Шәһәр читендәге лагерьлар өчен 200дән артык яшь әйдаман әзерлек узган
Денис Гордийко
Быел җәйге ял вакытында Казанда балалар лагерьларына махсус әзерлек узган 200дән артык яшь әйдаман җәлеп ителгән. Аларны әзерләү «Россия студентлар отрядлары» гомумроссия иҗтимагый яшьләр оешмасы белән берлектә оештырылган. Бу хакта Аппарат киңәшмәсендә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков белдерде.
Казанда өченче ел рәттән «Әйдаманнар ярдәмчеләре мәктәбе» проекты уңышлы гамәлгә ашырыла. Быел җәй айларында 15 яшьтән 17 яшькә кадәрге 46 яшүсмер «Ял» үзәге лагерьларына рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган.
Балаларның быелгы җәйге ялын оештыруда тагын бер зур үзгәреш булган – лагерь штаты квалификацияле психологлар белән тулыланган. Махсус белгечләр балаларга яңа мохиткә яраклашырга, әти-әниләреннән башка ят җирдә көннәрне җиңелрәк үткәрергә һәм отряд эчендә үзара дуслык мөнәсәбәтләре төзергә ярдәм иткән. Моннан тыш, зур балалар төркеме белән эшләгәндә бөтен көчен һәм хис-тойгыларын биргән яшь әйдаманнарга да психологик ярдәм күрсәтелгән.
«Элек лагерьларда психологик ярдәм «Ышаныч» үзәге белгечләре тарафыннан бер тапкыр бирелә торган консультацияләр кебек кенә оештырыла иде. Хәзер исә психологның лагерьда даими эшләве савыктыру һәм ял сменаларын оештыруның мәҗбүри таләбенә әверелде», – дип йомгаклады сүзен Дмитрий Хвостиков.
EndFragment