Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 2024 елда төзекләндерү өчен топ-200 өстенлекле территорияләр исемлегенә кергән Четаев урамындагы өч йорт ишегалдын бүген шәһәр мэры Илсур Метшин карады. Ишегалдында 28 өстәмә парковка урыны булдырылачак, балалар һәм спорт мәйданчыклары өчен 30 кече архитектура җиһазлары һәм җайланмалар урнаштырылачак, 1,1 мең кв.м мәйданда җәяүлеләр сукмаклары салыначак, шулай ук 4,7 мең кв.м асфальт яңартылачак. Территориядә өстәмә рәвештә кәстәнә утыртачаклар, ә балалар уеннары өчен зоналарның берсендә резин өслек җәеләчәк. Эшләрне 30 нчы августка кадәр төгәлләү планлаштырыла, бу үзгәрешләр 600 кешегә кагылачак.
Быел Казанда гомуми мәйданы 530 мең квадрат метрдан артык булган 454 йорт территориясен төзекләндерәчәкләр, аларда 100 мең шәһәр кешесе яши. Бүгенгә шәһәрдә «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр 70,5 процентка башкарылган: 126 йортның территориясе ремонтланган, тагын 222 күп фатирлы бина янында төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Четаев урамындагы 28, 28а, 30 нчы йортлар ишегалдында эшләр 1 нче июльдә башланды, ә аларны 30 нчы августка тәмамлау планлаштырыла. Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның «Безнең ишегалды» программасы ярдәмендә Казан ишегаллары яңартыла. Четаев урамындагы бу йортларга чирек гасыр, ә 50—65 ел төзекләндерелмәгән территорияләр булган. Сезгә, халыкка, программаны гамәлгә ашыруда актив катнашуыгыз һәм тавыш бирү форматында гына катнашып калмавыгыз өчен рәхмәт», – диде шәһәр башлыгы Илсур Метшин. Шулай ук халык өстәмә парковка урыннары урнаштыру һәм мәйданчыкның ком өслеген резин валчыкларына алыштыру өчен акча җыйган, дип өстәде.
Илсур Метшин искәрткәнчә, бишенче ел дәвам иткән программа буенча, 2024 елны исәпкә алып, Казанда 2283 йорт территориясе яңартылачак, ә үз ишегалларында уңай үзгәрешләрне ярты миллион шәһәр кешесе сизәчәк.
Торак милекчеләре ширкәте рәисе Маргарита Белевских Четаев урамындагы йортта 2004 елдан бирле яши. Аның сүзләренә караганда, күршеләр актив һәм дус яшиләр, ишегалларын тәртиптә тоталар. Ул мэрга элек ишегалдында төзекләндерелгән тротуарлар булмаганын, шуңа күрә анда яшәүчеләргә машина йөрү урыныннан файдаланырга туры килгәнен сөйләде: «Без күптән инде балалар мәктәпкә йөри алсын өчен йортның тышкы ягыннан җәяүлеләр юлы ясауны сорый идек». Республика программасы буенча ишегалдында 1,1 мең кв.м мәйданлы җәяүлеләр сукмаклары ясалачак һәм тагын 127 кв.м тротуар төзекләндереләчәк. Шулай ук 4,7 мең кв.м асфальт яңартылачак. Бүгенгә юл эшләре 60 процентка башкарылган.
Файдаланылмый торган мәйданнар хисабына парковка урыннары саны 165 кә кадәр арттырылачак — өстәмә рәвештә 28 машина урыны төзеләчәк. Моннан тыш, торак милекчеләре ширкәте акчасына бер йортның тышкы ягында 29 тукталыш урыны барлыкка киләчәк. Алданрак ишегалдында җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен төзәткәннәр.
Йорт территориясендә өч балалар мәйданчыгы бар — аларны яңадан җиһазландырачаклар. Балалар өчен ике таганлы, комлыклы һәм карусельле ике уен мәйданчыгы урнаштырачаклар. Маргарита Белевских сүзләренчә, ишегалды халкы уен зоналарының берсенә резин өслек җәяргә, ә периметр буйлап кәстәнә утыртырга карар кылган. Эшләр торак милекчеләре ширкәтләре хисабына башкарылачак, чөнки «Безнең ишегалды» программасы мәйданчыкның нигезен генә урнаштыруны күздә тота. Актив яшәү рәвешен яратучылар өчен физик күнегүләр ясау зонасы да булачак.
Һәр мәйданчык янында һәм подъездлар янында ял итү өчен 14 эскәмия урнаштырылачак. Шулай ук ишегалдында 10 чүп савыты, 18 парковка баганасы, 28 яктырткыч баганасы барлыкка киләчәк – эшләр 40% ка башкарылган. 30 нчы йорт артында чүп җыю өчен мәйданчык җиһазландырылачак – иске металл контейнерлар урынына «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» ИК төбәк операторы тәгәрмәчле һәм капкачлы контейнерлар сатып алачак.
Исегезгә төшерәбез, Быел «Безнең ишегалды» программасы буенча Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты алып бара торган эшләр нәтиҗәләре буенча халык 5 меңләп парковка урыны, шулай ук эскәмияләр һәм чүп савытлары, балалар, спорт һәм хуҗалык-көнкүреш җиһазлары алачак. Моннан тыш, ишегалларында контейнер мәйданчыклары урнаштырачаклар һәм тышкы яктыртуны тоташтырачаклар.
Программаны гамәлгә ашыруның дүрт елы эчендә Казанда 1829 йорт территориясе төзекләндерелгән, аларда 2,5 млн кв.м асфальт-бетон өслек яңартылган.