Казан мэры Дәрвишләр бистәсендә торгызылган 16 нчы мунча комплексын карады. 1949 елгы мунча 2019 елда авария хәлендә булу сәбәпле сүтелгән. Бүгенге көндә аның тарихи кыяфәтен торгызганнар һәм заманча җиһазлар урнаштырганнар. Яңа төзекләндерелгән бина мунча сөючеләр өчен ачылган инде. 1,3 мең квадрат метрлы бина тәүлегенә 49 кешегә кадәр кабул итүгә исәпләнгән.
Дәрвишләр бистәсендәге 16 нчы мунча 1949 елда төзелгән, дистә еллар буена ул бистәнең төп көнкүреш үзәкләренең берсе булып калган. Күп кешеләр өчен ул юыну урыны гына түгел, ә көндәлек тормышның бер өлеше дә булган: бирегә гаиләләр белән фатирларда кайнар су булмаган чорда ешрак килгәннәр. 2019 елда авария хәлендә булу сәбәпле аны сүткәннәр. 70 ел буе яңартылмаган объектны торгызу программасына кертү җирле халык өчен күптән көтелгән вакыйга булган.
«Мунча – юыну һәм чистарыну урыны гына түгел, бу кешеләр очрашып, яңалыклар белән уртаклашкан, бер-берсенә ярдәм иткән урын. Без һәрвакыт Дәрвишләрне — шәһәр эчендә шәһәр дип йөртәбез. Монда үзенчәлекле мохит, эш сөючән кешеләр яши, алар «Казан оптика-механика заводы»нда, депода, социаль өлкәдә эшләде. Мунчаны капиталь ремонтлау мөмкинлеге булмаганга япканнар, әмма төзелеш ширкәте бөтен чыгымнарны үз өстенә алды, мунчаны шул ук кыяфәттә, ләкин техник һәм уңайлылык ягыннан заманча дәрәҗәдә яңарткан. Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләргә бу мөһим көнкүреш хезмәте комплексын кире кайтара алуыбызга мин бик шат», – диде шәһәр башлыгы Илсур Метшин.
1,3 мең квадрат метр мәйданлы яңа бина 1949 ел архитектурасын кабатлый. Кызыл кирпечтән эшләнгән фасадны тарихи ак колонналарны чагылдырган декоратив элементлар бизи. Эчке киңлек уңайлылыкның таләпләренә туры китереп төзекләндерелгән.
Мунчага бер үк вакытта 49 кеше керә ала. Проектлаучылар киңлекне 3 өлешкә бүлгән: 40 урынлык иркен чишенү бүлмәсе, йомшак парда җылыну бүлеге – мунча өлеше, юыну бүлеге һәм ял итү зонасы. Чишенү бүлмәсендә шәхси шкафлар һәм чәч киптергечләр каралган.
Мунчаны «Казан шәһәренең Торак инвестиция компаниясе төркеме» торгызган. Компанияләр төркеме генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Эмиль Хөснетдинов бистәдә яшәүчеләр өчен объектның әһәмиятен ассызыклады. «Кырык тугызынчы елда мунчаны салганда, Дәрвишләр халкы аны бик көткәннәр. Бирегә күпме буын килеп чистарынгандыр?! Мин үзем тумышым белән шушы җирләрдән, шушы мунчага йөрдем һәм ул заманнарны бик яхшы хәтерлим. Монда һәрвакыт күп халык булды, һәрвакыт озын чират җыела иде. Минемчә, бу бистәдә туып яшәгән бер генә кеше дә мунчага килми калмагандыр».
Бүгенге көндә комплекс түбәндәге хезмәтләр тәкъдим итә: үлән төнәтмәләре белән пар бирүче мунчачы эшли, шулай ук тропик душлар һәм эрбет купеле куелган.
Комплекс хезмәткәрләре сүзләренә караганда, мунча даими килүчеләр даирәсен формалаштырган инде. Кунакларның күбесе бирегә даими рәвештә йөри – уңайлы көннәр сайлап, атна саен килә.
Килүчеләрнең иң актив категориясе өлкән буын булып кала. Алар өчен көннең беренче яртысында ташламалы шартлар гамәлдә. Хезмәткәрләр билгеләп үткәнчә, алар кунакларның өстенлекләрен беләләр – «яраткан» шкафларыннан алып килүнең гадәти вакытына кадәр.
Кичләрен һәм ял көннәрендә аудитория үзгәрә: мунчага эшләүче шәһәр кешеләре актив йөри. Шулай ук гаилә белән мунчага йөрү гадәте кире кайта – ата-аналар балалары белән килә.