Бүген,
Республика көнендә, Россия Герое, СССРның атказанган штурман-сынаучысы, Казанда
туган Леонид Поповка мемориаль такта ачу тантанасы булды. Тантанада Россия
Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, Татарстан Премьер-министры
Алексей Песошин, шулай ук Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Такта Карл Маркс урамы, 10 йорт адресы буенча
1957–1963 елларда Леонид Попов укыган Казан илкүләм тикшеренү технология
университеты-Казан авиация институты бинасының алгы ягына урнаштырылды, дип
хәбәр итә Татарстан Республикасы хөкүмәте матбугат хезмәте.
Дмитрий Чернышенко татарстанлыларны Республика һәм
Казан шәһәре көне белән котлады. Россия Федерациясе вице-премьеры Леонид
Степанович Поповның казанышларын, рекордларын санап чыкты. Легендар
штурман-сынаучы совет кешеләре арасында беренчеләрдән булып данлыклы МиГ-31
һава корабында сәгатенә 3500 чакрым тизлек белән очып, тарихка кереп кала.
Төньяк полюсны беренче тапкыр хәрби очкычта кисеп үтә, дистәләгән самолет,
вертолетларны сынауда катнаша, күп тапкыр файдаланыла торган космик «Буран»
корабының идарә итү системасын сынаучы була.
«Леонид Степанович Попов күк йөзе белән илһамланып
яшәгән, бөтен гомерен ил авиациясе үсешенә багышлаган кеше. Ул әле тагы авиация
өлкәсендәге тулы бер буынга яхшы остаз була, яшьләргә үзенең бай тәҗрибәсен
тапшырып калдыра. Безнең мемориалны нәкъ менә шушы урында ачуыбыз юкка гына
түгел. Чөнки Леонид Степанович Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү
технология университетында белем алган шәхес. Биредә аның остазлык традицияләре
изге итеп саклана. Әлбәттә, без галәм киңлекләрен колачлаган затның техника
үсешендәге казанышларына, остазлык эшләренә тап төшермәскә, бу юнәлештәге
эшчәнлекне югары дәрәҗәдә дәвам итәргә тиеш. Бүген югары уку йорты илкүләм
«Яшьләр һәм балалар» проектында актив катнаша, «Приоритет-2030», «Алдынгы
инженерлык мәктәпләре» кебек программалар буенча лидерларның берсе булып тора,
авиация тармагы үсешенә дә, иң мөһиме, ил буенча технология өлкәсендә зур
уңышларга ирешүгә сизелерлек өлеш кертә. Бу безнең президент Владимир
Владимирович Путин куйган илкүләм максат», – дип билгеләп үтте Дмитрий
Чернышенко.
Ул мемориаль такта ачулары өчен югары уку йортына һәм Татарстан
Республикасына рәхмәт сүзләре җиткерде. Заманының чын каһарманы булган, ил
язмышы өчен янып яшәгән гаять талантлы Леонид Поповның студентларны
рухландырачагына ышаныч белдерде.
Татарстан Республикасы премьер-министры Леонид Поповның 80 төрле самолет
һәм вертолетны сынауларда катнашуын, илнең оборона сәләтен ныгытуга ярдәм итүен
ассызыклады. «Бүген без күпләр өчен үрнәк булган, тормышы илебез тарихының бер
өлешенә әйләнгән ватан Героен, батырлык өлгесен, намуслы кешене хөрмәтлибез. Бу
югары квалификацияле эшчәнлек булу белән бергә, илебездәге авиация техникасын
үстерү һәм камилләштерү юлында үз гомереңне кызганмый эшләү үрнәге дә. Леонид
Степанович кебек кешеләр яшь белгечләрне, студентларыбызны, чыгарылыш
укучыларын һөнәри казанышларга, эшкә бирелгәнлеккә рухландырырга тиеш», – диде
Алексей Песошин.
Чарада шулай ук Казан илкүләм тикшеренү технология университеты-Казан
авиация институты ректоры Кирилл Охоткин, штурман-сынаучының кызы Надежда
Попова чыгыш ясады. Әтисенең шулай ук актив басма эшчәнлеге алып баруын һәм
университет белән элемтәдә торуын сөйләде. Ул китапларның берсен, аның саклагыч
гермошлемы һәм фотосурәте белән бергә, югары уку йорты музеена тапшырды.
Тантана ахырында мемориаль тактага чәчәкләр салдылар.