26 сентябрьдә Казанда Бөтенроссия йөгереш көненә багышланган «Милләтләр кроссы» оештырыла. Йөгерешкә әзерлек турында аппарат киңәшмәсендә Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итте.
«Бездә Казанның һәр микрорайонында һәм районында, яшәү урыны буенча һәр яшьтәге кеше өчен барлык шартлар да тудырылган. Балалар һәм яшүсмерләр секцияләре ачык, спорт объектлары бертуктаусыз эшли. Спорт белән шөгыльләнү өчен кешеләр паркларны һәм яр буйларын күбрәк сайлый. Спорт урамнарга ышанычлы адымнар белән чыкты һәм көндәлек тормышның бер өлешенә әверелде», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы Казанда 650дән артык спорт объекты эшләвен ассызыклады. Бүгенге көндә казанлыларның 68 проценты даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә: «Әлеге сан нәтиҗәнең нинди булуын ачык раслый. Бу – Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан 2030 елга максат итеп куелган күрсәткеч. Без аңа бүгенге көндә ирештек инде. Алга таба бу санны ышанычлы рәвештә 70 проценттан арттырырбыз дип ышанам. Без спорт белән шөгыльләнү уңайлы да, заманча да булган шәһәр төзибез».
Мэр шулай ук мондый гавами спорт чараларының магнит кебек тартып торуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, халык старт сызыгына гаиләләре белән чыга һәм бу бик күркәм гадәткә әверелә. «Балалар, яшүсмерләр, ата-аналарыбыз һәм хөрмәтле ветераннарыбыз – барыбыз бергә. Шуңа күрә барлык спорт сөючеләрне ярышларга чакырабыз: сәламәт тәндә – сәламәт рух!» – дип тәмамлады сүзен Илсур Метшин.
Спорт бәйрәме ике мәйданчыкта узачак. Төп урын булып «Урам» экстрим-паркы билгеләнгән. Гадәти зур йөгерешнең маршруты гүзәл Кремль яр буе аша узачак. Программа монда иртәнге 10:00 да шәһәр күләмендәге күмәк күнегүләр белән башланып китәчәк.
Көн дәвамында яр буенда Ветераннар йөгереше (1000 метр), «Игелекле Казан» гаиләләр йөгереше, хәйрия йөгереше оештырылачак. Соңгысында җыелган барлык акчалар, гадәттәгечә, «Игелекле Казан» фондына җибәреләчәк.
Программаны 12:45 тә башланачак 2000 метрлы күмәк йөгереш тәмамлаячак.
Икенче мәйданчык исә Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионы булачак. Биредә урман-парк зонасы буйлап озынрак маршрутлар – 2 чакрымнан алып 12 чакрымга кадәр каралган.
«Милләтләр кроссы» – бу буыннарны берләштерүче кабатланмас ярыш: бакча балаларыннан алып ветераннарга кадәр, һәвәскәрләрдән алып һөнәри спортчыларга кадәр бер җирдә бер максат белән җыела. Аларның барысын да хәрәкәткә булган мәхәббәт берләштерә», – дип билгеләп үтте Линар Гарипов.
Катнашу өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза юлларга кирәк. Теркәлү 24 сентябрь көндезге 12:00 гә кадәр ачык.
Онлайн-гариза тапшырганнан соң, һәр катнашучы мандат комиссиясен узарга тиеш. Ул 21–25 сентябрь көннәрендә иртәнге 10:00 нан кичке 19:00 га кадәр Үзәк стадионның матбугат үзәгендә (Ташаяк урамы, 2а йорты) эшләячәк. Үзегез белән паспорт һәм ярышларда катнашырга рөхсәт бирүче медицина белешмәсе булуы шарт.
Линар Гарипов сүзләренчә, бүген казанлыларның 68 проценты даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Санап үтелгәнчә, Казанда барлыгы 650дән артык спорт объекты бар.
Бары тик агымдагы елда гына шәһәрдә алты эре үзәк ачылды: кикбоксинг, фигуралы шуу, футболны үстерү, регби һәм җәядән ату үзәкләре.