12
сентябрьдән Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый. Сәүдә эшләре атна саен шимбә көннәрендә 14
мәйданчыкта 27 декабрьгә кадәр оештырыла. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе утырышында Кулланучылар базары комитеты рәисе
Руслан Фазылҗанов хәбәр итте.
«Авыл халкы
өчен көзге ярминкәләр – ул арадашчылардан башка турыдан-туры базарга чыгу, шәһәр халкы өчен әле
генә түтәлдән өзеп алынган хуш исле авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу мөмкинлеге. Бу һәр кеше сатып
ала алырлык сыйфатлы азык-төлек
дигән сүз. Безнең
бурыч үзгәрешсез кала: командабыз товар сату, сәүдә итү өчен уңайлы шартлар тудыру белән шөгыльләнә.
Икмәктән олы булырга ярамый, авыл халкын хөрмәтлик!», – диде Казан мэры Илсур
Метшин һәм район администрацияләре башлыкларына ярминкәләрне тиешле дәрәҗәдә
оештырырга кушты.
Сәүдә мәйданчыкларында Татарстанның
муниципаль районнарында җитештерелгән, шулай ук республиканың агросәнәгать комплексы оешмалары: Татпотребсоюз
предприятиеләренең, «Майский» теплица комбинатының, «Ак Барс» холдинг
компаниясенең, кошчылык фабрикасының күп
төрле продукциясе тәкъдим ителә. Республиканың авыл хуҗалыгы
җитештерүчеләре шәһәр халкына азык-төлекне социаль юнәлештәге бәяләр буенча алып килә. Ярминкәләрдә
яшелчә, ит, ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен кирәкле товарлар сатыла.
Авыл
хуҗалыгы ярминкәләрендә бәяләр, узган еллардагы кебек үк, ваклап сату бәясеннән уртача 10%-ка түбәнрәк булачак.
Ярминкәләр
шәһәрнең барлык районнарында да уздырыла.
Авиатөзелеш
районында – Дементьев урамы, 7 нче йорт янында; Беломорск урамы, 6, Беломорск урамы, 69/3 адреслары
буенча;
Вахитов
районында – Кәрим
Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә;
Киров һәм
Мәскәү районнарында – Батыршин урамы, 20; «Юдино» бистәсе –
Революция урамы, 12; Ә.Авзалова урамы, 15; Ш.Усманов урамы, 1 адреслары
буенча;
Яңа Савин
районында – Х.Ямашев проспекты, 71а; Академик Лаврентьев урамы, 10 адреслары
буенча;
Идел буе
районында – Җиңү проспекты, 46в; Ю.Фучик урамы, 64, 1 корпус;
Совет
районында – «Казан» агросәнәгать паркында, Липатов урамы, 7.
«Район
администрацияләре белән бергә янәшәдәге территорияләрне төзекләндерү эшләре
башкарылды. Ярминкәләрдә җәмәгать тәртибен, юл хәрәкәте иминлеген саклау эше оештырылган. Шулай ук
ветеринария-санитария таләпләрен тикшерү өчен дә шартлар булдырылган», – дип сүзен йомгаклады Руслан Фазылҗанов.
Авыл
хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру мәсьәләләре буенча +7(843)223-27-72 (өстәмә
84331) телефон номерына шалтыратып, Кулланучылар базары комитетына мөрәҗәгать итәргә була.