Казанның Идел буе районы ишегалларының берсендә урам җиһазлары, күрсәткечләр һәм эшкәртелгән пластиктан спорт элементлары урнаштырылачак. Профессор Камай урамындагы 3, 5, 7 нче йортларда яшәүчеләр 190 кг авырлыктагы икенчел чимал җыеп алдылар һәм аны эшкәртүгә җибәрделәр. Шул рәвешле алар йортларны капиталь ремонтлау программасына кушылдылар (бу программа буенча аларның йортларын яңарту бара) һәм идарәче компания белән бергә үз ишегалды территориясен төзекләндерергә карар кылдылар. Илсур Метшин бу йортлардагы эшләрнең барышын тикшерде һәм казанлыларның инициативасын хуплады. «Пластик җыючыларга без пластикны кече архитектура җиһазлары рәвешендә кайтарачакбыз», — диде ул.
Илсур Метшинга район администрациясе башлыгы Альберт Салихов сөйләгәнчә, Профессор Камай урамындагы 3, 5, 7 нче йортлар 1971-1972 елларда Горки микрорайонында беренчеләрдән булып төзелгән. Бүген аларда капиталь ремонт бара. 3 нче йортның фасады, җылылык белән тәэмин итү, су агызу, салкын белән тәэмин итү системалары һәм электр челтәрләре яңартыла, идән асты, подъездлар һәм түбә тергезелә. 7 нче йортның фасады, идән асты һәм подъездлары, җылылык һәм су белән тәэмин итү, су агызу системалары төзәтеләчәк. Алты подъездлы 5 нче йортта дүрт яңа лифт урнаштырылачак, тагын икесе узган ел алыштырылган. Илебездә җитештерелгән лифтлар барлык куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә һәм энергияне сак тоту җайланмалары белән җиһазландырылган. Аларда шулай ук Брайль шрифты белән төймәләр бар.
3 нче йорт подъездларының берсендә иске буяуларын бетергәндә, төзүчеләр стеналарда балалар тематикасына рәсемнәр күрделәр. Халык сөйләгәнчә, алар яшь чакта үз балалары белән подъездны бизәгәннәр. Мондый гадәтне сакларга карар кылдылар һәм подъездны яңа рәсемнәр белән бизәделәр.
«Мин күп еллар элек күршеләр белән подъездны бизәргә чыкканнарын хәтерлим. Бу балалар үскәннәр инде, ә рәсемнәрнең өстеннән буяп куйганнар. Ремонт вакытында безне шулай сөендерергә карар кылулары күңелебезне кузгатты. Минем балаларым үсеп башка йортка күчтеләр, әмма хәзер рәсемнәргә карыйм да, күңелемә җылы бөркенә, – дип сөйләде Казан Мэрына йортта яшәүче Светлана Сатдикова. — Ишегалды бу көнгә кадәр нинди булган, һәм хәзер ничек үзгәргән — җир белән күк арасы. Монда йөрисе, ял итәсе һәм яшисе килә».
Әлеге өч йортның ишегалды 2022 елда Татарстан рәисе программасы буенча төзекләндерелгән. Яңа сукмаклар салынган, ике балалар мәйданчыгы, футбол кыры төзекләндерелгән, чүп-чарны аерым җыю өчен мәйданчык урнаштырылган. Быел «УютСервис Групп» идарәче ширкәте өстәмә төзекләндерү үткәрәчәк – спорт зонасы барлыкка киләчәк, ә балалар мәйданчыгы киңәйтеләчәк – анда яңа таган урнаштырылачак. Моннан тыш, чирәм, чәчәкләр салынган чәчәклекләр, сыерчык оялары барлыкка киләчәк.
Ишегалдының төп үзенчәлеге — урам җиһазлары һәм эшкәртелгән пластиктан спорт җиһазлары урнаштыру. Икенчел чимал җыю буенча мондый акцияне идарәче компания башлап җибәрде. Халык тарафыннан 190 кг пластик җыелган, җыелма Qullar ширкәтенә эшкәртүгә җибәрелгән. Әлеге ширкәт бүгенге көндә урындыклар һәм спорт мәйданчыгына баскетбол боҗрасы әзерләгән инде. Шулай ук ишегалдында икенчел чималдан үрмә ятак, китап киштәләре, ятак һәм туплар өчен терәкләр урнаштырачаклар.
