Казанда юлларны капиталь төзекләндерү эшләре
башланды. Бу елгы сезонда эш планы буенча урам-юл челтәренең шәһәрнең барлык районнарына,
торак массивларына һәм бистәләренә караган 160 участогы норматив хәлгә
китерелергә тиеш. Восстание урамы бу елгы төп объектларның берсе булып тора.
Биредә төзекләндерү эшләре 1,8 чакрымга сузылган юл өлешендә алып барыла. Васильченко
урамыннан Ибраһимов проспектына кадәрге участокта эшләрнең барышын Казан мэры
Илсур Метшин тикшерде.
«Икътисади
вәзгыятьнең шактый катлаулы булуына карамастан, Казанда узган ел гамәлгә
кертелгән инфраструктура программаларының барысы да хәзерге вакытта дәвам итә.
Моның өчен федераль программаларга, федераль хөкүмәткә һәм республикабыз
хөкүмәтенә ихластан рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Казанда юлларны төзекләндерү
эшләре башланып китте, бистәләрне һәм бакчачылык ширкәтләрен дә кертеп, шәһәрнең
барлык районнарына кагылышлы 160 юл участогы капиталь төзекләндереләчәк, – диде
Казан мэры Илсур Метшин. – Юллардан тыш, барлык эш төрләре – тротуарлар,
коймалар, яктырту җайланмалары, светофорлар буенча да без куркынычсызлык
мәсьәләләренә игътибар итәчәкбез. Болар бар да кирәкле чараларның тулы җыелмасы
санала, алар ярдәмендә без юллардагы куркынычсызлыкны арттыра алачакбыз. Болар
– безнең шәһәребезнең уңайлылык һәм төзек булу күрсәткечләре».
Восстание урамында – Васильченко
урамыннан Ибраһимов проспектына кадәр 1,8 чакрымга сузылган юл өлешендә
төзекләндерү эшләре барышында 63,4 мең квадрат метрдан артык юл һәм 15,4 мең
квадрат метр тирәсе тротуар яңартылачак, шулай ук юл кырыйларына 11,3 мең метр
махсус күтәрткеч таш куелачак.
«Восстание урамындагы әлеге юл
чаты бик күп транспорт йөрү нәтиҗәсендә зыян күргән һәм тиз арада
төзекләндерелергә тиешле урыннарның берсе: монда юллар чокырланган, тротуарлар
инде күптәннән төзекләндерүгә мохтаҗ. Күрше йортларда яшәүчеләр үтенече буенча
монда яшеллек артачак, агачлар утыртылачак», – дип сөйләде шәһәр башлыгы.
Хәзерге вакытта подрядчы оешма
тузган асфальт өслекне кырдырып алган һәм яңа асфальт-бетон катламын җәю өчен
кирәкле тигезләү чараларын тәмамлаган. Бордюрларны урнаштыру эшләренең 50%-ы,
тротуарларны төзекләндерү эшләренең 40%-ы башкарылган. Объект тулаем алганда
30–40% тирәсе төзекләндерелгән дип бәяләнә. Эшләрне тулысынча июнь урталарына
тәмамларга ниятлиләр.
2026 елда Казанда юлларны төзекләндерү
эшләре берничә программа ярдәмендә алып барыла. Илкүләм «Тормыш өчен инфраструктура»
проекты буенча гомуми озынлыгы 7,5 чакрымга сузылган 14 юл өлеше һәм күперләр
төзекләндереләчәк. Бүгенге көндә әлеге программа нигезендә башкарылган эшләр
күләме 36% дип санала. Гомуми озынлыгы 40 чакрым тирәсе булган тагын 32 юл
өлеше тузган өслекләрне төзекләндерү программасы ярдәмендә яңартыла – монда
эшләр 17%-ка үтәлгән.
Моннан тыш, башкаланың торак
массивларында, квартал эчендәге машина юлларында һәм урам-юл челтәре
объектларында юлларны төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Параллель рәвештә хәрәкәт
иминлеген арттыру чараларына да игътибар бирелә: яңа юл билгеләре, коймалар,
светофорлар һәм җәяүлеләр өчен проекцияле кичүләр урнаштырыла. Программага
шулай ук тышкы яктырту җайланмаларын урнаштыру, юлга билгеләр сызу, чокырларны ямау
һәм яңгыр сулары канализациясен яңарту эшләре кертелгән. Май уртасына кадәр
җыелган мәгълүматларга караганда, чокырларны ямау – 77,5%-ка, юл билгеләр сызу
эше 32%-ка башкарылган.
Гомумән алганда, быел юл
төзелешенә һәм капиталь төзекләндерү эшләренә 20 миллиард сумнан артык акча бүлеп
бирелгән.
Исегезгә төшерәбез, узган ел
Казанда гомуми мәйданы 2 миллион квадрат метрдан артык 250 юл өлеше
төзекләндерелгән. Болак ермагы аша Кави Нәҗми урамындагы күпер һәм Достоевский
урамындагы юл үткәргеч норматив хәлгә китерелгән, Краснококшайск һәм Мәүлетов
урамнарында җәяүлеләр өчен яңа кичүләр төзелгән, Җиңү проспектыннан Оренбург
трактына чыгу юлы киңәйтелгән. Бистәләргә аерым игътибар бирелгән – узган ел 19
чакрымнан артык озынлыкта 102 урам төзекләндерелгән һәм меңнән артык энергия
саклый торган яктырту җайланмасы куелган.