Казанның Яңа Савин районында, Кремль каршында, «Яр Парк» дип аталган күпфункцияле комплекс барлыкка киләчәк. Kravt h&h төзүче ширкәте әлеге проектны «Сити 3.0» дип тәкъдим итә, план буенча ул эшлекле инфраструктураны, премиум классындагы торак һәм бизнес бинаны, шулай ук киң ял итү зоналарын берләштерәчәк. Комплексның архитектура концепциясен бүген «Урам» экстрим-паркында шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларына тәкъдир иттеләр. Очрашуда Казан мэры Илсур Метшин, Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, Kravt hotel & homes компаниясенә нигез салучы һәм генераль директоры Валерий Кравцун катнашты.
И.Метшин: «Без инвестицияләр җәлеп итү буенча илебездә лидерларның берсенә әйләндек»
Сибгат Хәким һәм Абдулла Бичурин урамнары кисешкән районда 11 гектардан артык мәйданлы комплекс концепциясе «Шәһәр эчендә шәһәр» буларак әзерләнгән, анда торак, эшлекле һәм иҗтимагый функцияләр берләштереләчәк. Проектның төп максаты – шәһәрнең тарихи үзәгеннән читтә яңа иҗтимагый һәм эшлекле үзәк булдыру, бизнес һәм туризм өчен яңа җәлеп итү ноктасын төзү.
Казан мэры Илсур Метшин Казанның меңьеллыгын бәйрәм иткәннән соң, шәһәргә яңа тормыш бүләк итү теләге тууын искә төшерде: «Мин шул вакытта ук инде ирешкән казанышларыбызга таянып, шәһәргә яңа үсеш бирергә теләгәнемне яхшы хәтерлим. Әмма ул вакытта без шәһәребезне архитектура буенча гомумән башка бер шәһәр белән дә чагыштырмадык – Мәскәү беренче адымнарын ясый гына башлаган иде, форумнар уздырды, ә төбәк башкалалары бөтенләй катнашмады. Безнең өчен шәһәр үсешенең күрсәткече беренче маркалы кибетләрнең барлыкка килүе һәм рестораннар ачылуы иде. Мин әле дә эре компанияләрнең бусагаларын таптаганымны, һәм аларның минем фикерләремне һәм тәкъдимнәремне кире какканнарын хәтерлим. Безнең шәһәр инвестицияләр буенча чиратның иң азагында – алтынчы урында иде. Мин Казаныбыз өчен бик көендем, һәм аны беренче өчлеккә булса да чыгарасым килде. Шуңа күрә без үзгәрешләрне гамәлгә ашыра башладык, күп эшләдек. Көн саен иртән вәзгыятьне тагын ничек уңай якка үзгәртергә, нинди яңа чишелешләр табарга дигән фикер белән уяна идек».
StartFragment
Казан мэры республика җитәкчелеге тарафыннан даими ярдәмнең мөһимлеген искәртте, шуның нәтиҗәсендә халыкара архитектура тәҗрибәләрен гамәлгә кертү мөмкин булды.
«20 елга якын вакыт эчендә без шәһәр төзелеше сәясәтендә бик зур юл уздык, һәм мин Казанның архитектура күренешенә һәм инфраструктурасына зур игътибар биргән Рәисебезгә рәхмәтлемен. Әле бер-ике ел элек без төзүчеләргә уңайлы мохит булдырырга тәкъдим иткәндә, алар бары тик кул селтәйләр иде. Ә бүген без «Сити 3.0» концепциясе турында фикер алышабыз. Ике дистә ел эчендә без архитектура бергәлеге белән бергә зур казанышларга ирештек, күп эшләр башкардык, тәҗрибә тупладык, хәзер дә бу өлкәдә иҗат итүне дәвам итәбез. Без инвестицияләр җәлеп итү буенча илебездә лидерларның берсенә әйләндек. Проектның башында кушылган инвесторлар үз файдасын алачак. Бу бик матур урын: өченче каттан ук Кремль, Казансу, Идел елгалары һәм шәһәр киңлекләре күренә. Без бу проектны бик озак әзерләдек. Аны кешеләр өчен төзибез, бәясе турында гына түгел, ә кыйммәте турында да уйлыйбыз – уңайлылыкның яңа дәрәҗәсен булдырабыз. Биредә күчемсез милек сатып алырга теләүчеләр күп булачак, Татарстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә кызыксынучылар булачак. Бу проект, Яңа Порт, Кабан күлендәге булачак туристлык кластеры һәм Казанның башка әһәмиятле урыннары белән беррәттән, башкалабыз өчен күп гасырлар буена мигъмарият өлкәсендә яңалык булып калачак», – диде Илсур Метшин.
StartFragment
Проектны әзерләүче команда Казан урбанистикасының барлык төп нигезләрен исәпкә алды
Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина «Яр Парк» командасының комплексны проектлауга карашын югары бәяләде.
