
Бүген Казанда, Фатыйх Әмирхан урамындагы бер ишегалдында зур бәйрәм узды. Биредә «Безнең ишегалды» программасы тәмамланганнан соң, бөтен киңлек «Идел буе халыклары әкиятләре» дигән бердәм темага нигезләнеп үзгәртелде. Кечкенә күле, балалар һәм спорт мәйданчыклары, ишегалды бакчасы һәм этләр йөртү өчен махсус урыны булган әлеге яңартылган биләмәне карарга мәртәбәле кунаклар килде. Ишегалдын Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин һәм Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев карап чыкты.
«Кадерле казанлылар, бәйрәм кунаклары! Бу кояшлы көндә сезне Шәһәр көне һәм яраткан Республикабыз көне белән котларга рөхсәт итегез! Барыгызга да аяз, кояшлы, тыныч күк йөзе телим. Күңелегездә һәм йөрәгегездә һәрвакыт бәйрәм булсын, өегездән аш-су, иминлек һәм бәрәкәт өзелмәсен, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз сезне һәрвакыт сөендереп торсын. Мин премьер-министрыбыз аша Республикабыз рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге барлык командага олы рәхмәтемне җиткерәсем килә», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы «Безнең ишегалды» программасының 2020 елда башланып китүен искә төшерде. Бу программа ярдәмендә агымдагы елда гына да Казанда 420 йорт ишегалдын тәртипкә китерәләр. Фатыйх Әмирхан урамындагы менә шушы төзекләндерелгән йортлар ишегалдында 2,3 меңгә якын кеше яши.
Республика һәм Шәһәр көне белән халыкны Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин да котлады: «Кадерле казанлылар! Бүген бу бәйрәмне зур мәйданнарда һәм концерт залларында гына түгел, ә менә шундый төзекләндерелгән ишегалларында каршы алу яхшы гадәткә әйләнде. Чөнки ишегалды – ул туган җиргә, үз төбәгеңә булган мәхәббәт башлана торган урын. Ишегалларын яңартуда халыкның үзенең дә актив катнашуы тирән әһәмияткә ия. Кадерле дуслар! Сезне тагын бер кат бүгенге бәйрәмнәр – Республика көне һәм Казан шәһәре көне белән котлыйм!».
Программа эшләгәннән бирле республиканың барлык районнарында һәм шәһәрләрендә 600дән артык ишегалды яңартылды, аларда бер миллион ярымнан артык кеше гомер итә.
«Мин бу биләмәне төзекләндерүгә идарә итүче компаниянең зур өлеш кертүен ассызыклап узарга телим. Бергәләп эшләгән эшнең нәтиҗәсе күз алдында: ишегалды сыйфатлы итеп яңартылган, балалар өчен зур уен урыны ясалган, спорт мәйданчыгы тулысынча яңарган, биредәге күл тирәсе тәртипкә китерелгән. Төзүчеләрнең хезмәтен һәм бу эшкә керткән үз өлешегезне тиешенчә бәяләрсез, әлеге урынны һәрвакыт чиста һәм тәртиптә тотарсыз дип ышанам. Бу иҗтимагый киңлекне кызыклы, эчтәлекле чаралар белән тулып торуы, күршеләрнең бердәмлек һәм бергәлек урынына әйләнүе бик мөһим», – дип тәмамлады үз сүзен Алексей Песошин.
Чыгышлардан соң Татарстан Республикасы премьер-министры һәм Казан мэры яшәүчеләргә Татарстан Республикасының электрон Мактау тактасына кертелү турындагы таныклыкларны тапшырды.
2,3 мең казанлы өчен яңа ишегалды: биредә нәрсәләр үзгәрде?
Төзекләндерү эшләре Фатыйх Әмирхан урамындагы 77, 79, 81, 83, 85 нче йортлар һәм Маршал Чуйков урамындагы 37 нче йорт ишегалларын үз эченә алды. 2,3 меңнән артык кеше яшәүче 34,7 мең квадрат метр мәйданлы биләмәдә зур балалар мәйданчыгы, спорт зоналары, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус урын, этләр йөртү мәйданчыгы, ишегалды бакчасы һәм күл тирәли җәяү йөрү урыны барлыкка килде.
Проектны эшләүне башлаганда ук биләмәнең халык өчен гадәти булган барлык үзенчәлекләрен – күлне, күптәннән салынган җәяүлеләр сукмакларын һәм әкият геройларының агач фигураларын саклап калдылар.
