«Казэнерго»
акционерлык җәмгыяте ягып җылыту сезонына әзерлек эшләрен тәмамлады. Бик зур
төзекләндерү чаралары нәтиҗәсе буенча компания рәсми әзерлек паспорты алган. Бу
хакта бүген Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе утырышында
оешманың генераль директоры Фәнис Нурмөхәммәтов хәбәр итте.
««Казэнерго» оешмасы Казан кулланучыларының дүрттән
беренә диярлек хезмәт күрсәтә, аларны җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итә.
Монда да коммуналь хезмәтләрнең алтын кагыйдәсен мисал итеп китерү бик урынлы
булыр: без аларның эшләгәнен күрмибез, сизмибез икән, димәк, эш сыйфатлы һәм
югары дәрәҗәдә, аварияләрсез башкарыла. Безнең өчен бу аларның профессиональ
өлкәдәге төп күрсәткече», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Бу елгы ягып җылыту сезонына әзерлек барышында
предприятие эшчеләре «Казэнерго» җылылык челтәрләренең ныклыгын көчле басым
ярдәмендә сынау, агымдагы төзекләндерү эшләрен башкарган. Бер үк вакытта 365
пар казаны җайланмасы, 188 бойлер тикшерелгән.
Җылылык-энергетика хуҗалыгын яңарту һәм төзекләндерү
программасы системалы нигездә гамәлгә ашырыла. Соңгы ике елда предприятие
инфраструктураны сизелерлек яңарткан.
2025 елда җылылык белән тәэмин итү системасында, аннан
файдаланганда зыян килү куркынычы булган күренешләрне 16%-ка киметергә ярдәм
иткән төзекләндерү, яңарту эшләре башкарылган.
«Узган кыш айларында торак йортлар җылысыз калырдай
ниндидер куркыныч хәлләр булмады. Быел да Казэнерго һәм башкаланың җылылык
белән тәэмин итә торган башка оешмалары куелган бурычларны яхшы үти алсын өчен,
кыш артык мәшәкатьсез килсен, елыбыз тыныч, уңышлы үтсен дип телибез», – диде
шәһәр башлыгы.
2026 елда 14 чакрым озынлыктагы җылылык челтәре һәм
тугыз пар казаны җайланмасы алыштырылган. 17 котельня бинасы, тугыз төтен
торбасы төзекләндерелгән, 40 берәмлек җиһаз яңартылган. Әһәмиятле объектлар
арасында Октябрьнең 10 еллыгы урамы, 9 йорт адресы буенча ачылган яңа
блоклы-модульле котельняны әйтергә була. Шулай ук кайбер котельняларда тугыз
пар казаны җайланмасы алыштырылган.
«Казэнерго» акционерлык җәмгыяте шәһәрне җылылык белән
тәэмин итә торган иң зур оешмаларның берсе санала. Ул шәһәрдәге халыкның 25%-ын
җылылык белән, 3 386 кулланучыны, шул исәптән күпфатирлы 2022 йортны, балалар
бакчаларын, мәктәпләрне һәм медицина учреждениеләрен дә кертеп социаль
әһәмияткә ия 482 объектны ышанычлы рәвештә җылылык, кайнар су белән тәэмин итә.
Моннан тыш, җылылык белән тәэмин итү системасыннан тагын башка төр 882
кулланучы файдалана.