Участок шәһәр төзелеше өчен әһәмиятле урында урнашкан, шуңа күрә проект авторларына халыкара конкурс аша җитди сайлап алу узарга һәм эшкә танылган архитекторларны җәлеп итәргә туры килгән. Яр буен үстерү фикеренә аерым игътибар бирелде: Казансу буендагы барлык объектлар озын бер яр буена берләштерелергә тиеш.
StartFragment
Казанда заманча шәһәр төзелешенең төп нигезе – яшеллекне саклау. Проектлаучылар комплексны киләчәктә барлыкка киләчәк парк схемасына аһәңле рәвештә урнаштырганнар, яңа биналар елганың уң ярындагы буш участокта төзеләчәк.
«Гүзәл Казаныбыз көннән-көн матурая, үсә, килешәсездер. Шәһәр инфраструктурасының һәр элементы болай гына барлыкка килми – җентекләп уйланыла. Валерий Кравцун командасы безнең белән әңгәмә корды, шәһәребез турында фикеребезне аңларга тырышты», – дип билгеләде Илсөяр Төхвәтуллина.
StartFragment
Фаик Таһировның графикасы, төзекләндерелгән яр буе һәм 2 меңгә якын фатир: «Яр паркы» нинди булачак
Kravt h&h генераль директоры Валерий Кравцун әлеге комплекс турында идея Татарстанда шәхси эш тәҗрибәсеннән һәм дөньякүләм гамәлгә ашырылган урбанистик проектларны өйрәнүдән барлыкка килүе турында сөйләде.
«Мин Казанга беренче тапкыр ун ел чамасы элек килгәч, үземнең бөтен эшкуарлык мөмкинлекләремне нәкъ менә монда гамәлгә ашырырга телим дигән карарга килдем. Аннары шәһәрнең төрле районнарында яшәп карадым һәм Казанның чыннан да хыяллар шәһәре икәнен аңладым. Озак вакыт мин дөньяның иң яхшы тәҗрибәләрен өйрәнеп йөрдем, шуңа күрә күпфункцияле комплексларның заманча тормыш өчен уңайлы мохит булуына ышанам. «Яр Парк» – минем зур хыялым. Бу – шәһәрне тулысынча үзгәртәчәк һәм Казанның киләчәгенә уңай тәэсир итәчәк проект. Республика рәисе һәм Казан мэры ярдәме, шулай ук талантлы архитекторлар һәм дизайнерларның бергә аңлашып эшләве белән бу хыял чынга ашачак», – дип сөйләде Валерий Кравцун.
StartFragment
Комплекс 71 метрдан 119 метрга кадәр биеклектәге ун торак манарадан торачак. Аларда барлыгы 2 меңгә якын фатир булачак дип планлаштырылган. Яшәүчеләргә хезмәт күрсәтүне Kravt hotel & homes операторы үз өстенә алачак. Торактан тыш, проектка А+ класслы офислар, 5 йолдызлы кунакханә, конгресс-үзәк, сәүдә үзәге, фитнес-клуб һәм балалар ял итү үзәге керә. Инфраструктураны велосипед юллары, балалар мәйданчыклары һәм сәнгать объектлары белән тулыландырачаклар.
«Яр парк»ның төп үзенчәлекләреннән берсе – ял итү өчен шартлар тудыру. 90 мең кв.м тирәсе территория төзекләндерүгә бирелгән. 1 км озынлыктагы төзекләндерелгән яр буенда 60 причал урыны әзерләнәчәк, ул бүген «Казан – судагы шәһәр» программасы кысаларында төзелә торган яхта инфраструктурасының өстәмә элементы булачак.
Шулай ук проект буенча танылган француз архитекторы Мишель Пена тарафыннан уйланылган Офыклар паркы (Парк Горизонтов) төзеләчәк. Төньяк өлешендә, Сибгать Хәким урамы буйлап, алма бакчасы, ясалма калкулыклар, күл һәм таш һәм мүкләрдән түшәлгән, эре наратлар һәм ылыслы куаклар утыртылган сукмаклар барлыкка киләчәк.
Проектның бизәлешендә милли мохитне заманча стильдә тәкъдим итәчәкләр. Фасадлар һәм иҗтимагый киңлекләр дизайнында татар орнаменты чагылыш тапкан, һәм Зилант сурәте кулланылачак. Конгресс-үзәк интерьерлары Казан рәссамы Фаик Таһировның авангард графикасы белән рухландырылган. Манараларның пыяла фасадлары биналарны әйләнә-тирә ландшафтка туры китертү теләге белән проектланган. Күпфункцияле комплекс проектын төзү белән илнең иң танылган архитекторларының берсе, «Sergey Skuratov Architects» остаханәсенә нигез салучы һәм иҗади җитәкчесе Сергей Скуратов шөгыльләнгән.
EndFragment
EndFragment
EndFragment
EndFragment
EndFragment
EndFragment