Казанда 1947 елда төзелгән,
шәһәрнең иң иске стадионнарының берсе булган олимпия резервындагы «Ракета»
спорт мәктәбен капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итә. Быел эшләр спорт
сараеның эчке өлешендә алып барыла: биредә инженерлык челтәрләре, түбә
алыштырыла, шулай ук чишенү бүлмәләре, холл, коридорлар һәм матбугат үзәге
яңартыла. Төзекләндерү барышын Казан мэры Илсур Метшин тикшерде.
«Ракета» стадионы 1947 елда төзелгән һәм ул шуннан
бирле Дәрвишләр бистәсе, шәһәр халкы өчен спорт юнәлешендә иң әһәмиятле
нокталарның берсе булып тора. Якынча 6,8 мең квадрат метр мәйданлы әлеге киңлек
5 мең тамашачыга исәпләнгән. Дистә еллар эчендә биредә берничә буын спортчылар
үсеп чыккан һәм районның үзенә генә хас күркәм спорт традицияләре булдырылган.
Бүген
«Ракета» ике меңгә якын яшь спортчы өчен аларның икенче йортына әйләнгән.
Биредә туплы хоккей, теннис, бильярд спорты, спорт аэробикасы, самбо һәм төрле
көрәш бүлекләре эшли. Күнекмәләрдән тыш, стадион базасында даими рәвештә төрле
дәрәҗәдәге ярышлар уза. Моннан тыш, объект Россия чемпионаты суперлигасында
чыгыш ясаучы «Ак Барс-Динамо» хоккей клубының өй аренасы булып тора.
«Дәрвишләр бистәсе өчен әлеге стадион – хоккей белән
бәйле алтын тарих. «Ак Барс-Динамо» составында җирле егетләр уйный – һәм бу
команданың 50 проценты, менә шунысы аеруча куанычлы. Команданың яртысы –
башкалабызда туып үскән, биредә шөгыльләнгән шәкертләр, бу безнең өчен яхшы
күрсәткеч. Бигрәк тә бу тамашачыларда зур кызыксыну уята: егетләрнең чыгыш
ясаганын карарга күршеләре, дуслары, туганнары килә. Сез – безнең өчен яшәү
урыны буенча системаның ничек эшләвен тәгаенләп күрсәтү, Казанның Татарстанның
спорт башкаласы данын яклау үрнәге. Клубны яхшылап төзекләндереп бетерәчәкбез»,
– дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин.
Эшләр стадионны яңартуның чираттагы, дүртенче этабы кысаларында алып
барыла. Эшчеләр биредә 30 мартта эшкә тотынган һәм төзекләндерү чараларын
август ахырына тәмамларга тиеш. Подрядчы оешма инде тузган корылмаларны сүтәргә
керешкән.
Агымдагы этапта беренче каттагы инженерлык системаларын: вентиляция,
электр белән тәэмин итү җайланмаларын һәм янгын сигнализациясен алыштыру
каралган. Моннан тыш, эшчеләр җылытып, су үтмәслек итеп түбәне алыштырырга, көн
саен күнекмәләр үткәрелә торган эчке торак урыннарны яңартырга ниятли. Аерым
алганда, чишенү бүлмәләре тулысынча үзгәрәчәк – аларны төрле спорт төрләре
таләпләренә туры килерлек итеп җайлаштырачаклар. Хоккейчылар, футболчылар һәм
башка дисциплина вәкилләре өчен аерым зоналар, шулай ук экипировкаларны киптерү
бүлмәләрен дә кертеп, өстәмә бүлмәләр каралган.
Яңартылган интерьерда керү зонасына аерым игътибар бирелә. Холл асылда
бөтен комплексның «йөзек кашы» булачак – ачык төсләр белән бизәләчәк якты
киңлектә спортчылар күнекмәләргә кадәр һәм аннан соң да вакытларын уңайлы
уздыра алачак.
«Техник биремнең барлык нечкәлекләрен килештерү мөһим. Без сезнең белән
һәр адымыбыз турында фикер алыштык. Республикабыз рәисенә рәхмәт. Финанс
чараларын юнәтү җиңел булмады, әмма хәл итү юлларын таптык – яңарту эшләрен
этаплап башкардык: башта суыткыч җайланмалар сатып алдык, аннары яңа футбол
кыры, трибуна асты бүлмәләре, чишенү бүлмәләре, балалар-яшүсмерләр спорт
мәктәбе төзекләндерелде», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Холлны бизәү эшендә «Ак Барс-Динамо» хоккей клубына хас төсләрне – зәңгәр
һәм ак буяуларны кулланачаклар. Болай эшләү стадионның профессиональ команда
белән бәйләнештә булуын ассызыклаячак һәм объектның бердәм стилен булдырачак.
