(Казан шәһәре
KZN.RU, 8-нче июнь). Казан Мэры Илсур Метшин “Кәҗә бистәсе” метро станциясеннән
“Казан” Гаилә үзәгенә кадәр сузылган бульвар һәм "Казан" Гаилә үзәге
каршындагы мәйданчыкның FIFA җанатарлар фестивален кабул итәргә әзерлеген
бәяләде.
Искәртергә кирәк,
"Казан" Гаилә үзәге каршындагы территория FIFA Җанатарлар фестивален
үткәрү өчен Халыкара футбол ассоциацияләре федерациясе тарафыннан сайланды. Ул 14
июньдә башлана һәм 15 июльдә ябылачак. Алдан хәбәр ителгәнчә, бер вакытта монда
25 кеше сыя.
Спорт һәм социаль
проектлар дирекциясе генераль директоры урынбасары Марат Закиров сүзләре
буенча, функциональ яктан мәйданчык әзер – техник тәэмин ителеш һәм инфраструктураны
оештыру буенча эшләр тәмамланды. Контроль чаралар уздырасы гына калды –
фестиваль белән идарә итү системасын көйләргә, шәһәр хезмәтләренең, тышкы көч
ведомстволарының бер-берсе белән хезмәттәшлек итүен җайларга.
Мәйланчыкта берничә
көн дәвамында волонтерлык үзәге актив эшли. Аның кысаларында 220 шәһәр волонтерын
җәлеп итәргә планлаштырыла. Үзләренең эшен алар 12 июньдә Россия көнендә
күрсәтә алачак. “Безнең өчен бу мөһим көн, ул көнне без мәйданчыкның барлык функцияләрен
сынап карый алабыз”, - диде Марат Закиров.
Казан Мэры
волонтерлар белән аралашты. Шәһәр башлыгы алардан нинди тел белүләре белән
кызыксынды – волонтерлар инглиз телендә иркен сөйләшә. Ул билгеләп үткәнчә, волонтерлык
штабы – Татарстан башкаласы горурлыгы.
“Универсиада, FINA
су спорт төрләре чемпионаты, Конфедерацияләр кубогы кебек узган чараларда
кунаклар билгеләп үткән сыйфатлар арасында шәһәрлеләр һәм волонтерларның
кунакчыллыгы беренче урында тора иде. Мондый чараларда катнашу тәҗрибәгез булу
бик яхшы. Бу җиңел эш түгел, ләкин сез булдырасыз. Уңышлар сезгә”, - диде Илсур
Метшин.
Азык-төлек һәм социаль
туклану департаменты директоры Гүзәл Ананьева кунакларга киң меню тәкъдим
итәчәк ресторан комплексы хакында сөйләде. Марат Закиров сүзләре буенча,
ресторан комплексын әзерләгәндә, төп акцент тиз хезмәт күрсәтүгә ясалды. Чират булмасын
өчен комплекста 36 касса эшләячәк.
FIFA Җанатарлар
фестивале стадионнан тыш матчлар карау өчен бердән-бер рәсми мәйданчык булачак.
Моның өчен фестиваль мәйданчыгында 2 экран куелган.
Мондый зур
чаралар уздырганда, төп сорау булып куркынычсызлык мәсьәләсе тора. “Әлеге
темага хокук саклау органнары җитди карый”, - диде М.Закиров. “Җанатарлар
фестивале әлеге мәйданчыкны үстерү өчен яхшы этәргеч булды. Биредә инфраструктура
һәм җайланмалар саклана, алга таба төрле дәрәҗәдәге чаралар уздырып булачак”, -
дип аңлатты М.Закиров.
Мэр билгеләп
үткәнчә, әлеге җәй вакыйгалары шәһәребез өчен иң масштаблы булачак. “Эре спорт
чаралары уздыру тәҗрибәбез булуга карамастан, мондый масштаблы вакыйганы
беренче тапкыр уздырабыз, - диде Илсур Метшин. – Шуның кадәр кунак кабул итү
өчен һәркем үз эшен сәгатенә кадәр төгәл белергә тиеш. Тамашачылар төрле кәеф
белән килә – кемдер җиңүгә шатлана, кемдер җиңелгән өчен кайгыра – шуңа күрә
куркынычсызлык мәсьәләре өстендә җитди эшләргә кирәк. Турнирны тулы әзерлек
белән каршы алырга тиешбез”.
Шәһәр башлыгы “Кәҗә
бистәсе” метро станциясеннән “Казан” Гаилә үзәгенә кадәр сузылган бульварны да
карады. Биредә велоюллар, яктылык чыганаклары, видеокүзәтү, кече архитектур
формалар һәм арт-объектлар һәм заманча бәдрәф модульләре белән уңайлы җәяүлеләр
зонасы оештырылган. “Горводзеленхоз” Трест МУП директоры Роза Җаббарова сүзләре
буенча, бүген биредә эшләр тәмамланып килә.
Башкарма комитет
урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев билгеләп үткәнчә,
променад Декабристлар урамы архитектур күренешенә идеаль туры килә.
Искәртергә кирәк,
Җанатарлар фестивале 14 июньнән 15 июльгә кадәр эшләячәк. Шушы вакыт эчендә фестиваль
кунаклары чемпионатта катнашучы барлык илләрнең дә мәдәнияты белән таныша
алалар. Мәйданчык эшендә 6 ял көне каралган: 29 июнь, 5 июль, 8, 9, 12 һәм 13
июль.