Бүген Казан мэры Илсур Метшин IX чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатларны сайлауда катнашты. Ул Оренбург трактындагы 3 нче йорт адресы буенча урнашкан 340 нчы сайлау участогында (Казан дәүләт мәдәният институты бинасында) тавыш бирде. Мэр участоктагы эшчәнлекнең ничек оештырылуын тикшерде һәм шәһәр халкының һәммәсен дә гражданлык бурычын үтәргә чакырды.
«Бөтен илебез буенча Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар башланды. Казанда 465 сайлау участогы ишекләрен ачты. Көн җылы, кәефләр шәп – үз сайлавыңны ясар өчен бөтен шартлар да бар. Казанлыларга мөрәҗәгать итәсем килә: әйдәгез, үзебезнең бердәмлегебезне күрсәтик, катнашыйк, тавыш бирик һәм шушы җаваплы чорда дәүләтебезнең тоткан дөрес юлын куәтлик. Тотрыклылык өчен һәр тавыш мөһим», – диде Илсур Метшин.
Казанда барлыгы 928 мең сайлаучы исәпләнә, аларның 13 меңгә якыны быел беренче тапкыр тавыш бирә алачак. Сайлау участоклары өч көн дәвамында – 18, 19 һәм 20 сентябрьдә – 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк. Үзегезнең сайлау участогыгызны Россия Үзәк сайлау комиссиясе, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәсми сайтларында яисә KZN.RU порталының «Дәүләт Думасына депутатлар сайлау» бүлегендә таба аласыз.
Шәһәрнең ерак бистәләрендә яшәүчеләр өчен сайлау мәйданчыкларына кадәр 31 бушлай автобус йөри.
Сайлауда катнашучыларга махсус беләзекләр тапшырыла. Алар «Казан» гаилә үзәге янында узачак зур фестивальләргә чакыру билеты булып торачак. Моннан тыш, әлеге беләзекләрне күрсәтеп, җәмәгать транспортында бушлай йөрергә һәм шәһәрнең берничә музеена бушлай керергә мөмкин. Музейларның тулы исемлеген махсус сайттан карарга була.
Шулай ук тавыш биргән шәһәрлеләр «Гаилә белән сайлыйбыз» бәйгесендә катнаша ала. Теләүчеләр сайлау участогы фонында беләзек белән фотога төшәргә һәм әлеге сурәтне «ВКонтакте» социаль челтәрендә #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштеглары белән урнаштырырга тиеш. Катнашучылар арасында кыйммәтле бүләкләр һәм өч автомобиль уйнатылачак. Бәйге шартлары «Татарстан Алга» сәхифәсендә тулысынча күрсәтелгән.
Искәртеп үтәбез, бүген «Казан» гаилә үзәге янында 15:00 тән 21:00 гә кадәр «Яшьләр заманы» фестивале уза. Программада яшьләр оешмалары һәм проектларыннан «Мөмкинлекләр күргәзмәсе», яшьләр өчен төрле башлангычлар һәм программалар («Транспорт гранты», «Яшьләр торак конкурсы», «Кадрлар резервы», «Ел студенты», «Форумнар лигасы», «Студентлар язы»), буш эш урыннары базары булган һөнәри үсеш мәйданчыгы, лекторийлар, һөнәри остаханәләр һәм интерактив мәйданчыклар каралган. Шулай ук Татарстан артистлары концерты һәм кичәнең төп кунагы – «The Hatters» төркеме чыгышы көтелә.