Агымдагы елның беренче җиде аенда Казан Башкарма комитеты объектлар төзүгә 144 рөхсәт биргән, аларның яртысыннан артыгы – гражданлык билгеләнүендәге объектлар (мәктәпләр, балалар бакчалары һ.б.). Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенгә Татарстан Республикасы башкаласында 887,7 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган, бу бер елга планлы күрсәткечләрнең 68,3% тәшкил итә.
«Безнең халык саны арта, туучылар саны күп, миграция һәм Казанны уку урыны итеп сайлаган студентлар саны хисабына да үсәбез. Бу бик мөһим, бик катлаулы булса да, җыелган темпны саклап калырга өметләнәбез. Безнең төзелеш секторы, базардагы тирбәнешләргә карамастан, теләсә-нинди шартларга яраклаша алуын күрсәтте. Һәм бездә ТР Төзелеш министрлыгы тәкъдим иткән план үтәләчәк дип уйларга нигез бар», – диде мэр Илсур Метшин.
Ул Татарстан республикасы рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан республикасы премьер-министры Алексей Песошинга социаль объектлар төзелешенә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Казан агломерациясе мәсьәләләрен Татарстан республикасы Төзелеш министрлыгы, Шәһәрне үстерү институты, республиканың Киңлекләрне планлаштыру институты белән берлектә комплекслы хәл итү мөһим», – дип өстәде мэр.
Ул ассызыклаганча, Казан мэриясе шәһәр яны районнары өчен дә җаваплы. Халыкка алар арзанлы квадрат метр белән кызыктырылмасын һәм инфраструктура төзү мөмкинлеге булмаган урыннарда күчемсез милек сатып алмасын өчен, мәгълүматны төгәл җиткерергә кирәк. «Казанның Генераль планыннан аермалы буларак, анда балалар бакчалары, мәктәпләр, юл инфраструктурасы һәм башка социаль объектлар өчен махсус калдырылган кызыл линияләр юк», – дип билгеләде Илсур Метшин.
Казан мэры инициативасы буенча бөтен республика буенча мәктәп ашханәләре эше оптимальләштереләчәк
Быел ТР башкаласында гомуми сыйдырышлылыгы 4219 урын булган өч яңа мәктәп һәм өстәмә корпус төзелә. Яңа учреждениеләрдән «Весна» (1501 укучыга) һәм М14 торак районнарында (1224 укучыга), Родина урамында (1224 укучыга) уку йортлары барлыкка киләчәк. Алар яңа уку елы башлануга эшли башлаячак. Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе территориясендә янкорма (270 урынга) 83,57% әзер, аны ел ахырына кадәр файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Азат Нигъмәтҗанов сүзләренчә, 2022 елда Роспотребнадзор мәктәпләрдә туклану урыннарын проектлау нормативларын үзгәртте, аларны арттырып, 750 урынга җиткерде. Казан мэры инициативасы буенча федераль ресурслар хисабына мәктәп рестораннарында урыннарны 450 кешегә кадәр киметтеләр, бу бөтен республика буенча таратыла торган оптималь карар булды.
«Төзелеш стандартларын үзгәртүнең һәрвакытта да уңай яклары булмый. Яңа мәктәпләрнең берсендә булганда, актлар залының ике тапкырга кечерәюен күрдек. Ни өчен, дигән сорауга төзелешнең яңа нормативы чыкты, аның буенча ашханә ике тапкырга зуррак булды», – дип сөйләде мэр.
Шуннан соң ул Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәмәдшинаны чакырды һәм аңардан бер ашатканда коллективның көйле эшләве шарты белән мәктәп 450 баланы кайнар ризык белән тукландыра алачагын белде.
«Әйе, 15 минутлык бер тәнәфестә 750 кешене ашатырга мөмкин, ләкин алдан ук өстәлләр әзерләргә кирәк, ә бу ярым суынган ризыклар булачак дигән сүз. Ул чагында мәктәпкә балаларны ике тәнәфестә ашатуның нигә кирәге бар? РФ хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллинга рәхмәт – ул тиешле йөкләмә бирде, һәм без федераль хөкүмәт һәм Роспотребнадзордан хезмәттәшләр белән ашханәдә 450 урынга кайту өстендә эшлибез. Ул очракта өч сменада без балаларыбызны тыныч һәм сыйфатлы итеп тукландыра алачакбыз», – диде Илсур Метшин.
