Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаментында административ-көнкүреш корпусын капиталь ремонтлау эшләре тәмамланды. 1974 елда салынган бина үз тарихында беренче тапкыр шундый зур күләмле яңартуны кичерде. Бүген ремонт нәтиҗәләрен Казан мэры Илсур Метшин бәяләде.
«Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты – шәһәр тормышын тәэмин итүдә зур әһәмияткә ия предприятие. Милләтебезнең һәм казанлыларның сәламәтлеге, сыйфатлы туклануы турыдан-туры әлеге оешманың нәтиҗәле эшчәнлегенә бәйле. Департамент көн саен 310 мең кешене кайнар ризык белән тәэмин итә. Аларның төп өлешен, һичшиксез, балалар тәшкил итә: 300 меңнән артыгы – Казан мәктәпләрендә укучылар һәм балалар бакчаларына йөрүчеләр, шулай ук якын-тирәдәге 10 районда яшәүчеләр. Шәһәр өчен бу гаять җаваплы һәм үтә мөһим бурычны зур бер коллектив – 1 000 нән артык үз эшенә бирелгән белгеч башкара. Алар ел саен барлыгы 67 миллион порция аш-су әзерли. Шул ук вакытта коллективның нинди мохиттә һәм шартларда эшләве безнең өчен беренче урында тора: хезмәткәрләрнең кәефе дә, әзерләнгән ризыкның сыйфаты да шуңа бәйле. Шуңа күрә хезмәттәшләребез балаларның сәламәт туклануы турында югары дәрәҗәдә кайгырта алсын өчен, без аларның үзләренә лаеклы шартлар тудыруга системалы рәвештә якынлашабыз», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Камилләштерелгән эш урыннары
Бинаның административ өлешендә гомуми мәйданы 1,5 мең квадрат метр булган бүлмәләргә ремонт ясалды. Бина эчен кабат планлаштыру һәм мәйданнан нәтиҗәле файдалану эш урыннары санын ике тапкырга якын – 122 дән 209 га кадәр арттырырга мөмкинлек бирде. Элек икенче бинада урнашкан бүлекчәләрнең берсе өчен монда бердәм эшлекле киңлек рәвешендәге эш мохите оештырылды.
Ремонт эшләре ел ярым дәвам итте, әлеге корпус өчен махсус тышкы һәм эчке күренеш проекты эшләнде. Генераль директорның техник хезмәт күрсәтү һәм төзелеш буенча урынбасары Рамил Кабиров сүзләренчә, бинада инженерлык коммуникацияләре, җилләтү һәм һаваны сафландыру системалары яңартылган, электр корылмалары бүлмәләренә заманча җиһазлар урнаштырылган. Эш бүлмәләре исә һәр бүлекчәнең үзенчәлекләрен исәпкә алып кабат планлаштырылган.
«Бу, һичшиксез, калыптан тыш эшләнгән үзенчәлекле проект, ул нәкъ менә безнең кыйммәтләребезгә нигезләнеп иҗат ителде. Бүлекләрнең урнашуын, аларның бурычларын, билгеләнешен һәм эш үзенчәлекләрен исәпкә алдык. Бу — һәрбер вак-төягенә кадәр җентекләп уйланылган проект», – дип билгеләп үтте Рамил Кабиров.
Бердәм эшлекле киңлектә финанс һәм бухгалтерия бүлекләре берләштерелгән. Әлеге мәйдан тавыш үткәрми торган бүлгечләр ярдәмендә аерым эш зоналарына бүленгән. Монда шулай ук кече очрашулар һәм киңәшмәләр үткәрү бүлмәләре, документлар бастыру урыны һәм аерым тамак ялгап алу бүлмәсе каралган.
Бинаны карап йөргәндә, мэр эш урыннарының оештырылуына да аеруча игътибар итте. Эш зоналарын үзара бүлеп торучы һәм бер үк вакытта коридор ясаучы тартмаларның киңлеге хезмәткәрләрнең шәхси киңлеген сакларга мөмкинлек бирә. «Монда бераз үз дөньяңа бирелеп эшләргә мөмкинлек бирүче шәхси киңлек тә бар, үз эш урыныңны уңайлы итеп оештыру мөмкинлеге дә каралган», – дип ачыклык кертте генераль директор Рима Мөхәммәтшина.
Тышкы күренештән алып эчке бизәлешкә кадәр: бинадагы зур яңарышлар
Яңарту эшләре эчке бүлмәләрне генә түгел, бинаның тышкы ягын да үз эченә алды: ярыклар һәм җил үтә торган урыннар капланды, бина җылытылды. Шул ук вакытта бизәлештә Казан һәм татар мәдәнияте белән бәйләнеш сакланды.
Төзекләндерү эшләре барышында бинаның тарихи ядкәрләренә кагылмаганнар. Баскыч аралыкларындагы борынгы терәк рельсларга махсус яктырткычлар куелган. Бу рельсларның берсе 1910 елда Германиядә ясалган, икенчесе инкыйлабка кадәр куелган, 1916 елда безнең илдә ясалган рельс.
