
2026 елда илкүләм «Тормыш өчен инфраструктура» проекты ярдәмендә Ленин бакчасына керү юлы, Горький исемендәге парк, «Ярдәм» бульвары һәм Тәбриз скверы төзекләндерелгән. Әлеге эшләр өчен федераль «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» программасы буенча 354 миллион сум финанс чарасы бүлеп бирелгән. Шулай ук республика акчалары хисабына Түбән Кабан күлен төзекләндерү буенча өченче чираттагы эшләр тәмамланган. Шәһәр киңлекләре ял өчен тагы да уңайлырак, яшелрәк һәм имин итеп эшләнгән. Аппарат киңәшмәсендә паркларны һәм скверларны төзекләндерү турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сөйләде.
«Парклар, скверлар, яр буйлары – алар инде Казанның һәр кешегә яхшы таныш бренды. Алар безнең халык өчен яратып йөри, рәхәтләнеп ял итә торган урыннарга әйләнә бара. Кунаклар белән бергә без шәһәрнең бердәм яшел инфраструктурасын булдырабыз. Һәм бу уңайлылык, эстетика мәсьәләсе генә түгел. Болар барыннан да бигрәк экология, чиста һава һәм биотөрлелекне торгызу мәсьәләсе», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.
Ул Кабан күлен мисал итеп китерде: төзекләндерү эшләре башкарылганнан соң монда яр буе үсемлекләре торгызылган, кошлар оя кора башлаган. «Үзәктә, нәкъ менә шәһәребезнең «йөрәгендә», уңайлы экологик мохит булдырылды. Һәм бу безнең субъектив тойгыларыбыз гына түгел», – дип әлеге очракка игътибарны җәлеп итте Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы эшнең нәтиҗәлелеген Казан федераль университетының тикшеренүләре дә раславын җиткерде. Аерым алганда, бүген Казан яшел үсентеләр мәйданы буенча миллионнан артык халкы булган шәһәрләр арасында беренче урында – яшеллек башкаланың 40 мең гектарга якын мәйданын, ягъни шәһәр территориясенең 61%-ын алып тора.
Мэр «Яшел рекорд» проектының башлангычын искә төшерде: ул вакытта 300 мең автомобильгә 220 меңгә якын зур агач туры килгән. Хәзерге вакытта башкалада яңа утыртканнарын да исәпкә алганда, якынча 650 меңгә якын агач бар дип санала. «Бу зур «пәһлеваннар» уңайлыклар тудыра, үзгә бер ямь бирә, шәһәребезнең экологиясен яхшырта», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Кабан күлен һәм аның яр буен төзекләндерү турында сөйләгәндә, мэр проектны гамәлгә ашыру барышында алдагы елларда тупланган технологияләрнең һәм тәҗрибәләрнең кулланылуын билгеләп үтте. Су үсемлекләрен утырту сулыкны экологик яктан тернәкләндерүнең бер өлешенә әйләнгән – бу бер алым гына түгел, ә бәлки суны чистарта торган табигый сөзгеч санала. Эшкә Казан федераль университеты белгечләре, җәмәгать эшлеклеләре, экологлар җәлеп ителгән.
Илсур Метшин шулай ук төзекләндерү чараларының алдагы этабына әзерлек эшләре тәмамлануын хәбәр итте. Сүз Россиядә һәм аннан читтә иң зур фонтан булдыру турында бара: җайланмаларны саклау өчен бина әзерләнгән, хәзер аңа кирәкле җиһазларга заказ бирелә. «Без экологияне югары культура белән бергә бәйләп, киләсе елга безнең өчен кадерле булган казанлыларны бу искиткеч проект белән сөендерә алырбыз дип ышанабыз», – дип өстәде ул.
