(Казан шәһәре
KZN.RU, 8-нче июнь, Алсу Сафина). Бүген Казанда Татарстан юридик җәмгыятенең
беренче ассамблеясы Legal Expert Awards уза. “Корстон” мәдәни-күңел ачу
комплексында катнашучыларны сәламләп, Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә,
Казан тарихта Россиянең зур юридик белем үзәге буларак билгеле һәм шул юнәлештә
үсүен дәвам итә.
КФУ юридик факультетының
попечительлек советы рәисе булган шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, киләсе елда факультетка
215 ел тула. “Узган ике гасыр эчендә alma materны күп кенә уңышлы белгечләр тәмамлады”,
- диде шәһәр башлыгы. 2015 елда Казан университеты беренче тапкыр үзенең
меңләгән чыгарылыш студентларын һәм илебез юристларын җыйды. “Казанда зур
халыкара юридик форумнар һәм конференцияләрне уздыру күркәм традициягә әйләнде”,
- диде Илсур Метшин. Узган елның сентябрендә Татарстан Президенты Рөстәм
Миңнеханов инициативасы буенча Kazan Legal халыкара форумы узды. Ул берничә
көнгә Казанны юридик теория һәм практика үзәгенә әйләндерде. “Бүгенге чара да
катнашучылар өчен кызыклы һәм файдалы, ә Казанда үткәргән көннәре онытылмас
булыр, дип ышанам”, - диде Мэр.
Ассамблеядә адвокатлар,
юридик консультантлар, корпоратив юристлар, бизнес вәкилләре, судьялар, профессиональ
оешмалар, ассоциацияләр, фондлар һәм берләшмәләр, мәгариф учреждениеләре
вәкилләре, нотариуслар, бәяләүчеләр, Татарстанның дәүләт хакимияте органнары
вәкилләре һ.б. катнаша. Алар дөньяда актуаль мәсьәләләр һәм проблемалар буенча
фикер алышырга ниятли.
Ассамблеяда күтәрелгән
темалар һәм анда катнашучылар составы бүгенге чара максималь нәтиҗәле
булачагында шик тудырмый, дип белдерде “Россия Юристлары ассоциациясе”
Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе Илдар Халиков. “Сайланган
темалар җиңел түгел, әле яңа булган сораулар бар, мәсәлән, цифрлы хокук
өлкәсеннән. Хәзерге вакытта бу киләчәк темасы түгел, ә бүгенге көн темасы булып
тора һәм җитди фикер алышу, дискуссия һәм чишелеш табуны сорый”, - дип саный И.Халиков.
“Бүген ялкаулар
гына цифрлы икътисад, яңа төр табышлар турында сөйләми. Ләкин бу икътисад кына
түгел, бу – гуманитар фәннәр өлкәсендә яңа мөнәсәбәтләр өчен зур мәйдан. Бүген цифрлы
икътисад турында җитди сөйлибез. – диде КФУ мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры
Дмитрий Таюрский. – Биредә эш юридик фән һәм практика белгечләре өчен генә
түгел, монда фәнара коллектив хезмәт кирәк”. Галим фикеренчә, экспертлы карарлар
ясалма интеллект ярдәмендә кабул ителәчәк вакытлар җитә. “Якын киләчәктә кеше
факторы икенче планган калуны күрмим, кеше һәрвакыт беренче урында булачак”, -
диде эксперт.
Билгеләп үтәргә
кирәк, ассамблея кысаларында эш сессияләре генә түгел, Legal Expert Awards премиясен
тапшыру да планлаштырылган. Бу – республика юристлары өчен профессиональ бүләк,
юридик “Оскар”.
Ассамблеяны ачу
тантанасында шулай ук Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы, юридик фәннәр докторы,
Россиянең Халыкара хокук ассоциациясе вице-президенты Василий Лихачев, “Сколково”
мәгълүмат технологияләре фондының Legal Tech кластеры BPM инновацион карарлар
үзәге директоры Антон Пронин, Право.ru генераль директоры урынбасары, “Электрон
хокук саклау” системасын булдыручы Татьяна Александрова катнашты.