Быел Казанда Татарстан бюджетыннан дүрт иҗтимагый киңлекне төзекләндерергә акча бүлеп бирелде. Иң әһәмиятлеләреннән берсе Казансу яры буенда урнашкан балалар паркы булачак, аның белән беррәттән Фукс бакчасын да үзгәртү планлаштырылган. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.
«Безнең шәһәр өчен уникаль һәм әһәмиятле масштаблы проектлар бар. Алар исәбендә ТР Милли китапханәсе янындагы балалар паркы. Без атна саен эшләрнең ничек баруын карыйбыз, урнаштырылачак гадәти булмаган җиһазларны төзүчеләр һәм җитештерүчеләр белән очрашабыз», — дип уртаклашты Казан мэры Илсур Метшин.
Ул паркны вакытыннан бераз иртәрәк тапшырырга теләгәннәрен сөйләде, әмма хәзерге вакытта Россиянең күп кенә төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә иҗтимагый киңлекләрне үстерүгә зур әһәмият куялар. Шул сәбәпле җиһазлар сатып алу өчен чират барлыкка килә. Мәсьәләне шулай ук шәһәребез өчен шәхси проектлаштырылган махсус җиһазларга заказ бирү дә катлауландырды.
«Парк Россия Федерациясендә иң эре паркларның берсе булачак. Җәйге сезон тәмамлануга, Шәһәр һәм республика көненә, яңа киңлек балалар кабул итә алыр дип өметләнәбез», — дип өстәде мэр.
Иҗтимагый киңлек ТР Милли китапханәсе һәм «УРАМ» экстрим-паркы арасында 3,5 гектар мәйданны биләячәк. Мәйдан, балалар яшенә карап, берничә функциональ зоналарга бүленәчәк. Паркның үзенчәлеге — табигый лабиринт. Аны утырту башланды. Табигый лабиринтның күзәтү мәйданчыгы булачак. Территориядә фонтан барлыкка киләчәк, шулай ук ял зоналары да җиһазланачак. Сәхнә һәм 8 меңгә якын кеше сыйдырышлы алан чаралар уздыру өчен өстәмә шәһәр мәйданчыгы булачак.
Балалар өчен күшәк төзиячәкләр. Мәйданчыкта мастер-класслар үткәреләчәк, ә ата-аналар кафеда ял итә алачак. Шулай ук күшәктә җәмәгать бәдрәфләре булачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тау битләре ягыннан 27 урынлык зур булмаган муниципаль парковка оештыралар. Ә Солтан-Галиев мәйданы астында тагын 1 мең машиналык урынлы дүрт катлы җир асты паркингы бар.
Казанда балалар паркы белән бергә Фукс бакчасын яңартачаклар. Игорь Куляжев сүзләренчә, скверда брусчатканы алыштырачаклар, парк җиһазларын һәм чуеннан, тарихи стильдә эшләнгән тышкы яктырту баганаларын урнаштырачаклар, керү зоналарын торгызачаклар. Шулай ук яшәүчеләрнең үтенече буенча, тау битендә баскычны киңәйтәчәкләр һәм пандуслар өстәячәкләр.
«Фукс бакчасы — шулай ук озак көтелгән объект. Бу төзекләндерү беррәттән Казансу яр буенда җәяүлеләр өчен юлны төзергә мөмкинлек бирә. Төзүчеләр безнең кебек кондиционерлар астында утырмыйлар, әмма бу эшне, көчле эсселеккә карамастан, вакытында башкарырга кирәк», — дип ассызыклады Илсур Метшин.
Казан федераль университеты каршындагы Карл Фукс акчасы исәбенә шәһәрдә беренче ботаника бакчасы төзелгән. Архитекторлар, тарихи моментны исәпкә алып, яшелләндерүгә аеруча игътибар биргәннәр: бакчада дару-хуш исле үләннәр һәм чәчәкләр, агачлар, куаклар утыртылачак. Өстәлләр һәм урындыклар белән ял итү зоналары барлыкка киләчәк.
«Галиәсгар Камал исемендәге театрның булачак яңа бинасы янында балалар паркы шулай ук Кабан күленең бизәге булачак. Бу урын башка проектантлар кулында. Без архитекторларның төрле төркемнәре белән эшлибез, чөнки һәр иҗтимагый киңлек кабатланмас. Камал театры янындагы балалар паркы да шулай булыр дип өметләнәбез», — диде мэр.
Үзәк керү алдында театр мәйданы һәм ял зоналары булган театр бакчасы урнашачак. Театр белән яр буе арасында вакыйга мәйданчыгы һәм амфитеатр барлыкка киләчәк. Җәяүлеләр өчен яр буе юллары үзгәртеләчәк, бинаның әйләнә-тирәсе яңа маршрутлар белән тулыландырылачак, шулай ук суга керү мөмкинлеге ясап, пирс урнаштырачаклар. Төрле яшьтәге балалар өчен зур мәйданчык оештыралар. Территория тулысынча яшелләндереләчәк, җәяү йөрү сукмаклары корылган театраль урман барлыкка киләчәк.
Бүген бина янында әзерлек эшләре үткәрелде: юлларны һәм коймаларны сүттеләр, аннары пирсның металл каркасын урнаштырдылар. Хәзерге вакытта пирс, амфитеатрлар, юллар һәм терәүгә куелган диварлар астында субайлар кертү һәм бетонлау эшләре төгәлләнеп килә, яр буе территориясен вертикаль планлаштыру, юлларның металл корылышларын төзү һәм яшелләндерү башкарыла.
Республика акчалары исәбенә «Татарстан көзгеләре» проекты да гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында Казан һәм Биектау муниципаль районы чигендә Зәңгәр күлләр төзекләндерелә. Башкала чигендә Зур Зәңгәр күлгә якын территория яңартыла.
Игорь Куляжев сүзләренчә, Казансуга күл койган урында ике куркынычсыз су коену кәсәләре җиһазландырылган, юл салу, суга, көймә станциясенә һәм пирска төшү урыннары төгәлләнә. Килү юлларын киңәйтү һәм җәяүлеләрне имин һәм уңайлы йөртү өчен тротуарны яктырту эшләре алып барыла. Моннан тыш, прокат пункты булган экокапка оештырылачак.