Казанда Бердәм тавыш бирү көне «Бергә булыр вакыт» дип аталган гаилә фестивале белән тәмамланды. Чара кунаклары өчен «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданчыкта гаять кызыклы һәм эчтәлекле программа әзерләнгән иде: биредә җанлы концертлар гөрләде, гастромаркет эшләде, төрле интерактив зоналар, театрлаштырылган тамашалар һәм хәйрия мәйданчыклары оештырылды. Бу кичәгә аеруча зур ямь өстәп, Россия эстрадасы йолдызлары – Миа Бойка, Татьяна Куртукова, шулай ук «Отпетые мошенники» һәм «Кар-Мэн» төркемнәре үзләренең танылган җырларын бүләк итте. Әлеге зур гаилә бәйрәменә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин да килде.
«Биредә булган һәм безне туры эфирда караучы һәркемне чын күңелдән сәламлим. Сезгә гражданлык җаваплылыгыгыз өчен рәхмәтемне белдерәсем килә. Республикабызда сайлаулар бернинди җитди хокук бозуларсыз, бик уңышлы узды. Һәм монда, һичшиксез, сезнең актив тормышчан карашыгызның өлеше гаять зур. Сезгә – чиксез рәхмәт сүзләре. Республикабызга гөрләп чәчәк атуын, илебезгә алгарыш телим!», – дип билгеләп үтте Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов.
«Казан» гаилә үзәге янындагы бәйрәм программасы көндезге сәгать икедә башланып китте. Көн дәвамында кунаклар өчен иҗат мәйданчыклары, интерактив зоналар, гастромаркет һәм гаилә белән фотога төшү зоналары эшләде, шулай ук балалар һәм өлкәннәр өчен күптөрле остаханәләр оештырылды.
Фестивальнең иң истә калырлык вакыйгаларыннан берсе театр программасы булды. Мәйданчыкта Руслан Риманасның урам театры «Пассажир свидания: станция «Она» («Очрашу пассажиры: «Гүзәл» станциясе») спектакле һәм «Фря» триосы программасы белән чыгыш ясады. Шулай ук тамашачыларга «Сахтиан» куелышы тәкъдим ителде – бу үзенең камил читекләрен тегәргә омтылган клоун-һөнәрче турындагы тарих. Күн белән эшләү, музыка һәм хәрәкәт аша спектакль балачак истәлекләре, туган җир белән бәйләнеш һәм гореф-гадәтләрне саклау турында сөйли. Тамашаның эчтәлеге дә, тышкы бизәлеше дә татар халкының кабатланмас мирасы — Казан каюлы күн сәнгатенә нигезләнгән.
Фестиваль биләмәсендә төрле кызыксынулар буенча мәйданчыклар эшләде. «Казан яшьләре» зонасында шәһәрнең иҗат коллективлары һәм артистлары чыгыш ясады, яшьләр учреждениеләренең интерактив программалары узды.
Ватанпәрвәрлек мәйданчыгында кунаклар «Россия Армиясе» тактасы белән таныша, тактик-махсус әзерлек һәм кул сугышы буенча үрнәк чыгышларны, шулай ук ату кораллары күргәзмәсен күрә алды.
Үз проектларын «Игелекле Казан» автоном коммерциячел булмаган оешмасы да тәкъдим итте. Биредә инклюзив остаханәләр һәм нәшрият продукциясе куелган хәйрия ярминкәсе эшләде, ә килүчеләр шәһәрнең социаль башлангычлары белән таныша һәм аларга ярдәм итәргә мөмкин иде.
Шулай ук фестивальдә партнерлар мәйданчыклары эшләде, алар арасында «Татарстанда җәй» проекты да бар иде.
Көннең иң көтелгән вакыйгасы концерт программасы булды. Бәйрәм башыннан алып 22:00 сәгатькә кадәр сәхнәдә «Ну-ка, все вместе! Хором!» телепроекты финалчылары, Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры, Казанның «Генезис» яшьләр хоры һәм Дмитрий Железнов капелласы чыгыш ясады. Моннан тыш, тамашачылар алдында Татарстанның һәм Казанның танылган башкаручылары – Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев, Салават Фәтхетдинов, Игнат Изотов, Данила Бекшаев, Матвей Козин, Михаил Урецкий, шулай ук «Just Brass» тынлы бандасы һәм «Волга-Волга» төркеме сәхнәгә чыкты.
Программаны бәйрәмнең төп йолдызлары – Россия эстрадасы артистлары Миа Бойка, Татьяна Куртукова, «Отпетые мошенники» һәм «Кар-Мэн» төркемнәре тәмамлады.