Башкала мэры шәһәрдә яшәүчеләрнең әлеге киңлекләргә карата ихтыяҗы булуын кала мәйданчыкларының уңышлылыгы буенча төп күрсәткечләрнең берсе дип атады. «Төзекләндерү чараларыннан соң чын халыкныкына әйләнгән җәмәгать киңлекләре, яңарту эшләренең юкка гына башкарылмау күрсәткече булып тора. Мин инклюзия юнәлешендә илдә беренче булган «Ярдәм» скверын күздә тотып сөйлим», – диде мэр.
Скверны төзекләндерү эшләре илкүләм проектлар һәм республика җитәкчелеге ярдәмендә дүрт өлешкә бүлеп башкарылган. Мэр проектка 100 миллион сумнан артык акча бүлеп биргән «СИБУР» компаниясенә аерым рәхмәтен белдерде. «Кечкенә генә тоелган әлеге сулык төбеннән дә без 2,6 мең тонна ләм чыгардык. Бүгенгә, чыннан да, сулыкта профессиональ дәрәҗәдә экотернәкләндерү чаралары башкарылды», – диде ул.
Мэр сүзләренчә, яшел киңлекләрне үстерү эшләре зур проектлар белән генә бәйле түгел. Казанда зур булмаган, әмма район халкы өчен аерым әһәмияткә ия скверлар да төзекләндерелә. Мэр мисалга Мәскәү районындагы «Тәбриз» скверын китерде. «Әле 10 ел элек кенә без бу тирәләргә төзекләндерү эшләре белән килеп җитә алырбыз, алай гына да түгел, кояшта кызынып яту җайланмалары, теннис һәм шахмат өстәлле, урам китапханәсе булган матур бер сквер булыр дип күз алдына да китерә алмый идек. Элек без мондый уңайлылыкны Казан үзәгендә булдыру турында гына хыяллана идек. Илкүләм проектларга, республика җитәкчелегенә һәм битараф булмаган халыкка рәхмәт – сезнең ярдәмегез белән Казанда шундый матур скверлар, парклар һәм яр буйлары барлыкка килә», – дип сүзен йомгаклады Илсур Метшин.
Ленин бакчасы: Казан университеты урнашкан киңлекнең йөзек кашы
Казан федераль университеты һәм Н.Җиһанов исемендәге консерватория биналары белән уратып алынган Ленин бакчасына керү юлында әһәмиятле төзекләндерү чаралары башкарылган. Озак еллар дәвамында әлеге киңлек тиешенчә үз ролен үтәмәгән: биредә җәяүлеләргә парковка комачаулаган, юллар тыныч булмаган.
Төзекләндерү барышында җирлекнең тарихи хәтерен саклап калуга һәм ял өчен заманча киңлек булдыруга аерым әһәмият бирелгән. Биредә юлларга яңа өслекләр җәелгән, заманча яктырту җайланмалары, кече архитектура үрнәкләре куелган. Яшел үсентеләргә аерым игътибар бирелгән: 10 агач һәм 900дән артык куак утыртылган. Үсентеләр А.М.Бутлеров һәйкәле тирәсен дә бизәп тора. Скверда алмагачларны, карама агачын, сирень куагын, спирея чәчәкләрен һ.б. күрергә була.
«Проект Пушкин урамы, 29а адресы буенча урнашкан бина милекчеләренең эшләре белән тулысынча тәңгәлләштерелде. Карарларны һәм срокларны уртак килештерү төзекләндерү мәсьәләсенә комплекслы якын килергә ярдәм итте: без мохитне һәркем өчен уңайлы итү белән бергә, биредәге юлларга җәелгән өслекне бинаның нигез ташы урнашкан җиргә кадәр казып төшеп яңарта алдык», – дип сөйләде Игорь Куляжев.