Киңлекне бизәү эшендә клуб символикасы, заманча яктырту җайланмалары
кулланылачак.
Коридорлар да холл белән бердәм стильдә бизәләчәк – алар гомуми дизайнер
карарының дәвамы булачак. «Үзгәреш җилләре» заманча таләпләргә туры китереп
яңартыла торган матбугат үзәгенә дә кагыла.
Дизайн-концепцияне Казанны үстерү институты эшләгән.
«Холлда команданың мактау тактасы һәм барлык казанышлары күрсәтелгән аерым
зона булачак. Биредән балалар һәм чемпионнар чишенү бүлмәләренә керә алачак.
Аларның зур булмаган күнегүләр бүлмәсе, релаксация зонасы һәм уен стратегиясе
турында фикер алышу урыны каралган матур чишенү бүлмәләре булачак. Бу нәкъ менә
динамочылар өчен аерым блок, – дип аңлатты Казанны үстерү институты директоры
Алексей Горбунов. – Интерьер мәсьәләсенә тукталсак, иң мөһиме – матурлык кына
түгел, аның практик яктан файдалы булуы да әһәмиятле. Без тренерлар белән дә
бик күп эшләдек: рундукның нинди зурлыкта булса уңайлы булачагы һ.б. хакында
сорадык. Функцияләрдән һәм технологияләрдән чыгып эш иттек. Стеналар, озаграк
хезмәт итү һәм тышкы күренешен югалтмау максатыннан, бәрелү-сугылуга чыдам
материаллардан эшләнде. Һәм, әлбәттә, биредә командага хас төсләр, символика,
эмблема кулланыла».
Эшлекле сәфәр барышында мэр тренерлар һәм мәктәптә шөгыльләнүчеләр белән
аралашты. Аерым алганда, спортчы-самбочы Виринея Максимованың уңышлары билгеләп
үтелде – ул «Ракета» базасында 10 яшеннән шөгыльләнә. Виринея Европа
беренчелеге (2023, Израиль), дөнья беренчелеге (2024, Кипр) һәм 2026 елгы Европа
беренчелеге (Сербия) җиңүчесе, шулай ук Россия ярышларында призлы урыннар иясе,
спорт остасына кандидат.
Шәһәр башлыгы спортчы кыз белән аралашты, аны Сербиядә самбо буенча Европа
беренчелегендә җиңүе белән котлады. Казан спортчысы Россия җыелма командасы
составына кергән. Виринея Максимова әлеге ярышларда Халыкара самбо федерациясе
(FIAS) гимны һәм флагы астында чыгыш ясаган.
«Ихластан котлыйбыз һәм данлы җиңүләр телибез! Сез Казанның иң яхшы
спортчылары данын яклау эшенә үз өлешегезне кертәсез», – дип мөрәҗәгать итте
спортчыга Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, әлеге спорт комплексында капиталь төзекләндерү эшләре
2022 елдан этаплап алып барыла. Башта ике суыткыч станциясе алыштырылган һәм
яктырту мачталары яңартылган. Яңа суыткыч җайланмалар бозның сыйфатын
сизелерлек яхшырткан һәм сезонны тотрыклырак, дәвамлырак иткән.
Икенче этапта спорт үзәгендә бик зур төзекләндерү эшләре башкарылган: кыр
астындагы торба системасы алыштырылган, җәйге күнекмәләр өчен яңа футбол кыры
булдырылган, йөгерү юллары төзекләндерелгән, коллектор көйләнгән, шулай ук
трибуналарны явым-төшемнән саклау чаралары күрелгән. Стадион янындагы
территория һәм түбәнең бер өлеше төзекләндерелгән.
2025 елда объектта җылыту системалары яңартылган, аерым җылылык пункты
урнаштырылган, фасад эшләренең бер өлеше башкарылган.
2027 елга төп бинаның алгы ягы төзекләндереләчәк. Әлеге эшләргә 60 миллион
сумга якын акча бүлеп бирелергә тиеш. План буенча, фасадны тышлау, тәрәзәләрне
алыштыру һәм керү төркемнәрен яңарту эшләре каралган.