Эшләр барышында күлне чүп үләннәреннән арындырдылар, яр буендагы куакларны кистеләр, су өслеген чүп-чардан чистарттылар. Шулай ук биредә пирс салынды, аңа ярымай формасындагы яктырткыч урнаштырылды.
Сулык буйлап җәяүлеләр өчен уңайлы юл җәелде, утлар куелды.
Яр буе зонасының бизәлеше дә тулысынча үзгәрде. Яр битләрен ныгыту өчен тал агачлары, суга якынрак урыннарда тал яфраклы мәрхәм һәм кылыч уты утыртылды. Ә су тиешенчә кислород белән тулылансын һәм җәй көне торгынлык килеп чыкмасын өчен, күл уртасына йөзүче фонтан-аэратор урнаштырылды.
Ишегалдында әкият дөньясы: бина диварларындагы сурәтләр һәм махсус сыннар
Күл һәм биләмәнең үзенчәлекләре «Идел буе халыклары әкиятләре» дигән бердәм бизәлешкә нигез булган. Әкият мотивлары йорт диварларындагы зур сурәтләрдә, мәгълүмат такталарында, электр будкасында һәм ишегалдының башка урыннарында чагыла.
Яңа бизәлештә биредә 2013 елда ук пәйда булган бетон сыннар аерым урын алды. Ишегалдында Йомры икмәк, Убырлы карчык, аю, төлке, бүре һәм куян сыннары яңартылды.
«Бу сыннарны без ишегалдында ук төзекләндердек. Башта аларны чистарттык, чөнки кайбер урыннарда гөмбәчекләр һәм башка пычраклар барлыкка килгән иде. Гомумән алганда, алар шактый яхшы хәлдә сакланган. Буявы уңып, бетон үзе күренеп торган урыннар, кечкенә ярыклар бар иде. Без моның барысын чистарттык, тигезләдек, сыладык, аннары сыннарның элеккеге фотосурәтләренә карап, яңадан буядык һәм өстәмә рәвештә, озаграк саклансын өчен, лак белән капладык», – дип аңлата рәссам Никита Маркин.
Әкият дөньясы юнәлешенең дәвамы булып рәссамнар Никита Маркин һәм Дмитрий Юртаев ясаган тышкы дивар сүрәтләре тормышка ашты. Төп эш Олы Чуйково күленә карап торган 81 нче йортның ян диварында урнаштырылган. Анда су өстенә кәгазь көймә төшерүче малай сурәтләнгән. Бу сурәт балачак һәм күл турындагы якты истәлекләр белән бәйле.
«Без бик күп үрнәкләрне карадык. Биредә су күп булгач, билгеле, су темасына бәйләнеш бар иде, әкият сюжетларын да уйладык. Нәтиҗәдә, гади һәм һәркемгә аңлаешлы балачак образына тукталдык – малай күл буенда утыра һәм көймә җибәрә. Бу – балачак һәм турыдан-туры шушы урын белән бәйле хис-тойгылар. Янәшәдәге ике сурәт төп дивардагы табигать күренешенең дәвамы булып тора, шуңа күрә барлык эш бердәм өч өлешле сүрәт кебек кабул ителә. Ул рәсемне берьюлы берничә йорт диварына киңәйтергә һәм күренешне тагын да күләмлерәк итәргә мөмкинлек бирә», – дип сөйли рәссам Никита Маркин.
Тагын бер сюжет ишегалды эчендә, күл янындагы электр будкасы диварында пәйда булды. Биредә рәссамнар Су кызы образына мөрәҗәгать иткән – бу персонаж төрле халыкларның фольклорында очрый. Әмма монда аны ниндидер билгеле бер әкияткә бәйләп ясамадылар, рәссамнар Су кызы образын үзләренчә күрсәттеләр.
Дүрт балалар мәйданчыгы һәм махсус ял зонасы
Балалар киңлегенә аерым игътибар бирелде. Ишегалдында төрле яшьтәге балалар өчен дүрт мәйданчык ясалды. Шуларның берсенең үзәгендә өч дәрәҗәле таучыклар, баскычлар, таганнар, тоннельләр, үрмәләү җиһазлары, шулай ук үрмәкүч җебе сыман үрелгән челтәрле зур уен корылмасы тора. Нәни балалар өчен аерым уен модульләре, селкенгечләр, комлыклар һәм махсус бизәлгән тупланмалар каралган.