Бинаның тышкы күренешен татар милли бизәкләре сыйфатлары баетса, эчке бизәлешендә традицион орнаментлар һәм үрнәкләр кулланылган. Диварларда һәм пыяла өслекләрдә ярымайлар, лалә чәчәкләре, өчпочмаклар, шулай ук шәһәрнең төп истәлекле урыннары: Кол Шәриф мәчете, Казан Кирмәне, «Казан» гаилә үзәге һәм башка символлар сурәтләнгән. Кунакларны каршы алу зонасында лалә чәчәкләре төшерелгән картиналар һәм милли киемнәрдәге курчаклар урнаштырылган. Эчке бизәлешнең төсләре аксыл-коңгырт, кызгылт-коңгырт һәм яшел төсмерләргә нигезләнә.
Киңәшмәләр залында үзгәртелмәле өстәлләр куелган һәм бердәм иҗади эшлекле киңлек зонасы каралган. Рима Мөхәммәтшина сүзләренчә, аны уку, эшлекле очрашулар һәм башка коллектив бурычларны үтәү өчен кулланырга мөмкин.
Бинаны карап йөргәндә, Илсур Метшин ашханәдә елмаеп утыручы мәктәп балаларының фотосурәтенә аеруча игътибар итте. «Мондый фотосурәтләр күтәренке кәеф тудыра. Балаларның елмаюын күргәч, нинди бөек максат өчен эшләвебезне тагын бер кат аңлыйбыз», – дип ассызыклады мэр.
Рима Мөхәммәтшина белдергәнчә, предприятие хәйриячелек максатларында даими рәвештә техника тапшырып тора. Күптән түгел генә ун компьютер күп балалы һәм инвалид балалар үстерүче гаиләләргә, шулай ук балаларны әби-бабайлар гына тәрбияләгән гаиләләргә юлланган иде.
Моннан тыш, предприятие махсус хәрби операция зонасында эшләүче хезмәткәрләренә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итә, шулай ук хәрби операция оештырылган төбәкләргә даими рәвештә азык-төлек һәм транспорт чаралары җибәрә.
Хезмәткәрләр турында сөйләүче мохит
Корпуста яңа мәгълүмат зоналары булдырылды. Керү урынында алдынгы хезмәткәрләрнең фотосурәтләре куелган такта урнаштырылган. Фойеда очрашу бүлмәсе ясалды: хәзер биредә предприятиегә килгән кунаклар белән очрашулар үткәрергә мөмкин.
Мәгълүмат такталарының бер өлеше туклану департаменты тарихына, хезмәт камиллегенә, хезмәтне саклауга, бүләкләргә һәм казанышларга багышланган. Экспозицияләрнең берсе предприятиенең 2006 елдан башлап бүгенге көнгә кадәрге үсеш юлын тасвирлый. Икенчесе исә һөнәри бәйгеләр турында сөйли. Бу ярышларда ашханә осталары гына түгел, ә икътисадчылар, машина йөртүчеләр, йөк туплаучылар, слесарьлар һәм башка һөнәр ияләре дә актив катнаша. Биредә үк «Абилимпикс» дөньякүләм чемпионатында җиңү яулаган сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән хезмәткәрләр турында да мәгълүмат урнаштырылган.
Бүгенге көндә Казанның туклану департаментында 1073 кеше хезмәт куя. Предприятие шәһәрнең 1032 учреждениесендә барлыгы 310 мең кешене сыйфатлы ризык белән тәэмин итә: алар арасында 205,2 мең мәктәп укучысы, 92,8 мең балалар бакчасына йөрүче нәниләр, шулай ук шифаханәләрдә дәваланучы 5 меңгә якын пациент һәм башка категориягә керүче тагын 7 мең кеше бар.
Департамент ел саен 67,4 миллионга якын өлеш ризык әзерли, бу – көненә уртача 200,6 мең тәлинкә аш-су дигән сүз. Оешма эчендә ризыкны башыннан ахырына кадәр тулысынча җитештерүче махсус цехлар – кайнар аш-су, яшелчә, ит, татлы ашамлыклар һәм камыр эшләнмәләре бүлекләре, шулай ук башка җитештерү мәйданчыклары эшли.
Искәртеп узабыз, агымдагы елның мартында Казан мэры Азык-төлек һәм социаль туклану департаментының җитештерү базасында үткәрелгән яңарту эшләренең сыйфатын бәяләгән иде.
Шулай ук яз айларында кием алмаштыру, юыну бүлмәләрен һәм чәч киптергечләр куелган зоналарны җиһазлау эшләре тәмамланды. Гомуми мәйданы 636 квадрат метр булган биш кием алмаштыру бүлмәсе хәзер берьюлы 454 кешене сыйдыра ала. Моңа кадәр исә көнкүреш бүлмәләре бинаның төрле почмакларында урнашкан иде һәм хезмәткәрләрнең ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерә алмый иде.