Һәйкәл янындагы мәйданчыкта күпьеллык стихияле парковка мәсьәләсен хәл итү проектның төп бурычларының берсе буларак билгеләнгән иде – ул тарихи урынның тышкы күренешенә зыян салу белән бергә, җәяүлеләргә дә мәшәкать тудырды. Законсыз тукталышларны булдырмау максатыннан декоратив чылбыр куелган гранит баганалар утыртылган. Транспорт агымын җайга салу өчен Профессор Нужин урамында хәрәкәтне бер яклы иткәннәр. Профессор Нужин урамыннан Пушкин урамына чыгу юлын өске якка – УНИКС мәдәни-спорт комплексына таба хәрәкәт итү уңаена киңәйткәннәр. Хәзер инде биредә Кремль урамыннан аска таба хәрәкәт итү тыела. Машиналар йөри торган юл буенда рәсми парковка урыннары булдырыла.
Ленин бакчасына керү юлын төзекләндерү проекты Казанны үстерү институты архитекторлары тарафыннан эшләнгән.
Казансуның гүзәл күренешләре: Горький исемендәге паркта яңа күзәтү мәйданчыгы барлыкка килде
Казанда тагын бер яңа үзенә тартып тору ноктасы – Горький исемендәге паркта күзәтү мәйданчыгы барлыкка килде. Моңа кадәр әлеге урын каралмаган, ташландык хәлдә булган.
Күзәтү мәйданчыгы яңа җәяүлеләр юлының бер өлеше булып тора. Хәзер яңа җәелгән юл аша паркның төп аллеясыннан (элек әлеге аллеядан башка урынга илтә торган юл булмаган) күзәтү мәйданчыгына килеп чыгарга, аннан исә узган ел салынган баскычтан Подлужная урамына төшеп, Казансу елгасы буена һәм «Урам» паркына чыгарга була. Яңа юлларның озынлыгы 180 метр тирәсе.
Горький исемендәге парктагы күзәтү мәйданчыгы Вишневский урамы ягына таба чыга, аннан шәһәрнең Яңа Савин районы күренеп тора. Ул артык зур түгел – аның мәйданы 154 квадрат метр, 2,5 метр биеклектән карау өчен эшләнгәнгә, күзәтү мәйданчыгы сөзәклек кырыеннан чыгып торганга аны төзү өчен 46 субай кагарга туры килгән.
Шәһәр күренешләрен күзәткәндә комачаулык тудырмау максатыннан 54 метр озынлыктагы мәйданчыкны кырыйлары ялтыратылган берничә кат итеп чыныктырылган пыяла белән уратып алганнар.
Объектның кичке күренешенә аеруча әһәмият бирелгән. Әлеге киңлек тоткычларга беркетелгән LED-җайланмалар белән яктыртыла. Агач ябалдашларына каратып куелган җиде биек фонарь һәм 14 яктырткыч күзәтү мәйданчыгына үзгә бер ямь биреп тора.
Мәйданчыкта 1,1 мең квадрат метр өслек җәелгән, ут баганалары һәм күзәтү камералары урнаштырылган. Мәйданчыкка 20 эскәмия һәм нык пыяладан эшләнгән ике күрсәткеч куелган.
Төзекләндерү проектының авторлары – Казанны үстерү институты архитекторлары.
«Ярдәм» бульвары: суны күзәтү мәйданчыгы, церебраль параличлы балалар өчен веломаршрут һәм тактиль карта
Инклюзия юнәлешендәге «Ярдәм» үзәген ачу һәм Серов урамында урнашкан шул ук исемдәге бульварны төзекләндерү буенча дүртенче, финал өлешен тәмамлау елның мөһим вакыйгасы булып тора. Әле дүрт ел элек кенә биредә шәһәр мохитеннән аерылган, куе үлән баскан, ташландык хәлдәге машиналар куеп калдырылган, каты көнкүреш калдыклары ташлана торган сулык булган. Хәзерге вакытта сулык әйләнәсе буенча агач түшәмә җәелгән, суны күзәтү мәйданчыклары ясалган. Күл тирәсендә аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәре өчен 800 метрдан артык озынлыкта боҗра сыман уңайлы веломаршрут төзелгән.
