Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин
эшлекле сәфәр белән Казанга килде. Ул биредә ил күләмендә сәнәгать зоналарын
яңадан торгызу буенча иң зур проектларның берсе – «Яңа Порт» бистәсен үзгәртү
эшләренең ничек баруын күзәтте. Бу чарада Казан мэры Илсур Метшин, Дәүләт
Думасы депутаты Илья Вольфсон, Татарстанның төзелеш, архитектура һәм
торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, «СМУ-88» компанияләр төркеме
генераль директоры Наил Галиев һәм башкалар да катнашты.
Идел буендагы 287 гектарлы иске сәнәгать зонасын үзгәртү эшләре 2022 елның
көзендә башланды. Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина һәм Шәһәрне
үстерү институты белгечләре җитәкчелегендә бу җирләрне яңартуның махсус мастер-планы
эшләнде. Төзелешкә Россиянең алдынгы архитекторлары һәм кала төзүчеләре дә
җәлеп ителде. Әлеге зур планны тормышка ашыру юлында беренче адым «Яналиф»
торак комплексы («СМУ-88» компанияләр төркеме) булды.
Ирек Фәйзуллин «Яналиф» комплексының быел ел башында төгәлләнгән һәм
файдалануга тапшырылган беренче чиратын карап чыкты, шулай ук чираттагы
йортларның төзелеш барышын күзәтте. Министр аеруча дамба төзелешенең беренче
этабына зур игътибар бирде. Әлеге дамба биредә илдәге иң озын – 12 чакрымлык җәяүлеләр
яр буеның нигезе булачак.
«Су буендагы җирләр – һәр шәһәрнең энҗе бөртеге, аларны һичшиксез
үстерергә кирәк. Казанның нәкъ үзәгендә шундый проектның барлыкка килүе – зур
эш. 287 гектар – бу гаять зур мәйдан. Биредә йортлар гына салу түгел, ә инженерлык
челтәрләрен, барлык кирәкле инфраструктураны һәм уңайлы мохитне тудыру мөһим.
Без эшләгән һәр нәрсә кешеләр өчен эшләнә, һәм бу проектның нәкъ менә
уңайлылыкка басым ясап тормышка ашырылуын күрәм. Биш ел эчендә биредә күз явын
алырлык гүзәллек булачагына ышанам», – дип ассызыклады Россиянең төзелеш
министры Ирек Фәйзуллин.
Татарстанның төзелеш министры Марат Айзатуллин исә
бу проектның республика дәрәҗәсендә ничек гамәлгә ашырылуы һәм әлеге җирлекнең
инфраструктурасын алга таба үстерү планнары турында сөйләде.
«Яңа Порт» әле күптән түгел генә ташландык сәнәгать зонасы булып торды, ә
бүген исә ул Казанны алга этәрүче төп үзәкләрнең берсенә әйләнеп бара. Иске
сәнәгать зонасының 287 гектар җирен сыйфатлы итеп үзгәртү шәһәр төзелешендәге
иң мөһим бурычны хәл итәргә – Татарстан башкаласы өчен Иделгә чыгу юлын ачарга
мөмкинлек бирә. Бу – торак, социаль инфраструктура, бизнес һәм сыйфатлы
җәмәгать урыннары үзара аһәңле берләшкән уңышлы үрнәк», – дип ассызыклады Казан
мэры Илсур Метшин.
Шулай ук Ирек Фәйзуллин Татарстанның төзелеш тармагын үстерүгә зур өлеш
керткән алдынгы эшчеләргә «Россиянең мактаулы төзүчесе» күкрәк билгеләрен,
Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Рәхмәт хатларын һәм
Мактау грамоталарын тапшырды.