Иң күп пластикны Салиховлар гаиләсе җыйган. Илсур Метшинга Диана Салихова сөйләгәнчә, пластик җыюга аның белән беррәттән ире дә, балалары да кушылган. «Без бу акциягә бик җаваплы карадык, булдыра алганча тырыштык, беренче урынны алырга теләдек. Кызым велосипед отты, хәзер дачада велосипедта йөри. Бу пластиктан безгә һәм күршеләребезгә файдалы әйберләр ясаячаклары өчен шатбыз», – дип билгеләп үтте Казанда яшәүче хатын.
Илсур Метшин Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллинга әлеге практиканы башка ишегалларына да кертергә кушты. Бу бик яхшы тәҗрибә, һәм аны хупларга гына түгел, ә халык янына шундый тәкъдим белән чыгарга кирәк, дип өстәде.
«Яшәүчеләрнең үз ишегалларына битараф булмавы, әйләнә-тирә дөнья турында кайгыртулары сөендерде. Мондый практиканы башка ишегалларына да таратырга кирәк. Пластик җыючыларга без аны кече архитектура җиһазлары – эскәмияләр, чүп савытлары, спорт җиһазлары рәвешендә кайтарачакбыз. Һичшиксез, актив яшәүчеләргә ярдәм итәчәкбез һәм бүләкләячәкбез. Без Qullar предприятиесендә булдык, анда битараф булмаган яшьләр эшли. Эшкәртелгән пластиктан урам җиһазларының күп төрләрен ясап булачак, дип ышанам, ә эшмәкәрләр халык таләпләренә яраклашып, аларның теләкләрен чынга ашырачак», – диде Илсур Метшин.
Моннан тыш, ишегалды территориясендә яңа өстәлдә өстәл теннисы уйнарга мөмкин булачак. Юллар буенда һәм уен мәйданчыкларында өстәмә эскәмияләр һәм чүп савытлары барлыкка киләчәк. Балалар мәйданчыгы киңәйтеләчәк, анда ике катлы таган һәм карусель урнаштырылачак. Төнлә ял итү зонасын урам утлары яктыртачак.
Исегезгә төшерәбез, Торак фондын капиталь ремонтлау программасы Казанда 2008 елда башланып китте. Бу вакыт эчендә шәһәрдә 3,8 мең йорт яңартылган, аларда 880,5 мең кеше яши. 2024 елда шәһәрдә тагын 180 күп фатирлы йорт яңартыла. Аларда лифтларны алыштыралар, фасадларны, түбәләрне, инженерлык коммуникацияләрен төзәтәләр. 48 мең кешенең яшәү шартлары яхшыртылачак. Бүгенгә эшләр 67,1% ка башкарылган. Программа республика һәм шәһәр бюджетлары, шулай ук торак милекчеләре акчалары хисабына башкарыла.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, быел «Безнең ишегалды» республика программасы буенча Казанда 454 йорт территориясе төзекләндереләчәк, аларда гомуми мәйданы 500 мең квадрат метрдан артык булган асфальт-бетон өслеге яңартылачак. 100 меңгә якын шәһәр кешесе яңартуны сизәчәк. Эшләр йомгаклары буенча халык 5 меңләп машина кую урыны, шулай ук эскәмияләр һәм чүп савытлары, балалар, спорт һәм хуҗалык-көнкүреш җиһазлары алачак. Моннан тыш, ишегалларында контейнер мәйданчыклары урнаштырачаклар һәм тышкы яктыртуны тоташтырачаклар. Эшләр 70% тан артыгракка башкарылган.
«Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруның дүрт елы эчендә Казанда 1829 йорт территориясе төзекләндерелгән, аларда 2,5 млн кв.м асфальт-бетон өслек төзекләндерелгән.