«СИБУР» компаниясе катнашында бик зур яшелләндерү эшләре башкарылган: 181 агач, 1,8 меңнән артык куак, 2,8 меңгә якын күпьеллык һәм 1,3 меңнән артык су үсемлеге утыртылган.
«Шарсыман тал, куаклар белән бизәлгән, өстәмә рәвештә ташлар һәм туфрак белән ныгытылган ясалма утрау күлнең төп бизәге булып тора. Төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнүче командабыз мондый тәҗрибәне эш сәфәре белән Екатеринбургка баргач күреп кайткан иде», – дип фикерләре белән уртаклашты Игорь Куляжев.
Куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм тавышны басу өчен бульвар тирәли биек яшел үсентеләр утыртылган.
Шулай ук Серов һәм Восход урамнары киселешендә җәяүлеләр йөри торган киңлек аерым каралган: кешеләрне машиналар агымыннан саклау өчен бульвар аша үтә торган транзит кичүне күчергәннәр.
Восход урамы ягыннан керү юлында махсус җайланма белән яктыртыла торган, бульвар символикасы ясалган эскәмия, күрү сәләте начар кешеләр өчен җылыткыч белән җиһазландырылган тактиль күрсәткечләр куелган. Макет үрнәген сукыр кешеләр белән сынап караганнар.
Проектны киң иҗтимагый фикер алышулардан соң эшли башлаганнар: микрорайонда яшәүчеләр белән алты очрашу уздырылган, инклюзив бергәлек фикерләре тыңланган. Команда шулай ук күрү сәләте бозылган балаларны укыту методикасын өйрәнү өчен Санкт-Петербург шәһәрендә урнашкан Грот исемендәге мәктәп-интернатка барган.
Тәбриз скверы тыныч ял итү урынына әйләнде
Декабристлар һәм Восстание урамнары киселешендә урнашкан Тәбриз скверы узган ел төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү чарасында җиңеп, 14 меңгә якын тавыш җыйган. Башта беренче участокта балалар мәйданчыгы ясалырга тиеш булган. Халык белән өч тапкыр фикер алышканнан соң күрше ишегалларында уен мәйданчыкларының җитәрлек булуы, ял итү өчен тыныч урын җитмәве ачыкланган. Проектны шәһәр халкының теләкләрен исәпкә алып янәдән үзгәрткәннәр – хәзер бу төрле яшьтәге кешеләр өчен уңайлы ял киңлеге.
Скверда таганнар, кояшта кызынып яту җайланмалары, теннис һәм шахмат өстәлләре, урам китапханәсе, агач рәшәткәләрдән ясалган ачык чатыр, шулай ук урындыклары, өстәлләре булган ял итү мәйданчыгы барлыкка килгән. Барлыгы 67 кече архитектура үрнәге куелган. Киңлекне яшелләндергәндә үсентеләрнең торышын бәяләү өчен Казан федераль университетының Экология, биотехнология һәм табигатьтән файдалану институты экспертлары җәлеп ителгән. Резистограф дигән бораулау җайланмасы ярдәмендә белгечләр кәүсәләрнең эчке торышын тикшергән: үзагачның каршы торучанлыгын һәм яшерен куышлыкларның булу-булмавын теркәп, белгечләр «агач кардиограммасы» дип аталган график ясаган. Бу черек агачларны кисеп, нык агачларны саклап калырга ярдәм иткән. Моннан тыш, скверга яңа агачлар һәм 1000гә якын куак утыртылган, автомат рәвештә су сиптерү җайланмасы куелып, яшел чирәм түшәлгән.
«Безнең өчен бу проект – барыннан да элек ишетә белү турында. Халык белән өч очрашу уздырылды, концепция яңадан каралды, сәламәт агачлар саклап калынды – болар бар да шәһәр халкының әлеге эш белән кызыксынуы аркасында килеп чыкты. Нәкъ менә шундый алым шәһәрне яшәү өчен чын-чынлап уңайлы итә дип ышанам», – дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Скверны төзекләндерү концепциясен Казанны үстерү институты архитекторлары эшләгән.
