Бүген
Казанда яңа Укытучылар йорты янында урнашкан шул ук исемдәге скверда Укытучыга
һәйкәл ачу тантанасы узды. Өч бронза сыннан торган һәйкәлне Татарстан
Республикасының халык рәссамы Фәрит Вәлиуллин ясаган. Ачылу тантанасы алда
торган Укытучылар көненә туры китерелгән. Тантанада Татарстан рәисе Рөстәм
Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм укытучылык бурычына тугры калган хезмәт
ветераннары катнашты.
Һәйкәл яңа Укытучылар йорты янында урнашкан шул ук
исемдәге скверга урнаштырылган. Сәнгать эшләнмәсе өч бронза сыннан тора –
скверга килүчеләр биредә укытучы, мәктәп укучылары булган кыз һәм ир бала сыны,
гранит пьедесталдагы китап белән таныша ала, дип хәбәр итә Татарстан
Республикасы рәисе матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов һәйкәлнең Укытучылар көне – үзен бөек эшкә багышлаган
олуг мөгаллимнәр бәйрәме уңаеннан ачылуын билгеләп үтте. «Гаилә һәм укытучылар
– кеше тормышында иң мөһимнәре. Безнең көндәшлеккә сәләтебез белем бирү
сыйфатына бәйле. Татарстан укучылары Россия күләмендәге һәм халыкара
олимпиадаларда югары нәтиҗәләргә ирешә. Мондый уңышларның һәркайсы – ул
укытучының көндәлек фидакарь хезмәте», – диде Татарстан рәисе.
Илсур Метшин республика җитәкчелегенә проектка ярдәм итүләре өчен рәхмәт
белдерде. «Бу безнең кадерле укытучыларыбызга карата хөрмәт билгесе. Без сезнең
катлаулы хезмәтегезне югары бәялибез, нәтиҗәләрегез белән горурланабыз. Сезгә
ата-аналар иң газизләрен – балаларын ышанып тапшыра», – дип үз фикерләрен
белдерде Казан мэры.
Һәйкәлне ачу тантанасыннан соң Рөстәм Миңнеханов сентябрьдә ачылган яңа
Укытучылар йорты белән танышты. Ул мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын
арттыру буенча уникаль мәйданчык булып тора. 1900 елда төзелгән җимерек хәлдәге
тарихи бинаны торгызу эшләре 2024 елда башланган.
Гомуми мәйданы 950 квадрат метр булган ике катлы төзекләндерелгән яңа Укытучылар
йортында 140 урынлык киңәшмәләр залы, төрле юнәлешләр, мәсәлән, стратегик
сессияләр, остаханәләр, проект эшләре өчен файдаланып була торган 70 урынлык
актлар залы, 19 урынлык киңәшмәләр залы, укытучылар өчен иҗади лабораторияләр,
студияләр һәм төрле эш зоналары булдырылган. Яңа бинаны заманча мультимедиа
җиһазлары белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирелгән. Бина профессиональ
интерактив панельләр, LED-экраннар, заманча тавыш, яктылык һәм киңәшмәләр
вакытында кулланыла торган видеоэлемтә системалары белән җиһазландырылган.
Шәһәрнең педагогик бергәлекләре өчен булдырылган яңа учреждение укыту,
тәҗрибә уртаклашу һәм аралашу мәйданчыгы, шулай ук укытучыларның ял итү, фикер
алышу киңлеге буларак карала. Эш төп дүрт юнәлеш: Лидерлык үзәге, укытучылык
остаханәсе, R&D үзәге, HR үзәге буенча алып барыла.
Рөстәм Миңнеханов, быел 100 еллык юбилее билгеләп үтелгән, Совет һәм
Россия педагогы, педагогика фәннәре докторы Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтовның
һөнәри мирасына багышланган педагогика остаханәсендә катнашучылар белән
очрашты.
«Мирза Исмәгыйль улының исеме республикабызның, илебезнең мәгариф тарихына
алтын хәрефләр белән язып куелган. Ул безнең өчен үз эшенә фидакарь хезмәт итү,
эшкә сәләтлелек үрнәгенә әйләнгән һәм сирәк очрый торган кешелек сыйфатларына
ия зат», – диде республика рәисе.
Ул Мирза Мәхмүтов оештырган педагогика мәктәбе белем бирү мирасының мөһим
өлешенә әйләнүен, аның нигезендә белем һәм тәрбиянең аерылгысызлыгы турындагы
фикер ятуын ассызыклады: «Мәхмүтов нәкъ менә шушы бердәмлектә яшь буынны, үз
иленең язмышына битараф булмаган җаваплы кешене формалаштыру юлын күрә.
Әлбәттә, бу эшчәнлектә безнең хөрмәтле укытучыларыбыз мөһим роль уйный», – дип
өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан рәисе Россия Президенты Владимир Путинның беренче тапкыр дәүләт
дәрәҗәсендә укытучы һөнәренең аерым статусын һәм укытучыларга өстәмә ярдәм
чараларын беркеткән указга имза куюын билгеләп үтте. Үз чиратында, Татарстан
Хөкүмәте республика дәрәҗәсендә өстәмә чаралар кертү концепциясен эшли.