23–25 сентябрь көннәрендә Казанда XIX тапкыр «Аксёнов-фест» әдәби-музыкаль фестивале узачак. Шәһәрнең сигез мәдәни мәйданында иҗади очрашулар, кинокүрсәтүләр, китап тәкъдим итүләр, музыкаль кичәләр һәм «Йолдызлы билет» әдәби премиясен тапшыру тантанасы көтелә. Бәйрәмдә Россиянең төрле шәһәрләреннән 20дән артык язучы, шагыйрь, режиссер, рәссам, музыкант, әдәби тәнкыйтьче һәм нәшерче катнашачак. Бу хакта Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов аппарат киңәшмәсендә хәбәр итте.
«Без «Аксёнов-фест» проектын 2007 елда, Василий Павловичның 75 яшьлек юбилеена карата башлап җибәргән идек. Бүгенге көндә бу – бөтен ил укучылары, хәтта чит илләр арасында да зур танылу алган заманча фестиваль. Аның нигезендә Василиий Аксёнов үзе үк васыять итеп калдырган төп максат ята: ул да булса – яшь сәләтләрне каршы алу һәм беренче адымнарын ясаучы язучылар өчен этәргеч булдыру. Һәм, әлбәттә, беренче чиратта, «Аксёнов-фест» – китапка булган олы мәхәббәт ул», – дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы өстәгәнчә, фестиваль чаралары һәрвакыт бик күп тамашачы җыя һәм яшьләр өчен дә, өлкән буын өчен дә зур кызыксыну уята. «Бу уңыш безнең китапханәләр системасына карашны бөтенләй үзгәртте. Чөнки төрле җайланмалар, интернет һәм компьютерлар заманында бөтен ил буенча, хәтта бөтен дөньяда китапханәләргә йөрүчеләр сизелерлек кимегән иде. Без исә китапханәләрне торгызабыз, аларны заманча, уңайлы һәм югары технологияле итәбез. Нәкъ менә яңа уку елы алдыннан Авиатөзелеш районында яңартылган китапханә үз ишекләрен ачты, – дип искә төшерде мэр. – Кадерле казанлыларыбызны һәм шәһәр кунакларын әлеге фестивальдә көтеп калабыз».
Азат Абзалов сүзләренчә, быелгы бәйрәмнең төп темасы «Энергия заблуждения» («Эзләнүләр дәрте») дип атала. Ул Лев Толстойның иҗади көчкә һәм үз-үзеңә ышану, үз сүзеңне әйтә белү һәм бу фикернең башкаларга дөнья хакыйкатен эзләгәндә ярдәм итәчәгенә өметләнү турындагы уйлануларына нигезләнгән.
Фестиваль 23 сентябрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә башланып китә. Тантаналы ачылыштан соң Сергей Шаргунов, Алексей Федорченко, Рүзәл Мөхәммәтшин, Денис Осокин, Василий Нацентов, Анна Баснер, Альбина Әпсәләмова һәм Ив Готье катнашында зур очрашу булачак. Чарада катнашучылар бүгенге көндә язучыга иҗади этәргеч бирүче чын кыйммәтләр һәм үз эшеңә чын күңелдән ышану белән ялгышу арасындагы чикләр турында сөйләшәчәк. Шулай ук «Альпина.Проза» нәшриятының баш мөхәррире, телевидениедәге «Наблюдатель» ток-шоуын алып баручы Татьяна Соловьева белән дә иҗади фикер алышу көтелә.
Василий Аксёновның Йорт-музеенда Казан архитекторы Татьяна Прокофьеваның «Василий Аксёнов күрмәгән Америка» дип аталган фотокүргәзмәсе ачылачак. Моннан тыш, биредә Евгений Попов һәм Сергей Шаргунов белән очрашулар оештырыла.
Бу көннең үзәк вакыйгасы булып Казан Ратушасында уздырылачак җырлы-шигъри кичә билгеләнгән. Тантана кысаларында «Йолдызлы билет» әдәби премиясен тапшыру да күздә тотыла. Кичәдә танылган джаз җырчысы Этери Бериашвили махсус музыкаль программа белән чыгыш ясаячак. Чара 17.00 сәгатьтә башлана.
24 сентябрьдә фестиваль программасы әдәбият, тарих, кино һәм музыка турында иҗади сөйләшүләр белән дәвам итәчәк. Рәссәм Нателла Тоидзе кунакларны танылган кинорежиссер Вадим Әбдрәшитов турындагы яңа китап белән таныштырачак. Режиссер Алексей Федорченко исә XX гасырның иң зур фәнни ачышын – чагыштырмалылык теориясен алдан күрә белгән философ Митрофан Аксёновка багышланган фильмны тәкъдим итәчәк. Моннан тыш, катнашучыларны яңа әдәби әсәрләр белән таныштырачаклар: Сергей Шаргуновның «Попович» романы һәм француз язучысы Ив Готьеның «Гастон. Возврату не подлежит» («Гастон. Кайтарылырга тиеш түгел») дип аталган китабы укучыларга тәкъдир ителәчәк.
Кунаклар өчен оештырылачак зур җырлы-шигъри программада ирекле джаз башкаруы да урын алачак. Кичә татар алфавиты турындагы кызыклы хикәя белән башланып, алга таба джаз, халык көйләре һәм нәфис сүз сәнгатен бер моңга берләштерәчәк. «Мондый иҗади үрелеш «Аксёнов-фест» традицияләренә туры килә – әдәбият заманча сәнгать белән үрелеп, яңа мәдәни ачышлар уята», – дип ассызыклады Азат Абзалов.
25 сентябрьдә тамашачыларга «Һади Атласи. Катлаулы каһарман» фильмы һәм Алексей Федорченконың «Большие змеи Улли-Кале» («Улли-Каленың зур еланнары») фильмнары тәкъдим ителәчәк. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында танылган журналист, илебез тарихын һәм әдәбиятен өйрәнүче, «Ордена и медали Отечества» тапшыруын алып баручы Екатерина Варкан белән иҗади очрашу узачак.
Фестивальнең йомгаклау өлеше тулысынча Василий Аксёновның иҗади мирасына багышлана. Аның «Победа» («Җиңү») хикәясе Анна Королеваның яңа әсәре – ике өлештән торган «Фанфары Аксенова and Ответ Козлова» («Аксенов тантанасы һәм Козлов җавабы») композициясе озатылуында яңгыраячак. Әдәби кичәне «Сказки для взрослых» («Олылар өчен әкиятләр») программасы йомгаклап куячак.
Быел фестивальдә катнашучылар өчен аерым иҗади чараларны мөстәкыйль сайлау мөмкинлеге тудырыла. Чараларда даими катнашкан иң актив тамашачыларга «Аксёнов-фест»ның махсус сертификатлары тапшырылачак.
Фестивальнең тулы программасы белән шәһәр китапханәләр системасының рәсми сайтында һәм Казан мэриясенең социаль челтәрләрендә танышырга мөмкин. Очрашуларга теркәлү 16 сентябрьдә ачылачак.