Хәзерге вакытта муниципаль милектә 223 федераль, республика һәм җирле әһәмияткә ия булган һәйкәл исәпләнә, бу исемлеккә 178 бина, 5 монументаль сәнгать һәйкәле, 2 – бакча-парк сәнгате (Лядской бакчасы һәм Черек күл), “Болак” ермагы табигать һәйкәле, Арча, Татар зиратларындагы 37 каберлек керә.
(KZN.RU, 18-нче апрель). Архитектура кыйммәтебулган биналарның һәр хуҗасы белән аерым эш алып бару кирәк. “Әлеге биналарның җавапсыз милекчеләре белән хушлашырга кирәк, бу объектлар өчен яңа инвесторлар табыйк”. Шәһәрнең баш архитектор чыгышына Казан Мэры Илсур Метшин әнә шундый комментарий бирде.
Бүгенге көнне Казан шәһәре территориясендә һәйкәлләр сыйфатында дәүләт сагында 552 объект исәпләнә. Бу күрсәткеч Татарстан буенча һәйкәлләрнең гомуми саныннан 20% тәшкил итә, шулардан: 119 – федераль әһәмияткә ия булган, 369 – республика күләмендә әһәмияткә ия булган һәм 64 – җирле әһәмияткә ия булган һәйкәл.
Хәзерге вакытта муниципаль милектә 223 федераль, республика һәм җирле әһәмияткә ия булган һәйкәл исәпләнә, бу исемлеккә 178 бина, 5 монументаль сәнгать һәйкәле, 2 – бакча-парк сәнгате (Лядской бакчасы һәм Черек күл), “Болак” ермагы табигать һәйкәле, Арча, Татар зиратларындагы 37 каберлек керә.
Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева мәгълүматларына караганда, әлеге һәйкәлләрнең 37%-ы канәгатьләндерерлек булмаган техник хәлдә һәм кичектергесез рәвештә чара кабул итүне таләп итә.
“Бу саннар әлеге бина хуҗаларының, шул исәптән, муниципалитетның җавапсыз булуын күрсәтә, - ди И.Метшин. Республика һәм шәһәр хакимиятенең игътибары кимеп, тарихи биналарны сүтеп, яңа – торак комплекслар салып булу мөмкинлеген көтәдер кайбер милекчеләр. Моңа юл куелмаячак”.
“Бу исәпкә республика Президентының позициясе анык – йә эшләгез, йә кайтарыгыз, - дип дәвам итте Илсур Метшин. Әлеге биналарны сату башланды. Бу безне сөендерә - элекке хуҗалар урынына яхшы хуҗалар табылыр”.
Әлеге эшләрне тәмамлау вакыты (реконструкцияләү һәм реставрация үткәрү) – 2013 ел.
Шунысын да әйтергә кирәк, 1996 елдан башлап, бүгенге көнгә кадәр 33 һәйкәл юкка чыгарылган, шуларның 4-се соңгы 5 ел эчендә (Потехин йорты, Банарцев номерлары, Исхакый, 7, Мәрҗани, 10 урамындагы йортлар).
Казанның һәйкәлләрен реставрацияләүгә акча сарыф иткән милекчеләргә мисаллар шактый аз. Алар арасында – Кекин йорты һәм “Совет” кунакханәсе исеме астында күбрәк таныш булган (хәзерге вакытта “Шаляпин” отеленең өлеше) Смоленцев-Шмелевның элеккеге сәүдә йорты.
Соңгы биш ел эчендә шәһәр бюджеты хисабына данлыклы Апанаевлар йорты (Тукай, 67), Чемезов утары (Школьный тыкрыгы, 4) торгызылды, Василий Аксенов музей-йорты (К.Маркс, 51) яңадан торгызылды.