20 августтан 26 августка кадәр яшь башкаручылар өчен Казанда узган
халыкара «Яңа дулкын» бәйгесе медиа өлкәсендә зур танылуга ирешкән. Бу хакта
эшлекле дүшәмбе утырышында шәһәр мэры Илсур Метшин хәбәр итте. Аның сүзләренчә,
ял көннәре кергән бер атна эчендә фестиваль турында телевидениедә, массакүләм
мәгълүмат чараларында һәм интернетта 48 меңгә якын мәгълүмат чыккан. Алар белән
500 миллионнан артык кеше танышкан.
«Ял көннәре
кергән бер атна эчендә Казанда узган фестиваль турында телевидениедә,
массакүләм мәгълүмат чараларында һәм интернетта 48 меңгә якын мәгълүмат чыккан.
Алар белән 500 миллионнан артык кеше танышкан. Казан турында никадәр халык
ишеткәнен күз алдына китерәсезме?! Мэр буларак минем өчен бу бик мөһим эш.
Чөнки бу безнең шәһәребезне, башкалабызны һәм республикабызны килеп күрергә
теләүчеләр өчен чираттагы реклама», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур
Метшин.
Мэр бәйге трансляцияләренең югары телевизион
рейтингына аерым басым ясады.
«Яңа дулкын» шәһәребез тормышында чираттагы матур бер
музыка фестивале булуы белән кадерле. Бу атнада илебез буенча фестиваль
трансляцияләре күрсәтелә, һәм «Яңа дулкын» рейтинглары, чыннан да, таң
калдырырлык», – диде Илсур Метшин.
«Яңа дулкын» Казан өчен зур музыка тамашасы гына
түгел. Ул шәһәрне һәм республиканы киң аудиториягә тәкъдим итү мөмкинлеге дә
булып тора. Телевизион трансляцияләр миллионлаган тамашачыны артистлар чыгышы,
бәйгенең үзгә бер бәйрәм мохите, Татарстан башкаласында яшәүчеләр, аның
кунаклары белән таныштырып барган.
«Залда утырып карау бер нәрсә, телевизордан башкала
халкының шат, матур йөзләрен күрү бөтенләй икенче эш. Журналистлар белән
әңгәмәләр вакытында артистлар төрле мәйданчыкларда, төрле шәһәрләрдә, Юрмалада,
Сочида һәм башка урыннарда чыгыш ясауларын, әмма Казандагы кебек тәртипле,
рәхмәтле тамашачыларны алай еш очратмауларын әйтте», – дип сөйләде Казан мэры.
Мэр мондый зур чараларның туризм үсешенә, эш урыннары
булдыруга, халыкның керемнәрен арттыруга ярдәм итүен билгеләп үтте.
«Мин әле моның чик булмавына ышанам. Мондый вакыйгалар
музыка бәйрәме булу белән бергә, алар әле тулы бер туристлык тармагы, эш
урыннары һәм башкала халкының хезмәт хакы да. Бу елгы фестиваль, чыннан да, бик
югары дәрәҗәдә оештырылды. Без моның белән горурланачакбыз һәм, иң мөһиме,
шәһәребезне уңышлы итү эшен дәвам итәчәкбез», – дип сүзен йомгаклады шәһәр
башлыгы.
«Яңа дулкын» бәйгесе 2002 елдан башлап талантлы яшь
башкаручыларны ачыклау, аларга ярдәм итү, эстрада музыкасы өлкәсендә халыкара
мәдәни тәҗрибә уртаклашу, яңа музыка әсәрләрен һәм башкаручыларны
популярлаштыру максатыннан үткәрелә.
2014 елга кадәр ул ел саен Юрмалада (Латвия), 2015
елдан 2019 елга кадәр – Сочида, ә 2021 һәм 2024 елларда – федераль «Сириус»
территориясендә үткәрелә. Быел 20 августтан 26сына кадәр уздырылган
бәйгедә төп бүләк өчен биш илдән: Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Грузия
илләреннән һәм Россиядән 12 финалист көрәште. Әрмәнстан кызы Флора Бичахчян
җиңүче дип танылды. Бәйге мәйданчыгы итеп «Ак Барс Арена» стадионы янындагы
«New Wave Hall» концерт залы сайланды. Узган атнада «Елмай» балалар паркында
«Яңа дулкын»га багышланган стела ачылды. 400 килограмм авырлыктагы, корычтан
һәм пыяладан эшләнгән композиция җыр дулкынын хәтерләтә торган фестиваль
логотибы рәвешендә эшләнгән.