1 октябрьдән 2 октябрьгә кадәр
Светлогорскта (Калининград өлкәсе) Беренче халыкара портлары булган шәһәрләр форумы
уздырыла. Дөньякүләм чарада хакимият органнары, порт һәм транспорт тармаклары,
бизнес, финанс оешмалары, үстерү институтлары һәм эксперт берләшмәләре вәкилләре
катнаша. Форумның ике көнгә исәпләнгән программасына эшлекле фикер алышу
чаралары, диңгез логистикасы өлкәсендә яңа чишелешләрне тәкъдир итү һәм
студентларның «Шәһәр-порт: штурвал янындагы яшьләр» дип аталган
бизнес-интенсивы кертелгән. Казан мэры, БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципаль
берәмлекләре ассоциациясенең мактаулы рәисе Илсур Метшин «Порт һәм шәһәр:
инфраструктурадан тормыш сыйфатын арттыруга таба» сессиясендә чыгыш ясый.
Фикер алышу
мәйданчыгы итеп – «Янтарь-холл» конгресс-үзәге, төп тема буларак «Киләчәк
портлары: берләштерү, тотрыклылык, үсеш» шигаре сайланган. Чара һәрьяклап
Россия Федерациясе Диңгез коллегиясе ярдәмендә уздырыла.
Форум кешелек дөньясына портның әһәмиятен яңача аңлату
максатыннан уздырыла. Оештыручылар портны аерым бер кысаларга кертелгән
инфраструктура төене буларак кабул итүдән читкә китәргә тәкъдим итә. Алар
портның шәһәр киңлеге, сәнәгать тармагы, энергетика, экология һәм кеше капиталы
белән тыгыз бәйләнгән үсеш чыганагы булуына игътибар итәргә куша.
Форумда катнашучылар Трансарктика транспорт коридорын
һәм Төньяк диңгез юлын үстерү, мультимодаль логистика, инвестицияләр,
дәүләти-хосусый партнерлык, шулай ук Россиянең БРИКС илләре белән халыкара
сәүдә һәм хезмәттәшлеге турында фикер алышачак. Аерым чаралар балык сәнәгате
кластерлары, транспорт куркынычсызлыгы, кадрлар әзерләү, портларны цифрлаштыру,
шулай ук порт икътисады үсеше һәм сыйфатлы шәһәр мохите арасында алтын урталык
табу мәсьәләләренә багышлана.
«Портлары булган шәһәрләр – дөньяның логистика архитектурасында
терәк нокталар» дип аталган пленар фикер алышу чарасы беренче көннең үзәк
вакыйгаларының берсе булачак. «Кристалл рост» фонды президенты Александр
Галушка чараның модераторы итеп билгеләнгән. Чара башланган вакытта кунакларны
Россия Президенты ярдәмчесе, Россия Федерациясенең Диңгез коллегиясе рәисе
Николай Патрушев та сәламләячәк.
Форумның икенче көнендә, 2 октябрьдә, экспертлар
җыелган «Порт һәм шәһәр: инфраструктурадан тормыш сыйфатын арттыруга таба»
фикер алышу чарасы көннең әһәмиятле вакыйгасы булачак. Сессиядә Казан мэры
Илсур Метшин да катнаша. БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципаль берәмлекләре
ассоциациясенең мактаулы рәисе буларак чыгыш ясаган вакытта, шәһәр башлыгы
берләшмәнең халыкара тәҗрибәсен тәкъдим итеп, БРИКС+ кысаларында муниципальара
хезмәттәшлек көче турында сөйләячәк.
Форумда Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Россия
Федерациясе Президентының Ерак Көнчыгыш федераль округындагы тулы вәкаләтле
вәкиле Юрий Трутнев; Россия Президенты киңәшчесе, Президентның транспорт
өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Игорь Левитин; Россия
Федерациясенең Ерак Көнчыгышны һәм Арктиканы үстерү министры Алексей Чекунков
һәм Россия тышкы эшләр министры урынбасары Александр Грушко катнаша. Шулай ук
Россиянең Диңгез һәм елга флоты җитәкчесе Андрей Тарасенко катнашыр дип көтелә.
Башка чакырылган кунаклар арасында Калининград өлкәсе
губернаторы Алексей Беспрозванных һәм Архангельск өлкәсе губернаторы Александр
Цыбульский да бар. Катнашучылар исемлегенә шулай ук Россия Президентының
Төньяк-Көнбатыш федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Руденя да
кертелгән. Башкалардан тыш, транспорт бизнесын FESCO транспорт төркеме
президенты Петр Иванов тәкъдим итәчәк.
Эшлекле программа кысаларында форумда Россия портлары,
транспорт ширкәтләре, финанс тармагы, мәгариф оешмалары вәкилләре, шулай ук чит
илләрдән, шул исәптән Бәхрейн Корольлегеннән, Согуд Гарәбстаныннан, Һиндстаннан
һәм башка илләрдән кунаклар чыгыш ясарга тиеш.