Бу көннәрдә Шәһәр һәм Республика көнен бәйрәм итү уңаеннан уздырылган
чараларга 600 меңнән артык казанлы һәм башкала кунагы килде. Бу хакта Казан
мэры Илсур Метшин хәбәр итте. Ул тантаналарны әзерләүдә һәм уздыруда катнашкан
һәркемгә рәхмәт белдерде, чараларның киң колачлы булуын һәм мәйданчыкларның
күплеген ассызыклады.
Бәйрәм программасы төп тантаналарга кадәр берничә көн кала ук башланды.
Шәһәр халкы һәм Казан кунаклары концертлар һәм музыкаль фестивальләр, спорт
чаралары карады, иҗтимагый киңлекләрдә йөрде һәм төрле чараларда катнашты.
«Чаралар бәйрәмгә берничә көн кала башланды. Берсүзсез, иң мөһиме –
җәмәгать тәртибен тәэмин итү иде. Бернинди хокук бозуларга да юл куелмады. Эчке
эшләр органнары хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә бәйрәм чараларында 600 меңнән артык
казанлы һәм башкала кунагы булды. Кемгәдер судагы чараларны карау кызык иде,
кемдер музыкаль фестивальдә катнашты, икенчеләре Кабан күле яр буенда ял итте,
башкалары концертларга килде яисә фестиваль кунаклары белән бергә симфония
оркестры чыгышын тыңлады», – дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин.
Илсур Метшин бәйрәм алдыннан яңа объектлар ачылуга аерым игътибар бирде.
Алар арасында эре спорт үзәкләре бар. Мэр төп команда һәм яшьләр командасыы,
хатын-кызлар төркеме һәм интернатта тәрбияләнүчеләр өчен исәпләнгән яңа Футбол
үзәген билгеләп үтте.
«Үзәк бар яклап та сокландыра: җиһазланышы, медицина ярдәме һәм тернәкләнү
мөмкинлекләре, яшәү шартлары, ә иң мөһиме – төп команда һәм яшьләр командасы,
шулай ук балалар уйный торган футбол кырлары саны бик күп. Бу аеруча мөһим,
чөнки мондый объектлар үсеп килүче буынны спортка тарта, балаларга сәламәт яшәү
рәвешен һәм үзләре теләгән спорт төрен сайларга ярдәм итә», – дип уртаклашты
Илсур Метшин.
Шулай ук бәйрәм алдыннан Фигуралы шуу үзәге ачылды. Моннан тыш, Казанда
башка спорт төрләре өчен дә инфраструктура үсә – регби, җәядән ату үзәкләре,
торак районнарда спорт объектлары ачыла һәм төзелә. «Салават Күпере»ндә төрле
спорт төрләре белән шөгыльләнү, шул исәптән балалар өчен исәпләнгән яңа «ФИЗРА»
спорт сарае эшли башлады.
«Бүген сәнәгать зонасында эре инвесторларның берсе яңа кварталлар – XXI
гасырның яңа Казанын төзи. Без җәяүлеләр йөрүче урамнары һәм яр буйлары булган
матур торак микрорайоннар гына түгел, алар янында Фигуралы шуу үзәге кебек
спорт корылмаларын да ачабыз» – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Мэр шулай ук мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен спорт инфраструктурасын
үстерүне аерым билгеләп үтте. Шәһәрдә сукырлар һәм начар күрүчеләр, шулай ук
сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән башка кешеләр өчен заманча бассейн барлыкка
килде.
Чыгышын тәмамлап, Илсур Метшин бәйрәмне оештыруда һәм шәһәрне үстерүдә
өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерде.
«Барлык оештыручыларга рәхмәт әйтәсем килә. Бу – гаять зур хезмәт. Шәһәрне
яратып, туган җирен хөрмәтләп, матур объектлар проектлаган һәм төзегән
архитекторларга, төзүчеләргә рәхмәт. Тәртипне һәм чараларның барышын тәэмин
иткән эчке эшләр органнары, сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә, волонтерларга
рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Бу – республикабыз Рәисе җитәкчелегендә барлык
хакимият органнарының зур һәм системалы эше, – диде Илсур Метшин. –
Тантаналарда Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шаймиев та
катнашты, ул республика казанышларына тагын бер кат сөенде. Шәһәр халкы
исеменнән аңа чиксез рәхмәтебезне һәм тирән ихтирамыбызны белдерәбез. Нәкъ менә
ул һәм аңа кадәрге җитәкчеләр бүгенге уңышларыбызга ныклы нигез салды».
Ул шушындый күләмле тантаналарның шәһәр һәм республика җитәкчелеге, төрле
өлкә белгечләре һәм бәйрәм чараларын әзерләүдә катнашкан һәркемнең бердәм
хезмәт нәтиҗәсе булуын ассызыклады.