Бүгенге көндә Казанның җәмәгать транспортында 678 шофер һәм 621 кондуктор җитми. Кадрлар кытлыгы проблемасын өлешчә урта махсус белем бирү программаларына «С» һәм «D» категорияләрендә йөртүчеләрне максатчан укытуны кертү хәл итәргә мөмкин. Моннан тыш, Татарстан Республикасы рәисе адресына әлеге белгечләрне социаль ипотека программасында катнашучылар исемлегенә кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать җибәрелгән. Бу хакта Казан шәһәре Думасының Ратушадагы XXXI сессиясендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте. Утырыш мэр Илсур Метшин рәислегендә узды.
Илдар Шакиров сөйләвенчә, профессиональ кадрларның чиктәш тармакларга китүенең төп сәбәпләре — авыр хезмәт шартлары һәм көндәшлек булмаган хезмәт хакы. Җәмәгать транспортын йөртүченең эш көне иртә таңнан башлана һәм төнгә кадәр дәвам итә. Шул ук вакытта кадрлар белән тулы булмау эштән соң калып эшләүгә китерә.
«Аена машина йөртүче нормада 160 сәгать эшләргә тиеш булганда, хәзерге вакытта алар 220 сәгать эшли. Бу арыганлык еш кына авариягә китерә», — дип билгеләде спикер.
Машина йөртүчеләрнең эшләп бетергән вакытлары буенча уртача хезмәт хакы автобусларда 110 мең сум, трамвайларда 78 мең һәм троллейбуста 84 мең сум тәшкил итә. «Бу йөк транспорты һәм такси йөртүчеләрнең хезмәт хакыннан берничә тапкырга кимрәк», – дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Ул искәрткәнчә, совет елларында автобус йөртүче һөнәре югары түләүле булган, һәм белгечләр кооператив фатир төзелешендә катнаша алган.
Хәзер кадрлар кытлыгы проблемасын хәл итү өчен «D» категориясенә түләүсез яңадан укыту, чит шәһәр белгечләренә тулай торакта урын бирү, ел саен хезмәт хакын индексацияләү кебек чаралар күрсәтелә.
Шул ук вакытта бүгенге көндә Казан автотранспорт техникумында ДОСААФ заказы буенча «B» Һәм «С» категорияле машина йөртүчеләр генә әзерлиләр.
«Метроэлектротранс» МУП ның үз автомәктәпләре бар, монда түләүле нигездә «D» категориясенә укырга мөмкин. Соңыннан бу белгечләр предприятиеләргә эшкә урнаша алалар.
«Әлбәттә, бу системалы ысул түгел һәм, безнең карашка, бу дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителергә тиеш. Мәсәлән, Мәскәүдә Россия транспорт университеты бу мәсьәләләр белән шөгыльләнә. Һәм безнең барлык юнәлешле урта һәм югары уку йортлары абитуриентларга, студентларга да шундый мөмкинлек бирергә тиеш», — дип билгеләде спикер.
Илдар Шакиров шулай ук башка эре шәһәрләрнең кадрлар җәлеп итү тәҗрибәсен китерде. Мәсәлән, Чиләбедә 500 мең сум күләмендә мотивацион түләүләр тәкъдим итәләр — моның өчен транспорт предприятиеләрендә авариясез ике ел эшләргә кирәк. Ә Түбән Новгородта автобус йөртүчеләрнең хезмәт хакы дәрәҗәсен 135 мең сумга кадәр арттырганнар.
«Бүген мондый чараларны Казанда да кулланырга вакыт җитте, дип саныйм. Бу мәсьәләдә республика хөкүмәтеннән ярдәм сорыйбыз», — диде спикер.
Кондукторлар җитмәү проблемасы юл йөрү өчен түләүнең кондукторсыз системасын урнаштыру хисабына өлешчә хәл ителә, дип өстәде ул. Бүген аннан җир өсте электр транспортының барлык хәрәкәтчән составында файдаланырга мөмкин.