Ул ассызыклаганча, мәктәпнең мәйданы үзгәрмәгән, ә зурайтылган ашханә спорт залындагы һәм ял итү зоналарындагы пространствоны кисү хисабына эшләнгән.
Мәктәпләрдән тыш, шәһәрдә балалар бакчалары төзелә. Быел гомуми сыйдырышлылыгы 600 урын булган өч яңа мәктәпкәчә учреждение ачылачак. Салават күперендәге балалар бакчасы (260 кешегә) әзер, ул балаларны уку елы башыннан кабул итәчәк. Бохара һәм Ягодинская биналары октябрьдә ачылачак, аларда эшләр 81% һәм 87,27% ка башкарылган.
2025 елда дүрт яңа медицина учреждениесе төзү планлаштырыла
Борисоглебск торак массивында 7 нче балалар шәһәр клиник хастаханәсенең гомуми практика табибы һәм участок педиатрлары офисы төзелә. Анда сменага 31 кеше килә алачак. Учреждение 32% ка әзер.
Октябрьдә Салават күперендә 12 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе поликлиникасының сменасына 750 кешегә исәпләнгән филиалы ачылачак.
Киләсе елда Хөсәен Мәүлетов урамындагы 18 нче номерлы үзәк шәһәр клиник хастаханәсенең 4,3 мең кв.м мәйданлы кабул итү-диагностика бүлеген төзеп бетерәчәкләр.
«Гаврилов урамындагы 1 нче шәһәр хастаханәсе базасында 400 урынлы күппрофильле балалар хастаханәсен проектлау бара, хәзер тоташтыру бәясен оптимальләштерү буенча челтәр оешмалары белән эш алып барыла», – дип сөйләде Азат Нигъмәтҗанов.
2025 елда төзергә планлаштырылган дүрт сәламәтлек саклау объекты өчен рөхсәт документлары әзерләнә: «Весна» торак районында (сменасына 400 кешегә), «Времена года» торак комплексында (400 кешегә), «Волжские просторы» торак комплексында балалар поликлиникасы (200 кешегә) һәм Вишневка бистәсендә гомуми практика табибы һәм педиатр үзәге (100 кешегә).
Быел Алексей Козин урамында медицина комплексы, Чебаксада гомуми практика табибы һәм педиатр үзәге һәм Бертуган Батталовлар урамында хоспис бинасы эшли башлады.
Салават күперендә физкультура-сәламәтләндерү үзәге барлыкка киләчәк
Спикер сөйләвенчә, хәзер Казанда Короленко, Интернациональная һәм Беломорск урамнарында өч универсаль спорт мәйданчыгы төзелә.
«Салават күперендә көненә 1024 кеше кабул итә алырлык «ФИЗРА» физкультура-сәламәтләндерү үзәген төзүгә рөхсәт бирелде», – дип өстәде Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары.
Моннан тыш, 160 урынга исәпләнгән 10 мең кв.м мәйданлы футболны үстерү үзәген күнекмәләр манежы, сәламәтләндерү комплексы һәм бассейн белән проектлау эше алып барыла. Ул «Рубин» футбол клубы базасы территориясендә урнашачак.
Казанның тарихи өлешендә тугыз мәдәни мирас объектын төзекләндерәләр
ТР башкаласының тарихи өлешендәге тугыз мәдәни мирас объектында торгызу эшләре алып барыла. Аларны Япеев, Большая Красная, Профсоюз урамнарында һәм Университет һәм Островский урамнары киселешендә күрергә мөмкин.
«Тарихи җирлек чикләрендә, үткән вакыт эчендә төзелешкә 14 рөхсәт бирелде. Бу ТР рәисе каршындагы Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссияне билгеләнгән тәртиптә узган объектлар », – дип хәбәр итте Азат Нигъмәтҗанов.
Биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү ел ахырында тәмамланачак
Казанда «Экология» милли проекты буенча «Иделне яхшырту» һәм «Чиста ил» федераль проектлары тормышка ашырыла. Беренчесе канализациянең биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләүгә багышланган. Ул 89% тан бераз гына кимрәккә башкарылган. «Чиста ил» проекты буенча ләм кырларын рекультивацияләү бара. Программа 68% тан артык үтәлгән. Әлеге проектлар буенча эшне ел ахырында тәмамлау планлаштырыла.