Казан мэры Илсур Метшин башкала халкын
Татарстан Республикасы көне һәм Казан шәһәре көне белән котлады.
«Хөрмәтле
казанлылар!
Сезне чын күңелдән Татарстан
Республикасы көне һәм Казан шәһәре көне белән котлыйм!
Европа белән Азияне тоташтыручы
күпер, меңьеллык тарихи һәм мәдәни казанышлар үзәге саналган Татарстан бүген
чын мәгънәсендә уникаль җирлек булып тора. Үзенчәлекле мирасыбызны кадерләп
саклап, без һәрвакыт алга атлыйбыз. Казанның һәм республикабызның уңышлы үсешен
билгеләгән дистә еллар – моның ачык дәлиле.
Шәһәребез халыкара әһәмияткә ия
мөһим иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади, спорт һәм мәдәни вакыйгалар үзәге
буларак танылды. Мондый зур чаралар һәркемнең йөрәк түрендә матур истәлек булып
уелып кала, мегаполисның чиксез куәтен ача.
Кунакчыллыгы белән дан тоткан
Казан – үзара дус һәм тату гомер итүче, Татарстан иминлеге хакына хезмәт куючы
төрле дин вәкилләре, йөздән артык милләт кешеләре өчен туган йорт ул. Яңа
үрләргә ирешәбез һәм күп өлкәләрдә алдынгы урыннарны билибез икән, монда сезнең
һәркайсыгызның шәхси өлеше бар. Хөрмәтле казанлылар, нәкъ менә сез чиксез
энергиягез, проектларда чын күңелдән актив катнашуыгыз, кунакчыллыгыгыз,
әйләнә-тирә мохиткә җаваплы һәм бер-берегезгә карата эчкерсез мөнәсәбәтегез
белән җир йөзендәге иң яхшы шәһәрләрнең берсе дигән исемне йөртүче Казанның
үсүенә һәм үзгәрүенә ярдәм итәсез.
Уртак
йортыбызга карата булган мәхәббәтегез һәм аның һәр почмагы турында кайгыртуыгыз
өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм! Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек,
шатлык,
бәхет телим!», – диелә котлауда.