Казан мэры Илсур Метшин шәһәр халкын Халыкара гаилә көне белән котлады. Бәйрәм бүген, 15 майда билгеләп үтелә.
«Хөрмәтле казанлылар! Сезне чын күңелдән Халыкара гаилә көне белән котлыйм!
Һәр кешенең тормышында төп таяныч, мөһим кыйммәт, бетмәс җылылык һәм илһам чыганагы булган, киләчәк тормышы өчен кайгырган һәм җаваплы булган, иң якты һәм ихлас хисләр тудырган урын ул – гаилә.
Тормышыбызның беренче мизгелләреннән үк якыннарыбыз безне мәхәббәткә, ярдәмләшүгә һәм үзара аңлашуга, кичерә белергә, бер-беребез турында кайгыртырга, бергәләп авырлыкларны җиңәргә һәм җиңүләргә шатланырга өйрәтә. Казан үзенең данлыклы гаилә традицияләре белән хаклы рәвештә горурлана. Алар, күзгә күренми торган җепләр кебек, әти һәм бала, бабай һәм онык буыннарын нык бәйлиләр.
Һәр ныклы бәхетле гаилә – бердәм гаилә булып яшәгән шәһәребезнең төп өлеше. Игелекле, бердәм һәм киң күңелле булуыгыз өчен, башкалабызга хас булган аерым бер уңайлылык һәм җылылык мохитен саклаганыгыз өчен рәхмәт белдерәм.
Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Өйләрегездә һәрвакыт аңлашу, үзара ихтирам, тынычлык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен, ә гаилә учагыгыз йортыгызны җылытып торсын.
Бәйрәм белән, кадерле казанлылар!», – диелә котлауда.