2026 елның август ахырына Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты
штаты 94,6%-ка җиткән. Ведомствоның яңа уку елына әзерлек нәтиҗәләре турында
эшлекле дүшәмбе утырышында Департаментның генераль директоры Рима Мөхәммәтшина
сөйләде.
«Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты
– ул балалар туклануын оештыру эшен яхшыртырга омтылучылар өйрәнергә лаеклы
аерым бер өлге. Ризык әзерләүгә бәйле зур эшләр белән бергә, монда кадрлар
мәсьәләсенә дә аерым игътибар бирелә: хезмәт хакын түләү дәрәҗәсе базарныкы
белән чагыштырганда түбәнрәк булса да, квалификацияле белгечләрне җәлеп итүнең
ачык мисалы бу», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы бүлекчә башлыкларына Департаментның
хезмәткәрләрне җәлеп итү буенча уңышлы тәҗрибәсен өйрәнергә киңәш итте.
Кадрлар җитмәү мәсьәләсе профильле уку йортлары белән
хезмәттәшлек аша хәл ителә. Хәзерге вакытта ашханәләр штаты 89,2%-ны тәшкил
итә. Департаментның Ресурс үзәге сизелерлек ярдәм күрсәтә. 1 сентябрьдән 117
икенче курс студенты эшкә килә, алар 30 мәктәптә һәм 14 балалар бакчасында кече
пешекче булып эшләячәк. Шулай ук 100 беренче курс студенты укый башлый.
«Система үзенең югары нәтиҗәлелеген исбатлады:
студентлар беренче көннәрдән үк чын хезмәт тәмен белеп эшли. Бу шәһәргә югары
тармак стандартлары буенча эшли белүче белгечләр әзерләргә ярдәм итә», – дип
билгеләп үтте Рима Мөхәммәтшина.
Корпоратив программаларны үстерү шулай ук штатны
тулыландырырга ярдәм итә. Эшчеләрне җәлеп итү буенча «Дустыңны алып кил»
программасы актуаль эш урыннарын оператив рәвештә ябарга мөмкинлек биргән:
агымдагы елда әлеге программа ярдәмендә штатка 27 яңа хезмәткәр өстәлгән.
Ведомство яңа эшчеләрне җайлаштыруга аерым игътибар
бирә. Остазлык системасын гамәлгә кертү нәтиҗәсендә эшнең беренче елында кабул
ителгән хезмәткәрләр арасында кадрлар алмашыну күрсәткече сизелерлек кимегән:
2024 елда яңа эшкә алынганнарның 45%-ы китсә, 2025 елда әлеге күрсәткеч 24%
булган, хәзерге вакытта ул 17%-ны тәшкил итә.
Эшнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен остазлар «Остазлык
нигезләре» һәм «Эмоциональ аң үсеше» программалары буенча белемнәрен
камилләштерә. Стажерлар исә, үз чиратында, эшчәнлеккә тизрәк җайлашырга ярдәм
итә торган корпоратив культура курсларын өйрәнә.
Үзенең 20 еллыгына Департамент хезмәт шартларын
сизелерлек яхшырткан. Җитештерү тармагында эшләүче хезмәткәрләр өчен уңайлы
чишенү һәм юыну бүлмәләре җиһазландырылган, административ аппарат заманча
төзекләндерелгән офиска кире кайткан.
Шул ук вакытта туклану комбинатында яңа уку сезонына
әзерлек эшләре тәмамланган: җиһазларга техник хезмәт күрсәтелгән, склад
биналары төзекләндерелгән, җитештерү куәтен арттыру өчен яңа җиһазлар сатып
алынган.
Ведомство машиналар паркын планлы рәвештә яңартып
тора, ашамлыкларны өзлексез китерү эшен тәэмин итү өчен яңа техника сатып
ала. Хәзерге вакытта алты транспорт яңартылган. Логистиканың максималь
ышанычлылыгын гарантияләү өчен биш ел йөргән машиналарның кимендә яртысын
яңартып тору үсеш стратегиясенең максатчан күрсәткече булып тора. Төп паркта
исәптән төшерелгән ике автомобиль «Десантчылар союзы» иҗтимагый оешмасы аша
махсус хәрби операция ихтыяҗларына гуманитар ярдәм буларак тапшырылган.
Шунысын да әйтеп үтик, бүгенге көндә Департамент көн
саен 1000 артык учреждениедә 310 мең казанлыны, шулай ук Татарстанның 10
районында яшәүчеләрне азык-төлек белән тәэмин итә. Бу санга
Казандагы 204,5 мең мәктәп укучысы, 91,7 мең балалар бакчасында тәрбияләнүче
һәм хастаханәләрдәге 5 мең пациент керә.