәттәшлек итә – шәһәрләр арасында икътисади һәм социаль-мәдәни багланышлар турындагы шартнамә 1998 елда ук төзелгән булган. Бу вакыт эчендә күп кенә уртак проектлар гамәлгә ашырылган, Кыргызстан башкаласы вәкилләре Казанда уздырыла торган халыкара чараларда даими катнашалар. Алар арасында «Kazan Digital Week» халыкара форумында «Акыллы шәһәр» шәһәрләре мэрларының түгәрәк өстәлен, БРИКС-2020 илләренең тугандаш шәһәрләре һәм муниципаль берәмлекләре форумын, Халыкара «Валдай» дискуссия клубының Үзәк Азия конференциясен, төрки халыкларның XV Халыкара «Нәүрүз» театр фестивален, «Казаныш» архитектура форумын һәм башка чараларны әйтергә була. Муниципаль берәмлек һәм республика башлыклары даими эшлекле очрашулар үткәрә.
2024 елның февралендә Казанда Кыргызстанның Генераль консуллыгы ачылды. Консуллык тарафыннан Татарстан, Башкортстан, Мари Эл, Мордовия, Чувашия, Удмуртия һәм Ульяновск өлкәсе территорияләрендә эшчәнлек алып барыла. Эрик Бейшембиев генераль консул булып тора.
Дустанә мөнәсәбәтләр турындагы килешү көчәйтелгән уртак эшнең дәвамы булачак.
Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, Казан мэры Илсур Метшин эш сәфәре буенча Мәскәүгә китте. Шәһәр башлыгы форумда «Дөньядагы тәртип глобаль үзгәрешләр кичергән вакытта муниципаль дипломатия» темасына чыгыш ясады, шулай ук Минск һәм Бишкек шәһәрләре хезмәттәшләре белән бергә Мәскәүнең Ситуация үзәгендә һәм «ЗИЛАРТ» музеенда булды.
Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия «Россиянең көче – кече Ватанда» муниципаль форумы ел саен Россия президенты боерыгы буенча үткәрелә. Кече территорияләрне үстерү, җирле үзидарә һәм социаль активлык мәсьәләләре чараның төп темасы булып тора. Форум программасына пленар утырышлар, тематик сессияләр, түгәрәк өстәлләр һәм мастер-класслар кертелгән. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, форумда муниципаль хакимиятнең 7 меңгә якын вәкиле, экспертлар, төрле бергәлек вәкилләре катнаша. Чарада 350 дән артык чыгыш билгеләнгән, 100 дән артык эшлекле вакыйга үткәрелгән. Бүген – 21 апрельдә узачак Бөтенроссия «Хезмәт итү» премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы форумның финалы булачак.