Бүген Казан Башкарма комитетында узган аппарат киңәшмәсендә шәһәр мэры
Илсур Метшин өч көнлек тавыш бирүнең беренчел нәтиҗәләре турында игълан итте.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар өчен тавыш бирү чарасында 63,5%
Казан сайлаучысы катнашкан. Сәгать 9:00 гә бирелгән мәгълүматлар буенча,
«Бердәм Россия» – 65%, КПРФ – 13%тан артык, «Яңа кешеләр» – 10%, ЛДПР – 7%,
«Гадел Россия» 1% тавыш җыйган. Калган партияләр өчен 1%-тан кимрәк тавыш
бирелгән. Сайлауларның ахыргы нәтиҗәләрен Үзәк сайлау комиссиясе игълан итәргә
тиеш.
«Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау өчен тавыш бирү
чаралары тәмамланды. Сайлаулар тыныч, оешкан төстә узды, тәртипсезлекләр
күзәтелмәде. Сайлау участокларында эшләгән һәр кешегә рәхмәт. Рәхмәт сүзләре
мәктәпләр администрациясенә, югары уку йортларына, хокук саклау органнары
хезмәткәрләренә, беренче чиратта, Казан шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсенә,
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына кагыла. Алар сайлауларны уздыруга кадәр үк
әзерлек эшләрен башлап җибәрде һәм тавыш бирү көннәрендә участокларда тәртип,
куркынычсызлыкны тәэмин итте», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.
Казанда 465 сайлау участогы эшләгән.
Бер мандатлы округларда якынча иң зур нәтиҗәләр Илья Вольфсонга («Бердәм
Россия» – ул 69% тавыш җыйган), Марат Нуриевка («Бердәм Россия» – аңа 59% халык
тавыш биргән), шулай ук Руслан Йосыповка (ЛДПР – аны 53% казанлы сайлаган) туры
килә.
Сайлау участокларында арзан бәядән азык-төлек тәкъдим итә торган сәүдә
нокталары эшләгән. Сайлаулар вакытында Казанга 270 тонна азык-төлек һәм 20
тоннадан артык көнкүреш химиясе китертелгән. Тавыш бирү көннәрендә җәмәгать
транспортыннан 600 меңнән артык кеше бушлай файдаланган.
«Әлбәттә, тавыш бирү урыннарында кизү торган медицина хезмәткәрләренә
рәхмәт. Башкала халкына уңайлыклар тудырган, бәйрәм кәефе булдырган һәр кешегә
– чисталык өчен шәһәрнең коммуналь хезмәтләренә, безнең сайлау участоклары
тирәсендә чын мәгънәсендә бәйрәм рухы тудырган мәдәният эшлеклеләренә, сәүдәне
оештыручыларга рәхмәт. Кайбер сайлау мәйданчыкларында тормыш сөючеләребез чыгыш
ясады, икенчеләрендә балалар остаханәләре гөрләде. Өч көн дәвамында
армый-талмый эшләгән хезмәттәшләребезгә, сайлау комиссияләре әгъзаларына,
күзәтүчеләргә рәхмәт», – дип рәхмәтен белдерде Илсур Метшин.
Шәһәр халкына бәйрәм чаралары оештырылган. Тавыш бирү өчен сайланган
өч көндә аларга 137 меңнән артык кеше килеп киткән.
Җомга көнне «Казан» гаилә үзәге янында узган «Яшьләр вакыты» фестивале
концертына 52 меңнән артык тамашачы җыелган. Икенче көнне үткәрелгән «Бергә
булырга вакыт» фестиваленә 85 мең кеше килүе мәгълүм.
Казан мэры шулай ук соңгы вакытта шәһәрдә яңа спорт һәм җәмәгать
объектлары ачылуын билгеләп үтте. Әле күптән түгел генә Фигуралы шуу үзәге,
Җәядән ату, Кикбоксинг, Регби үзәкләре ачылган.
«Россиядә үзенә тиңнәре булмаган, шул ук исемдәге паркы һәм
төзекләндерелгән бульвары булган, музей буларак та әһәмиятле «Ярдәм» үзәге эшли
башлады. Кабан күле буенда чираттагы төзекләндерү эшләре тәмамланды. «Салават
күпере»ндә яңа объектлар файдалануга тапшырылды», – дип санады шәһәр башлыгы.
«Казан аэропортының яңа терминалы төзелеп бетте. Әлеге объектны аэропорт
җитәкчелеге белән карап чыктык. Хәзерге вакытта аны файдалану өчен тапшырырга
әзерлиләр. Ачылыш тантанасына рәисебез дә килергә тиеш. Барлык юнәлешләрдә дә
киеренке эш бара. Шактый эш эшләнде, нәтиҗәсе күз алдында. Казан башкарылган
эшләре белән горурлана ала. Шул рухта тырышуыбызны дәвам итәбез», – дип
сүзен тәмамлады Илсур Метшин.