Илсур Метшин «Казан. Күптөрлелектә бердәмлек» проекты белән Бөтенроссия «Хезмәт итү» муниципаль премиясе җиңүчесе булды. Татарстан башкаласы мэрына бүләкне Россия күләмендә уздырыла торган «Россиянең көче – кече Ватанда» дип аталган муниципаль форумда Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова тапшырды. Казаннан алынган проект быел Россиядә игълан ителгән Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан төп номинациягә әйләнгән «Россия халыклары бердәмлеге – ил көче» номинациясендә каралган.
Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова, Илсур Метшинга бүләк тапшырганда, илебезнең көче бердәмлектә һәм бер-беребезне хөрмәт итүдә, дип билгеләп үтте. «Хәзерге вакытта җирле үзидарә – ул бергә башкарыла торган эшләр, күмәк бәйрәмнәр аша, киләчәк турында кайгырту, дошманга каршы көрәш аша бердәмлек барлыкка килә торган урын. Бу гармония муниципаль берәмлекләрнең төп миссиясе һәм илебез бөеклегенең нигезе булып тора», – диде Татьяна Голикова.
«Казан. Күптөрлелектә бердәмлек» проекты шәһәрдә менә инде берничә ел дәвамында уңышлы гамәлгә ашырыла торган бай эчтәлекле эшчәнлек булып тора. Аның нигезендә мәдәни мирасны саклау, милләтара татулыкны ныгыту һәм Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен популярлаштыру буенча системалы эш алып барыла. Бүген Татарстан башкаласында 115 милләт вәкиле яши.
Бүләкне кабул итеп, Казан мэры Илсур Метшин милләтара татулыкның шәһәрнең төп байлыгы булуын ассызыклады.
«Башкалабыз һәм күпмилләтле Татарстан исеменнән әлеге премияне алу минем өчен бик зур дәрәҗә. Барыгызга да чиксез рәхмәтемне җиткерәм, мин бу сөенечле хәбәрне хезмәттәшләрем белән дә уртаклашам. Бүген – Муниципаль хезмәткәр көне, безнең һөнәри бәйрәмебез. 28 яшемдә Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев бүлмәсенә тәүге тапкыр аяк атлап кергәнемне бүгенгедәй хәтерлим. Ул миңа туган шәһәрем – Түбән Камага эшкә китәр алдыннан үзенең хәер-фатихасын бирде. Шунда ул миңа: «Безнең эштә иң мөһиме – милләтара татулык һәм милләтара тынычлык. Зинһар, аны сакла! Синең туган шәһәрең барлык милләтләр һәм халык вәкилләре өчен туган йортларына әйләнсен», – дигән бик мәгънәле фикер җиткерде. Түбән Камада сигез ел һәм Казан мэры вазифасында 21 ел эшләү дәверендә мин, республика рәисе җитәкчелегендә, барлык милләтләр һәм милләт вәкилләре өчен Казаныбызны туган йортка әйләндерү буенча көчтән килгәннең барын да эшлим. Бу безнең иң зур байлыгыбыз!» – диде Казан мэры Илсур Метшин.
«Казан. Күптөрлелектә бердәмлек» проекты Татарстан Республикасы башкаласында берничә ел гамәлгә ашырыла һәм ул төрле милли проектларда чагылыш таба. Әйтик, «Байтирәк» проекты шәһәр халкын, башкала кунакларын Идел буе халыкларының гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыра, «Итиль» фестивале төрле төбәкләрдән килгән музыкантлар, дизайнерлар, җырчылар һәм театр эшлеклеләре арасында иҗади әңгәмә өчен заманча мәйданчык булып тора.
Мэрия балконнарында уздырыла торган театральләштерелгән «Казан тавышлары» чарасы елның иң матур вакыйгаларының берсе булып тора. Ул инде бишенче ел рәттән Кремль урамына меңләгән тамашачыны җыя. Биредә рус һәм татар телләрендә классик язучыларның, бүгенге көн авторларының әсәрләре яңгырый.
Җәй көне Кабан күле буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты уздырыла. Чарада теләгән һәр кеше профессиональ биючеләр белән бергә татар халкының төп бию хәрәкәтләренә өйрәнә. Кичке халык уеннары һәм җанлы музыка Кабан күле буенда үзенчәлекле бәйрәм рухын тудыра.
Дәресләр татар телендә алып барыла һәм туган телне җиңел, табигый үзләштереп була торган тел мохите булдырылган «Апуш» татар балалар театр студиясе аерым урын алып тора. «Әминә» мультсериалы да популярлык казанды, аның ярдәмендә балалар татар телендәге яңа сүзләрне һәм җырларны кызыксынып өйрәнә. «Гәүһәр» проектында профессиональ артистлар укучыларны халык уен коралларында уйнарга һәм милли бию хәрәкәтләренә өйрәтә.
Тәкъдим ителгән номинациядә Казан
мэры белән бергә 10 финалга чыгучыны игълан иттеләр. «Левашинск җирендәге
халыклар дуслыгы» проектына икенче урын бирелде. Проект җитәкчесе буларак Дагыстан
Республикасының «Левашинск районы» муниципаль районы администрациясе башлыгының
беренче урынбасары Абдусалам Дибиров чыгыш ясады. Өченче урынга «Георгиевский» муниципаль
берәмлеге башлыгы Виталий Жолдасов җитәкчелегендәге «Муниципаль милләтара һәм динара
«ЗОВ ЗЕМЛИ» татулык үзәге» проекты лаек булды.
Бөтенроссия «Хезмәт итү» муниципаль премиясе – ул Россия муниципаль җәмәгатьчелеге вәкилләре өчен ел саен бирелә торган бүләк. Чарада, гадәттәгечә, Җирле үзидарә көне уңаеннан муниципаль берәмлекләр үсешенә һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга зур өлеш керткән дәүләт хезмәткәрләрен билгеләп үтәләр.
Быел «Хезмәт итү» премиясенә муниципаль берәмлек башлыкларыннан, муниципаль хезмәткәрләрдән, администрация һәм муниципаль оешма хезмәткәрләреннән, җирле депутатлардан, муниципаль берәмлекләр советы хезмәткәрләреннән һәм җирле үзидарәнең башка вәкилләреннән узган елга караганда 1,5 тапкырга күбрәк – 63 меңнән артык гариза тапшырылган.
Иң яхшы проектларны 11 номинация буенча сайлап алганнар.
Гаризаларны карап чыкканнан соң, иң яхшы 110 тәкъдим – һәр номинация буенча 10 проект сайлап алынган. Шуннан соң халык тарафыннан тавыш бирү юлы белән иң яхшы 40 катнашучы билгеләнгән. Алар бүген җиңүче һәм премия лауреатлары буларак танылды.
Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, Казан мэры Илсур Метшин эш сәфәре буенча Мәскәүгә китте. Шәһәр башлыгы форумда «Дөньядагы тәртип глобаль үзгәрешләр кичергән вакытта муниципаль дипломатия» темасына чыгыш ясады, Казан белән Бишкек арасында кардәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру турында килешүгә имза куйды, шулай ук Минск һәм Бишкек шәһәрләре хезмәттәшләре белән бергә Мәскәүнең Ситуация үзәгендә һәм «ЗИЛАРТ» музеенда булды.