Таллар астында ял итү урыннары, амфитеатр һәм павильон: Түбән Кабан күле буендагы үзгәрешләр хакында
Казанда Татарстан Республикасы акчалары хисабына Түбән Кабан күле буен төзекләндерү эшләренең III чираттагы беренче участогы төзекләндерелгән. Эшләр башланганчы биредә суга төшү юллары каралмаган, ял итү зонасы авария хәлендә булган.
Проектны гамәлгә ашырган вакытта эшчеләр моңа кадәр булган ландшафтны һәм су янындагы «җанлы» почмакларны саклап калу принцибын күздә тотып эшләгән. Үсеп утыра торган талларны мөмкин кадәр саклап калырга тырышканнар, яр буйларын яңа үсентеләр белән тулыландырганнар, алар астында тыныч ял итү урыннары ясаганнар.
Яшелләндерү эшләренә аерым игътибар бирелгән: барлыгы 93 меңгә якын үсемлек утыртылган. Алар арасында 504 агач, 13 меңнән артык куак, 10 мең күпьеллык чәчәк, 10 мең кыяк үсемлек, 35 меңнән артык су һәм су янында үсә торган үсентеләр бар. Казанда беренче тапкыр су үсемлекләрен 1,5 метрга якын тирәнлектә су асты белгечләре, шул исәптән өч профессиональ биолог утырткан.
Халык якын килеп карый алсын өчен суга төшү юлларын ачык калдырганнар. Катлаулы урыннарда су өстенә түшәмәләр җәйгәннәр. Һәр борылыштан Иске Татар бистәсе, Г.Камал исемендәге яңа театр һәм К.Тинчурин театры күренеп тора.
Күнче урамы белән кисешкән ноктада 100 кешегә исәпләнгән агач амфитеатр – тагы бер күзәтү мәйданчыгы эшләнгән. Ул якынча биш метр биеклектә урнашкан. Һәм шул биеклектән террасалар төшә. Монда амфитеатрда утырырга, кояш баешын күзәтергә, матур шәһәр күренеше белән хозурланырга була. Шулай ук биредә очрашулар, мәдәни чаралар уздырырга ниятлиләр. Амфитеатрның архитектурасы узган гасырда Кабан күле буенда урнашкан агач корылмаларны хәтерләтә.
Шулай ук фонтанга хезмәт күрсәтә торган техник бина төзелгән, аның түбәсен яшелләндергәннәр. Бизәү эшендә кортен – корычның күгәреккә бирешми торган махсус төре кулланылган. Ул күгәректән саклый торган катлам белән каплана, буяу таләп итми һәм заманча дизайн үрнәге булып тора.
К.Тинчурин исемендәге театр яныннан суга төшү юлында 350 квадрат метр мәйданлы павильон ачылган. Биредә ике юнәлешне бергә берләштергәннәр: сувенир кибете, кәһвә белән сыйлану урыны, аудиогиды булган туристлык һәм чишенү, юыну бүлмәләре, шкафлары булган йөгерү ноктасы эшли.
Яр буен төзекләндерү чаралары әле бу этап белән генә тәмамланмый. Эшләр дәвам итә: өстәмә күзәтү мәйданчыклары һәм баскычтан төшү юллары ясалачак.
«Төп зоналарны бик аз вакытка ябарга тырышырбыз. Моның халыкка вакытлыча уңайсызлыклар тудырачагын яхшы аңлыйбыз, әмма эшләр тәмамланганнан соң без барыбыз да Казан үзәгендә уңайлы ял киңлекләрендә рәхәтләнеп йөри алачакбыз», – дип сүзен йомгаклады Игорь Куляжев.