(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче апрель, Михаил Ченцов). 29-нчы
апрель көнне Казанда гомуми шәһәр өмәсе булып узачак. Моның турында Казан
Мэриясенең аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү
комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр итте.
Сөйләүче сүзе буенча, чистарту өмәсенең төп эшләре су
зоналары һәм шәһәр урман парклары территорияләрендә узачак. Парина һәм
Дубравная урамнары буенча урман парк зоналарын, Кабан күле һәм Казансу елгасы (Гаврилов
урамы буенча ) яр буе зоналарын, Троицк урманы, Идел буе һәм Совет районнарында
урнашкан Каенлыклар кебек территорияләрне җыештыру эшләре буенча масштаблы
эшләр уздыру участоклары һәрбер районда билгеләнгән. Шулай ук, һәрбер йорт
территорияләрендә дә җыештыру эшләре оештырылачак.
Башкарма комитетның структур бүлекчәләре республиканың Урман
хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә “Миллениум” күпереннән алып Совет районы
ягына таба Рус-Алман Швейцариясе территориясендә җыештыру эшләре алып барачак,
шулай ук, “Казан Арена” стадионы районында Казансу елгасы буенда.
“Гомуми шәһәр чистарту өмәсендә 50 меңгә якын кеше, ике мең
төрле предприятие һәм учреждение, 600-дән артык берәмлек җыештыру техникасы
катнашыр дип фараз ителә” – диде шәһәрнең Башкарма комитеты җитәкчесе
урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе. Чистарту өмәсендә
катнашучыларның барсына да тиешле инвентарь биреләчәк.
“Шәһәр халкы, студентлар, сәнәгать предприятие хезмәткәрләре
ярдәме белән чистартылачак территорияләр саны шактый күп, шунлыктан мин барсын
да шәһәрне чистарту өмәсенә чакырам”, - диде шәһәр башлыгы.
Шәһәрне чистарту үз чиратында зур тәрбия процессын да үз
эченә ала дип билгеләде Мэр. “Балалар ата-аналарның өй тирәсен җыештырганын
күргәндә - бу бик әйбәт үрнәк”, - диде И.Метшин.
Шәһәр башлыгы Шәһәр урамнарын тикшереп узуның уңай һәм
тискәре яклары белән уртаклашты: “Башкарылган эш һичшиксез күренеп тора. Бауман
урамында ике җирдән кала санкционар булмаган сәүдә булмады” – диде Мэр. Моннан
тыш И.Метшин Казан территориясендә бина һәм объект хуҗаларын тутыккан
рәшәткәләрне буярга, витриналарны юарга һ.б. җыештыру эшләрен башкарырга
чакырды.
Шулай ук, шәһәр башлыгы планлаштырмаган рәвештә җәмәгать
транспортының эшчәнлеген тикшерде. Ул Ленин бакчасыннан 3-нче номерлы
троллейбуска утырды. Мэр хезмәт күрсәтү культурасын уңайлы бәяләде, ләкин
кондукторның тышкы кыяфәтенә карата канәгатьсезлек белдерде. И.Метшин Транспорт
комитетын бу сорауларны хәл итәргә сорады.