Тагын бер мәйданчык сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ихтыяҗларын исәпкә алып җиһазландырылган. Ул «Игелекле Казан» проекты белән берлектә тормышка ашырылган. Биредә тотып карау, тою һәм тавыш аша аралашу өчен махсус уен элементлары каралган. Мәйданчыкта куркынычсызлык таләпләренә туры килә торган өслек түшәлгән, махсус уен корылмалары урнаштырылган һәм аларга уңайлы килү юллары ясалган. Янәшәдә урам музыка уен кораллары куелган тавыш зонасы барлыкка килгән, анда балалар аваз һәм такт кагышларын үзләренчә сынап карый ала.
Биләмә проектын эшләгәндә әлеге урынны аерымланган зона түгел, ә бөтен балалар мәйданчыгының бер өлеше итәргә тырышканнар.
Яшүсмерләр һәм өлкәннәр өчен ишегалдында спорт мәйданчыгы булдырылган. Биредә урам тренажерлары, өстәл теннисы һәм текбол урыннары урнашкан. Шуннан тыш, футбол һәм баскетбол уйнау өчен резин өслекле күпфункцияле спорт мәйданчыгы барлыкка килгән. Спорт зонасын ишегалдының калган өлешеннән аеру өчен, аны койма белән әйләндереп алганнар.
Дәүләт стандартларына туры китереп: дүрт аяклы дуслар өчен аерым киңлек
Төзекләндерү барышында йорт хайваннары асраучыларның да мәнфәгатьләрен исәпкә алырга тырышканнар. Биләмәдә этләрне йөртү һәм өйрәтү өчен аерым мәйданчык барлыкка килгән. Ул этләр белән шөгыльләнү өчен махсус тоннельләр, киртәләр һәм күп дәрәҗәле корылмалар белән җиһазландырылган. Эт хуҗалары өчен биредә ял тәнәфесе ала торган ачык күшәк каралган. Мәйданчык барлык дәүләт стандартларына туры китереп эшләнгән.
Яңартылган ишегалдының тагын бер өлеше булып биек итеп ясалган түтәлләр тора. Аларны элек яшәүчеләр үз белдеге белән кечкенә чәчәклекләр ясаган урында урнаштырганнар. Биредә яшелчәләр һәм чәчәкләр үстереләчәк, ә үсемлекләрне йортларда яшәүчеләр генә түгел, ә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә караячак – әлеге киңлекне «Яшел адымнар» проекты кысаларында шөгыльләр уздыру өчен кулланырга планлаштыралар.
Шулай итеп, ишегалдындагы түтәлләр белем бирү мохитенең бер өлешенә әйләнәчәк: балалар үсемлекләрнең ничек үсүен күзәтә, аларны үзләре карый һәм бакчачылык нигезләре белән таныша алачак. Үсемлекләрне карауны уңайлы итү өчен, идарә итүче компания биредә өстәмә су сибү системасы да урнаштырган.
Ишегалдының яшеллек дөньясы да яңа сулыш алды. Биләмәдә барлыгы 319 агач һәм 2 932 куак утыртылды. Яңа үсемлекләр җәяү йөрү юлларын, ял мәйданчыкларын һәм күл тирәсен тагын да ямьләндереп җибәрде.
Моннан тыш, гомуми мәйданы 10 902 квадрат метр булган юллар төзекләндерелде, йортларның керү төркемнәре яңартылды һәм яңа урам утлары урнаштырылды. Ишегалдында барлыгы алты метр биеклектәге 74 яктырткыч баганасы пәйда булды.
Эшләрнең бер өлешен идарә итүче компания үз акчасына башкарган. Алар өстәмә рәвештә этләр мәйданчыгының коймасын куйдылар, спорт мәйданчыкларына резин өслек түшәп, коймалар белән әйләндереп алдылар, су сибү системасын урнаштырдылар, йортка керү төркемнәрен тәртипкә китерделәр, әкият сыннарын төзекләндерлделәр, пирсны яңарттылар, кечкенә бакча оештырдылар, суны һавалаштыргыч куеп, йорт диварына зур сурәт ясадылар.
Искәртеп узабыз, Казанда «Безнең ишегалды» программасы буенча быел 100 мең кеше яшәүче 420 йортның ишегалды яңартыла. Төзекләндерелә торган биләмәләрнең мәйданы 600 мең квадрат метрдан артып китәчәк.
2025 елда 600 мең квадрат метр мәйданда 466 ишегалды төзекләндерелгән иде. Быелгы эшләрне дә исәпкә алып, әлеге программа кысаларында 3172 йортның биләмәсе заманча төс алачак. Бу – 4,2 миллион квадрат метрдан артык алыштырылган асфальт дигән сүз. Төзекләндерү эшләре нәтиҗәсендә 700 меңгә якын кешенең тормышы яхшырачак.