Казан мэры Илсур Метшин олы буын вәкилләрен Халыкара өлкәннәр
көне белән котлады.
«Хөрмәтле казанлылар, өлкән буын вәкилләре!
Сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм!
Бу үзенең күпьеллык хезмәте, белеме, ихтыяр
көче һәм рухи ныклыгы белән бүгенге көнебезнең, киләчәгебезнең нигезен булдырган һәр кешегә тирән хөрмәтебезне белдерә торган иң күркәм
бәйрәмнәрнең берсе.
Сезнең һәрберегезнең тормышы – ул Казаныбызның, республикабызның һәм илебезнең данлы тарих сәхифәләренә кереп калган елъязма. Сез Татарстан
башкаласының чәчәк атуына бәяләп бетергесез өлеш керттегез, уңышларга ирешү һәм
шәһәрне үстерү юлында ныклы нигез булдыра белдегез.
Зирәк остазларыбыз, үзенчәлекле мәдәни гореф-гадәтләрне һәм рухи кыйммәтләрне саклаучыларыбыз, сез дистә еллар
дәвамында тупланган бай
тормыш тәҗрибәгезне балаларыгыз,
оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз белән уртаклашасыз. Нәкъ менә сезнең ярдәмегез белән Казанда
үсеп килүче яшь буын туган җиргә мәхәббәт һәм
гомумкешелек сыйфатларына карата хөрмәт рухында тәрбияләнә, югары максатларга ирешү
өчен иҗат итәргә омтыла.
Көн саен сез безгә яшьнең бәхет һәм актив озын гомер өчен киртә
булмавын күрсәтеп, эшләргә көч-куәт бирәсез, күтәренке
кәеф өлгесе һәм илһам
чыганагы булып
торасыз. Без сезнең һәрберегез белән горурланабыз һәм тормышыгыз имин,
кызыклы чараларга бай
булсын өчен барлык шартларны тудырырга тырышабыз.
Сезгә чын
күңелдән нык сәламәтлек, бәхет һәм күңел күтәренкелеге телим! Сезнең
мәхәббәтегез һәм безне кайгыртып яшәвегез әле күп еллар дәвамында какшамас буыннар бәйләнешен булдырсын. Сезнең алда баш иябез һәм барысы өчен чиксез рәхмәтебезне
белдерәбез!», – диелә котлауда.